Владимир Шамов, Владимир Николай улы Шамов, рус. Шамов Владимир Николаевич (1882 елның 3 июне, Уфа губернасы, Минзәлә1962 елның 30 марты, Ленинград) — табиб-хирург, медицина хезмәте генерал-лейтенанты (1943), профессор, академик (1945), РСФСР һәм Украина ССР атказанган фән эшлеклесе, Ленин премиясе лауреаты (1962). Илдә беренчеләрдән булып, донорның һәм реципиентның кан төркеменә карап, кан күчерү алымын кертә, трансфузиология[1] һәм трансплантология буенча гыйльми-гамәли ачышлары бар.

Владимир Шамов
Туган телдә исем Владимир Николай улы Шамов
Туган 3 июнь 1882(1882-06-03)
Уфа губернасы, Минзәлә
Үлгән 30 март 1962(1962-03-30) (79 яшь)
Ленинград
Күмү урыны Богослов зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Император тыйб-хирургия академиясе[d]
Һөнәре табиб
Эш бирүче Институт нейрохирургии имени академика Н. Н. Бурденко[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыКызыл Йолдыз ордены
Ленин премиясе
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1882 елның 22 маенда (3 июнендә) Уфа губернасы Минзәлә өяз шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Әтисеннән бик иртә ятим кала. Өязнең земство хастаханәсендә фельдшер булып эшләгән әнисе улы төпле белем алсын өчен барлык көчен куя. Минзәлә гимназиясен (1902), Санкт-Петербург хәрби-медицина академиясен (1908) бик яхшы билгеләренә тәмамлый. 1912 елда атаклы галим Сергей Федоров җитәкчелегендә онкология темасына докторлык диссертациясе яклый. 1913-1914 елларда АКШта һәм Бөекбританиядә фәнни командировкада була: бертуган В. һәм Ч. Мейо, Дж. Крайль, проф. Х. Кушинг клиникаларында, проф. А. Каррель, Ф. Рочс лабораторияләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара.

1914 елда Петербургка кайта, Хәрби-медицина академиясенең хирургия клиникасында эшли башлый. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында кыр госпитальләрендә эшли.

Октябрь инкыйлабын тарихи чынбарлык буларак кабул итә, чит илгә китми, яңа хакимият белән хезмәттәшлек итә башлый. Ватандашлар сугышы чорында Кызыл гаскәр сугышчыларын дәвалый.

1919 елның 20 ноябрендә, илдә беренчеләрдән булып, донорның һәм реципиентның кан төркеменә карап, авыруга кан күчерүне башкара[2].

1923 елдан Харковь медицина институты профессоры. Украина ССРда беренче кан күчерү һәм гематология институтын оештыручы (соңыннан директоры).

1939 елдан янәдән Ленинградта эшли.

Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл гаскәрнең баш хирургы Н.И. Бурденконың урынбасары. 1945 елда Ерак Көнчыгыш фронтлары баш хирургы.

Сугыштан соң үзенең хезмәт юлы башланган хәрби-медицина академиясендә кафедра мөдире. 1947-1956 елларда А.Л. Поленов исемендәге Лениград нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директоры.

Нейрохирургия, урология, үпкә хирургиясе һ.б. буенча 140 фәнни хезмәт авторы. 1945 елда ССРБ медицина фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

1962 елда кан күчерү һәм әзерләү буенча фәнни-гамәли хезмәтләре өчен Ленин премиясе бирелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
Санкт-Петербургта һәйкәле. 2007

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. А.Г. Бедарева. В названиях улиц – наша история. Мензелинск, 2014.(рус.)
  2. И.А. Лурин һ.б. Владимир Николаевич Шамов – выдающийся врач и ученый нашего времени. «Наука i практика», 2014 ел, №1 (2).(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Трансфузиология — медицинаның кан һәм аны алыштыручыларны күчерү мәсьәләләрен өйрәнүче бүлеге
  2. РФ сәламәтлек саклау оешмалары порталы, archived from the original on 2017-02-23, retrieved 2017-02-25 
  3. Открытие памятника В.Н. Шамову