Мастер һәм Маргарита (телесериал)
«Мастер һәм Маргарита» (рус. Мастер и Маргарита) — Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романы буенча Владимир Бортко төшергән сериал. Режиссёр Владимир Бортко романны мөмкин кадәр тулы, һәм, аның фикеренчә, иң аңлаешлы итеп ачырга максат куя. Бу лентада бик күп «йолдызлар» катнаша. 1930-еллар Мәскәве сепия тоннарында, Ершалаим сары һәм кызыл төсмерләрдә бирелгән, Воланд һәм аның иярченнәренең могҗизалары төсле итеп күрсәтелгән.
Мастер һәм Маргарита (телесериал) | |
Жанр |
телесериал-экранизация романа[d], сатирический фильм[d], фантастик[d], драма сериалы[d], мистический фильм[d] һәм телесериал о загадке[d] |
---|---|
Композитор | |
Ил | |
Оригинал теле | |
Сезоннар саны |
1 |
Серияләр саны |
10 |
Җитештерү | |
Продюсер | |
Режиссёр | |
Оператор | |
Сценарист | |
Тешерү урыны | |
Хронометраж |
500 мин (10 серия 50шәр минут) |
Студия | |
Трансляция | |
Телеканал | |
Экраннарда |
19 декабрь 2005 |
Сылтамалар | |
IMDb |
Телесериалны Россиянең 40 млн. артык кешесе караган.
Төшерү төркеме
үзгәртү- Продюсерлар: Антон Златопольский, Валерий Тодоровский
- Режиссёр-куючы: Владимир Бортко
- Сценарий авторы: Владимир Бортко
- Операторлар: Валерий Мюльгаут
- Рәссамнар: Владимир Светозаров, Марина Николаева
- Композитор: Игорь Корнелюк
- Махсус эффектлар: «Бегемот» студиясе, «Леста» студиясе.
Сюжеты
үзгәртү1935 елда Мәскәүгә иярченнәре белән бергә Воланд килә. Воландны монда «яңа кеше төзү» процессы һәм иске фәлсәфә белән Алланың барлыгын инкарь итүче яңа социаль тәртипләр кызыксындыра. Ул Патриарх күлләрендә мөхәрир Берлиоз һәм шагыйрь Бездомныйны очрата. Әгәр шагыйрь беркатлы һәм наданрак яшь кеше булса, Берлиоз — эрудициясен Бездомныйның «мәгърифәте» өчен кулланучы интеллектуал. Воланд белән күрешү нәтиҗәсендә, Берлиоз трамвай астына, ә Бездомный – акылдан язганнар йортына эләгәләр.
«Яңа кешеләр»не күрергә теләп, Воланд аларны «Варьете» театрына җыя. Берничә «сынаудан» соң, ул мондый фикергә килә: «...алар нәкъ элеккечә, тик аларны «фатир мәсьәләсе» генә нык бозган» (рус. ...они как прежние, только их испортил «квартирный вопрос» )
«Элеккеләрнең» берсе — Мастер. Мастерга 40 яшь, ул 6 тел белә һәм Понтий Пилат турында роман яза.
Ролләрдә
үзгәртү- Олег Басилашвили — Воланд
- Александр Галибин — Мастер (тавыш: Сергей Безруков)
- Анна Ковальчук — Маргарита
- Александр Адабашьян — Михаил Александрович Берлиоз
- Кирилл Лавров — Понтий Пилат
- Сергей Безруков — Иешуа Га-Ноцри
- Семён Стругачёв — Левий Матвей
- Валентин Гафт — Иосиф Каифа
- Александр Абдулов — Фагот-Коровьев
- Александр Баширов, Вано Миранян — Мәче Бегемот (тавыш: Семён Фурман)
- Александр Филиппенко — Азазелло
- Андрей Шарков — Иван Савельевич Варенуха
- Илья Олейников — Григорий Данилович Римский
- Александр Панкратов-Чёрный — Степан Богданович Лиходеев
- Владислав Галкин — Иван Бездомный
Фильмда шулай ук катнашалар
үзгәртү- Гали Абайдулов — Кәҗәаяк
- Андрей Федорцов — Пятнашко, идарә әгъзасы
- Геннадий Богачёв — Алоизий Могарыч
- Николай Буров — Арчибальд Арчибальдович, Грибоедов рестораны шеф-повары
- Валентин Букин — Торгсинда чит ил кешесе
- Валерий Золотухин — Никанор Иванович Босой
- Роман Карцев — Максимилиан Андреевич Поплавский
- Станислав Ландграф — Латунский, әдәби тәнкыйтьче
- Любомирас Лауцявичюс — Афраний (тавыш:О.Басилашвили)
- Василий Ливанов — Александр Николаевич Стравинский
- Вадим Лобанов — Николай Иванович,
- Дмитрий Нагиев — барон Майгель; Яһүдә Искариот
- Ксения Назарова — Наташа
- Валентин Смирнитский — Аркадий Аполлонович Семплеяров
- Виктор Смирнов — Прохор Петрович
- Владимир Толоконников — Василий Степанович Ласточкин
- Андрей Ургант — Жорж Бенгальский, конферансье
- Александр Чабан — тикшерүче
- Таня Ю (Татьяна Школьник) — Гелла
- Георгий Штиль — Андрей Фокич Соков
- Семён Фурман —
- Елена Меньшикова
- Ирина Основина
- Ольга Кожевникова
- Юлия Ауг
- Леонид Максимов
- Станислав Соколов —
- Олег Сорокин — кентурион Марк Крысобой
- Марина Яковлева — Софья Павловна
Техник мәгълүмат
үзгәртү- Эшләнеш: «Россия» телеканалы заказы буенча «Студия 2-Б-2 интертэйнмент», һәм «Централ Партнёршип» Мәдәният һәм кинематография буенча Федераль агентлык катнашында.
- Нәфис фильм, төсле (кайбер эпизодлар нәфис эффект тудырыр өчен аклы-каралы)
- Сериал 10 сериядән тора + «Мастер һәм Маргарита:Накануне» (9 мин.) + «Мастер һәм Маргарита:Табышмаклар»
- Яшь буенча чикләүләр: 12 яшькә кадәрге балаларга карау ата-аналар катнашында рөхсәт ителгән.
- Прокат шәһадәтнамәсе: №21133505 2005 елның 14 декабрь14 декабреннән.
- Үзәк ТВ буенча беренче күрсәтелү: 2005 ел, 19 декабрь.
- DVD да нәшер итү: 4 DVD, тавыш 5.0. DTS, PAL, 5-нче зона, субтитрларсыз,нәшер итүче: «CP Digital», 2006 елның гыйнвары; 2 DVD, тавыш 2.0. DTS, PAL, 5-нче зона, субтитрларсыз, нәшер итүче: «CP Digital», 2006 елның феврале.
Шулай ук карагыз
үзгәртүБүләкләр
үзгәртү- «Иң яхшы режиссура» номинациясендә «ТЭФИ-2006» премиясе.
- «Жюриның махсус бүләге» (МКФ Биарриц, Франция, 2007)
- «Россияның виват киносы» РКФда «Иң яхшы телесериал» номинациясендә бүләк, СПб, 2006
Сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт 2011 елның 8 февраль көнендә архивланган. (рус.)
- Мастер һәм Маргарита 2007 елның 29 август көнендә архивланган. (рус.)
- Обзор сериала (рус.)
- Обзор экранизации сериала Мастер и Маргарита на Русском Юге 2011 елның 3 май көнендә архивланган. (рус.)