Википедия:Проект:Бәйлелек

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Акыллы Татарстан · Бәйгеләр · Бәйлелек · Белем җәүһәрләре · Ел көннәре · Җанисәп · Интерфейс тәрҗемәсе · Иске латин әлифбалы мәкаләләр · Калыплар · Марафончылар · Өмәләр · Популярлаштыру · Порталлар · Социаль челтәрләр · Статистика · Сәләт ВикиМәктәбе · Татнет каталогы · Татнет рейтингы · Терминнар · Төркемләү · Эзтабар

Мәкаләләр бер-берсенә сылтамаган чакта, аларны табып, эчтәлеге белән таныша алучылар саны түбәнәя.

Проектның максаты үзгәртү

Проектның максаты - Википедиянең татар телле бүлегенең бәйлелек дәрәҗәсен тикшерү һәм үстерү. Башкача әйткәндә, мәкаләләр арасында гиперсылтамалы навигация уңайлылыгын үстерү.

Бәйлелек дәрәҗәсен үстерү әһәмиятлелеге үзгәртү

Мәкаләләребездән файдаланучылар эзләнелгән мәгълүматка тиз ирешергә тели. Кайберәүләр турыдан-туры Татар Википедиясенә керсә, күпчелеге Яндекс, Google һәм башка эзләгечләрен куллана. Ничек кенә эзләмәсеннәр, ышанычлы (тикшеренә алырлык) мәгълүматны табырга телиләр. Ресурсыбызның бу яктан файдалылыгын һәм уңайлылыгын, мәгълүматларыбызның табылу җиңеллелеген үстерү юлы белән генә миссиябезгә тугрылыклы була алабыз.

Укучы күзлегеннән үзгәртү

Укучы күзендә берәр энциклопедиянең сыйфатлылыгы күп төрле параметр нигезендә формалаша. Алар арасына түбәндәгеләр дә керә:

Һәр бер укучы үзенең Википедияне типик куллану сценариенә туры килгән параметрларына өстенлек бирә. Бәйлелек энциклопедияне мәкаләләләр арасында гиперсылтамалар буенча күчеп укучылары өчен әһәмиятле параметрлардан берсе булып тора.

Увеличение связности способствует повышению таких качественных характеристик, как полнота (при написании обобщающих статей), непротиворечивость (появляется возможность сравнения содержимого), доступность (уменьшается число кликов между статьями), актуальность (за счёт повышения вероятности прочтения статьи) и точность ссылок (при разрешении ссылок на страницы значений).

Мәкаләләрдәге гиперсылтамалар буенча күчүгә гадәтләнгән укучының үзе өчен һәр предмет өлкәсен тулысынча ача алуы әһәмиятле. Укучылар өчен теманың тасвирлануының тулылыгы кайвакыт аерым мәкаләнең тулылыгына караганда әһәмиятлерәк булып чыга.

Эзләү машиналары күзлегеннән үзгәртү

Мәкаләләрнең кулланучының таләбенә туры килүен (релевантлык) бәяләгәндә, Интернетның алдынгы эзләү системалары (поисковые системы) һәр бер биткә нәрсә һәм ничек сылтаганына игътибар итә. Укучының Википедия белән очрашу ихтималлылыгын үстерер өчен, һәр мәкаләнең тематик яктан бәйле мәкаләләр белән бәйле булуы әһәмиятле.

   Google эзләү системасының релевантлыкны бәяләү механизмы турында PageRank мәкаләсен карагыз

2013 елгы тикшеренү күрсәткәненчә,[1] веб-эзләү нәтиҗәләренең төзмәсенең беренче биттәге юллары түбәндәге CTR (рус.) күрсәткечләренә ия:

  • беренчесе: 32.5%
  • икенчесе: 17.6%
  • өченчесе: 11.4%
  • дүртенчесе: 8.1%
  • бишенчесе: 6.1%
  • алтынчысы: 4.4%
  • җиденчесе: 3.5%
  • сигезенчесе: 3.1%
  • тугызынчысы: 2.6%
  • унынчысы: 2.4%

Тиешлечә бәйләнелгән Википедия бите гадәттә 0.5-2 ай узуга (ул бәйләнелгән битләренең үзләренең бәйлелек дәрәҗәсенә бәйле) эзләгечләрнең эзләү нәтиҗәләрендә алдынгы сафларга чыга башлый.

Аерым эшләре үзгәртү

Мәкаләләрдән сылтамалар үзгәртү

Гиперсылтамалары хич булмаган (тупик мәкаләләр) яки аларның саны түбән булган күп мәкаләләр бар. Шундыйлар викиләштерү мәкаләләре дип атала.

Мәкаләләргә сылтамалар үзгәртү

Башка Википедия мәкаләләре сылтамаган мәкаләләр үксез битләр дип атала. Шулай ук бер-берсе белән гиперсылтамалар белән бәйле булган, тик үзләренә бу төркемгә кермәгән битләрдән сылтамалар булмаган мәкаләләр төркемнәре дә бар. Шундыйлар ялгыз мәкаләләр дип атала (үксез битләр исә — ялгыз мәкаләләрнең бер төре булып тора), аларга күпчелек мәкаләләрдән сылтама буенча ирешеп булмый. Бу төркемнәргә регуляр рәвештә яңа битләр өстәлә.

Төркемләү үзгәртү

Төркемләү системасының интервики белән бәйләнгән категорияләре исә аеруча әһәмиятле роль уйный. Аларның челтәре үсүе белән, аларга кертелгән һәрбер мәкаләнең Google / Яндекс өчен дәрәҗәсе дә үсә бара. Шулай ук, һәрбер тематик төркемгә Татар халык җырлары кебек үзенең тематик исемлеген булдырырга кирәк.

Интервики үзгәртү

Интервики яки телләрара сылтамалары булмаган мәкаләләрне дә аерым төркемдә табып була. Викимәгълүмат кыры элементлары белән бәйләнмәгән битләрнең исемлеге дә автоматик рәвештә яңартыла.


Калыплар үзгәртү

Аерым мәсьәләләргә багышланган мәкаләләр арасында күчүне шулай ук аларга навигацион калыпларны урнаштырып тәэмин итеп була.

Исемлекләр үзгәртү

Аерым мәсьәләләргә багышланган мәкаләләр тупланмаларын җыю — темалар белән тиз танышу мөмкинлеген бирә. Аларны төзү — мәкаләләрне кебек үк җиңел, интервики белән бәйләү, төркемләү һәм навигацион калыпларны урнаштыру була.

Порталлар үзгәртү

Тематик порталлар — тема белән тиз танышу мөмкинлеген бирүче тагын бер ысул буларак барлыкка китерелде.

Шулай ук карагыз үзгәртү