Көньяк Шетланд утраулары

Көньяк Шетланд утраулары (ингл. South Shetland Islands) — Атлантик океанының көньягындагы янартау (вулканик) утраулары. Көньяк Американың көньягында, Дрейк бугазында урнашкан.

Көньяк Шетланд утраулары
62°00′00″ ю. к. 58°00'00" кб. о. (G) (T)
АкваторияАтлантик океаны
Гомуми мәйдан3687 км²
Иң биек ноктасы2300 м
ИлАнтарктида Антарктида
Беренче дәрәҗә АБКөньяк Шетланд утраулары
Көньяк Шетланд утраулары (Антарктида)
 Көньяк Шетланд утраулары Викиҗыентыкта

11 эре утрау, берничә вак утрау һәм кыялардан гыйбарәт. Мәйданы 3687 км². Җир өсте таулы, биеклеге 2300 метрга кадәр, зур өлеше кар һәм боз белән капланган. Җәен уртача температурасы +1,5 °C , кышын —10° тәшкил итә. Мох һәм лишайниклар үсәләр. Росс тюлене, диңгез мәчесе, диңгез филе бар. Даими яшәүче халык юк.

Утрауларга Аргентина, Бөекбритания һәм Чили (тиешенчә 1940, 1908 һәм 1943 еллардан) дәгъва итәләр. Утрауларда берничә илләрнең фәнни-тикшеренү станцияләре бар.

Утраулар 1819 елда инглиз диңгезчесе һәм сәяхәтчесе Уильям Смит тарафыннан ачылганнар.

Галерея

үзгәртү