Мастер һәм Маргарита

Мастер һәм Маргарита — Михаил Булгаковның романы. Романның жанрын ачыклау кыен, чөнки әсәр күп катламлы һәм үз эченә сатира, фарс, фантастика, мистика, мелодрама кебек жанрларны һәм жанр элементларын ала. Аны гомумән исә мениппея дип атап була. Роман cюжеты буенча бик күп театр куелышлары һәм нәфис фильмнар эшләнгән.

Мастер һәм Маргарита
Башка исемнәр:
Бөек канцлер

(рус. Великий канцлер) Караңгылык кенәзе

(рус. Князь тьмы)
Мастер и Маргарита

Автор:

Михаил Булгаков

Жанр:

әдәбият әсәре[d]

Оригинал теле:

рус

Оригинал чыгу датасы:

1966 елда

Тәрҗемәче:

китапның татарча тәрҗемәсе юк

Чыгарылыш:

1967

Роман авторның үз гомере вакытында нәшер ителми. М. Булгаков үзе аның совет хакимияте чорында басылачагына ышанмаган. Ләкин авторның үлеменнән 26 ел үткәч, әсәр ССРБда, кыскартылган вариантта нәшер ителә һәм совет интеллигенциясе арасында популярлыкка ирешә.

Сюжет үзгәртү

Әсәрдә Воланд дип бирелгән шайтан, дөнья буйлап үзенә генә билгеле булган максатлар белән төрле шәһәрләр һәм авылларда туктый-туктый сәяхәт иткән. Язгы тулы ай вакытында сәяхәт аны 1930-еллардагы Мәскәүгә — Шайтанга да, Аллага да беркем ышанмаган, тарихта Гайсә Мәсихнең булганлыгын инкяр итү урынына һәм вакытына — илтеп ташлый. Дөрес, Мәскәүдә Гайсәнең соңгы көннәре һәм аны үлем җәзасына җибәрүче Рим прокураторы Понтий Пилат турында роман язучы бер кеше яши (Мастер); ләкин бу кеше дә цензорлар һәм әдип-замандашларының ачы тәнкыйтенә дучар булган әсәренә карата артык борчылу белән караганга күрә, юләрләр йортында ята. Романны ул яндырган.

Сәяхәте вакытында Воландны аның юлдашлары: Коровьев, Мәче Бегемот, Азазелло, Гелла озатып йөри. Воланд һәм аның юлдашлары белән контактка кергән бөтен кешене аларга хас гөнаһлар: ришвәтчелек, эчкечелек, эгоизм, саранлык, ваемсызлык, ялган сөйләү, тупаслык, эшчәнлекне имитацияләү һәм башкалар өчен җәза көтә. Еш кына бу җәзалар, табигате буенча гадәттән тыш булсалар да, гаепле эшләрнең логик дәвамнары булып торалар (мәсәлән, Никанор Иванович Босой, Коровьевтан сумнарда ришвәт алгач, валюта белән спекуляциядә тотыла, чөнки сумлык акчалар тылсымлы рәвештә долларларга әйләнгән булалар). Воланд иярченнәре белән Бакчалы урамдагы «начар йортта» — берничә ел эчендә кешеләр югала торган йортка туктала (дөрес, кешеләр гайре табигый көчләр ярдәме белән югалмыйлар, чөнки сәер юкка чыгулар Булгаковның 30-еллар репрессияләренә киная булып торалар).

Маргарита — Мастерның сөйгәне — аның эзләрен ул юләрләр йортына эләккәч югалта һәм бары бернәрсә турында гына хыяллана — аны табарга һәм кире кайтарырга. Хыялның чынга ашуына өметне Азазелло бирә — моның өчен ул Воландка бер хезмәт күрсәтергә тиеш була. Маргарита, шунда ук булмаса да, килешә һәм Воланд һәм аның бөтен иярченнәре белән таныша. Воланд аннан ул үзе бүген төнлә бирә торган бал королевасы булуын сорый. Җомгадан шимбәгә каршы төндә Шайтан каршында бал башлана. Балга кунак булып гади гөнаһлылар эләкми, кунаклар чын, хакыйкый явызлар булып чыга.

ЭЭХК (бу комиссариат романда бер тапкыр да үз исеме белән аталмый) хезмәткәрләре «Варьете» театры җитәкчелеге югалуын һәм, иң мөһиме — театр кассасындагы сумлы акчаларның серле рәвештә чит валютага әйләнүен тикшерәләр. Эзләр тиз арада тикшерүчеләрне «начар фатирга» китерәләр, фатирны берничә тапкыр тентиләр, ләкин һәрвакыт буш һәм мөһерләнгән (запечатанный) килеш табалар.

Романның башка, беренчесенә параллель рәвештә үсүче сюжет линиясе — Мастер тарафыннан язылган Понтий Пилат турындагы роман үзе. Бу роман үзенә күрә Инҗилнең альтернатив версиясе булып тора. Анда Синедрионга каршы килергә һәм үлем җәзасына хөкем ителгән Иешуа Га-Ноцрины (алай итеп прообразы Гайсә Мәсих булган персонажны атыйлар) коткарырга базмаган Понтий Пилат турында сөйләнелә.

Роман ахырында ике линия кисешә: Мастер үз романының героен азат итә, һәм үлеменнән соң таш плитәдә тугры эте Банга белән интеккән һәм бөтен шушы вакыт эчендә Иешуа белән өзелгән әңгәмәсен дәвам итәргә теләгән Понтий Пилат, ниһаять тынычлык ала һәм Иешуа белән ай нурында мәңгелек сәяхәткә чыга. Мастер һәм Маргарита үлеләр дөньясында Воланд тарафыннан бирелгән «тынычлык»ка ия булалар («тынычлык» романда искә алынган «яктылыктан» — бакый тормышның башка вариантыннан, аерылып тора.

Романдагы вакыйгаларның урыны һәм вакыты үзгәртү

Романның төп хикәяләвендә вакыйгалар 30-еллар Мәскәвендә, май аенда, чәршәмбе киченнән җомга төненә кадәр бара, һәм бу көннәргә тулы ай туры килә. Вакыйгалар барган елны төгәл ачыклау кыен, чөнки текстта вакытка карата каршылыклы күрсәткечләр бар — бәлки, аңлы рәвештә, ә бәлки алар автор төзәтмәләренең тәмамланмавы аркасындадыр.

Романның беренче редакцияләрендә (1929-1931 еллар) роман вакыйгалары киләчәккә куелган, 1933, 1934 еллар, хәтта 1943 һәм 1945 еллар да искә алына, алар елның төрле периодларына — май башыннан июль башларына кадәр бара. Баштарак автор вакыйгаларны җәйге периодка куйган. Ләкин, хикәяләүне үзенә күрә тәртибен саклау өчен вакыт җәйдән язга күчерелә (романның 1 бүлеген карагыз: «Однажды весной…» Һәм шунда ук: «Да, следует отметить первую странность этого страшного майского вечера».

Романның эпилогында, вакыйгалар туры килгән тулы ай тантаналы дип әйтелә. Шуңа күрә, мондагы бәйрәм — Пасха, дөресрәге правослау Пасхасы, дип уйланыла. Бу очракта вакыйгалар Ялкынлы атнаның чәршәмбесенә туры килә, ул 1929 елның 1 маенда була. Бу версияне яклаучылар берничә аргумент китерәләр:

  • 1 май — эшчеләрнең халыкара теләктәшлеге көне, ул вакытта бик киң үткәрелгән. (1929 елда Ялкынлы атнага, ягъни авыр ураза вакытына туры килә). Шайтанның нәкъ шушы көндә килүендә ачы ирония ачыклана. Өстәвенә, 1 майга каршы төн — Вальпургий төне — убырларның Брокен тавында еллык шабаш үткәрү вакыты; димәк Шайтан шуннан килгән дә.
  • романдагы мастер — «утыз сигез яшьләр тирәсендәге кеше». 1929 елның 15 маенда Булгаковка 38 яшь тулган.

Ләкин шуны әйтергә кирәк: 1929 елның 1 маенда ай инде кими башлаган. Ә Пасха тулы ае беркайчан да майга туры килми. Шулай ук текстта соңгырак вакытка күрсәтмәләр дә бар:

  • романда троллейбус искә алына, ул Арбат буенча 1934 нче, Бакча боҗрасы (рус. Садовое кольцо) буенча 1936 елда җибәрелгән.
  • романда искә алынган архитекторлар съезды 1937 елның июнендә үткәрелә. (ССРБ архитекторларының беренче съезды).
  • Мәскәүдә бик җылы һава торышы 1935 елның май башына туры килә (язгы тулы айлар ул чакта апрель уртасында һәм май уртасында булган). 2005 елгы экранизациядә вакыйгалар 1935 елда баралар.

Понтий Пилат турындагы романда вакыйгалар Рим провинциясе Иудеяда, император Тиберий идарәсе вакытында һәм Рим хакимияте исеменнән Понтий Пилат идарә иткәндә, яһүд Пасхасы алдыннан һәм аннан соң булган төндә, ягъни яһүд календаре буенча 14-15 нче нисанда баралар.

Романның мәгънәсе үзгәртү

Булгаковта роман язу идеясы ул «Алласыз» газетасы редакциясендә булгач барлыкка килгән, дигән фикерләр бар.[1].

Шулай ук, романның беренче редакциясендә кара магия сеансы 12 июньгә куелган — 1929 елның 12 июнендә Мәскәүдә дәһриләрнең беренче бөтенсоюз корылтае уздырыла, анда Николай Бухарин һәм Емельян Губельман (Ярославский)да чыгыш ясый.[2].

Әсәрнең мәгънәсен аңлау турында берничә фикер яши.

Сугышчан атеистик пропагандага җавап үзгәртү

Романның мөмкин бер трактовкасы — Булгаковның, аның фикеренчә, Совет Россиясендә атеизм пропагандасын һәм Гайсә Мәсихнең тарихи шәхес булуын инкяр итүне оештырган шагыйрь һәм язучыларга җавабы.

Бу роман сугышчан дәһриләргә үзенчәлекле җавап, аларга вәгазь булып тора. Әсәрдә юкка гына Мәскәү өлешендә дә, яһүди өлештә дә шайтан образы агартылып, изгеләндереп күрсәтелә. Яһүд демонологиясенннән персонажлар булуы да юкка гына түгел — алар ССРБда Алланың булуын инкяр итүгә каршы булып торалар. Андрей Кураев фикеренчә, Воланд тарафыннан илһамландырылган һәм мастер тарафыннан тасвирланган Иешуа образы — «баллы Исусик» турындагы дәһричел (һәм толстойча) карашка пародия, ул мондый атеистик брошюраларның авторы — Иблис (Воланд) икәнен күрсәтә.

А.Кураев роман эчендә романны (ершалаим тарихын) «Иблистән Инҗил» дип атый. Чыннан да, романның беренче версияләрендә Воланд хикәятенең беренче бүлеге «Воландтан Инҗил» һәм «Иблистән Инҗил» дип аталган.[3]. Воландның ершалаим тарихында анти-инҗилчә һәм ачык тәүратча карашлар бар.

Романның герметик тәфсире үзгәртү

Романның шулай ук герметик дип аталучы трактовкасы да яши:

Төп идеяләрнең берсе — явыз башлангыч (Иблис) безнең дөньядан аерылгысыз. Шайтан (һәм дә якты башлангыч — Иешуа Га-Ноцри) барыннан да бигрәк, кешеләр арасында яшиләр.

Иешуа Яһүдәнең хыянәтен ачыклый алмый (Понтий Пилат тарафыннан әйтелгән кинаяләргә карамастан), чөнки ул кешеләрдә бары яктылыкны, изгелекне генә күргән. Һәм үзен яклый да алмаган, чөнки кемнән һәм ничек якланырга икәнен белмәгән.

Моннан тыш, күрсәтелгән трактовкада М. А. Булгаков Л. Н. Толстойның явызлыкка көчләү белән җавап бирмәү турындагы идеяләрен үзенчә аңлаган һәм шуңа күрә әсәргә нәкъ Иешуа образын керткән, дигән фикер бар.

А.Зеркалов трактовкасы үзгәртү

Язучы-фантаст һәм әдәби тәнкыйтьче А.Зеркалов-Мирер тарафыннан «Этика Михаила Булгакова» китабында тәкъдим ителгән оригиналь трактовка бар.[4] Зеркалов версиясе буенча, Булгаков романда Сталин заманы гадәтләренә «җитди» сатираны яшергән. Бу сатира романның беренче тыңлаучыларына (аларга Булгаков үзе укыган) шунда ук аңлашылган. Зеркалов фикеренчә, Булгаков «Эт йөрәге» әсәреннән соң көчле сатирага юлыккан. Ләкин, шул «Эт йөрәге» тирәсендә булган вакыйгалардан соң, авторга сатирасын нык яшерергә туры килгән, һәм ул аңлый торган кешеләргә «маркерлар» куйган. Әйтергә кирәк, бу трактовкада романдагы кайбер аңлашылмаучанлыклар һәм туры килмәүчәнлекләргә дөрес аңлатма табылган. Кызганычка, Зеркаловның бу хезмәте тәмамланмыйча кала.

Персонажлар үзгәртү

Романда 30 дан артык персонаж тасвирланган.

Версияләр үзгәртү

Беренче редакция үзгәртү

«Мастер һәм Маргарита» өстендә эшли башлау вакытын Булгаков төрле кулъязмаларда я 1928, я 1929 ел дип билгели. 1928 елда романны язу фикере туып, ул 1929 елда языла башларга мөмкин. Беренче редакцияләрдә роман «Кара маг», «Инженер тоягы», «Тояклы жонглер», «Гастроль», «Угыл» һәм башка исемнәр белән аталган. Редакция автор тарафыннан 1930 елның 18 мартында, «Кабала святош» пьесасының тыелуы турында хәбәр ирештерелгәч, юкка чыгарыла. Моның турында Булгаков хөкүмәткә хатында яза: «И лично я, своими руками, бросил в печку черновик романа о дьяволе…»

Икенче редакция үзгәртү

Роман өстендә эш 1931 елда яңадан башлана. Романга каралама язмалары эшләнә, һәм монда инде Маргарита һәм аның әлегә исемсез юлдашы — булачак Мастер күренә башлыйлар, ә Воланд үзенең тынгысыз иярченнәренә ия була. 1936 елга кадәр эшләнгән икенче редакция «Фантастик роман» астисемен ала һәм исеменең «Бөек канцлер», «Иблис», «Менә мин дә», «Кара маг», «Инженер тоягы», «Иблис», «Каурыйлы эшләпә», «Кара дин әһеле», «Ул барлыкка килде», «Килү», «Консультант тоягы» кебек вариантлары кулланыла.

Өченче редакция үзгәртү

1936 елның икенче яртыеллыгында башланган өченче редакция беренче вакытта «Караңгылык кенәзе» исемле була, ләкин1937 елның икенче яртысында «Мастер һәм Маргарита» исеме барлыкка килә. 1938 елның май-июнендә роман беренче тапкыр машинкада басыла (аны Е. С. Булгакованың сеңлесе О. С. Бокшанская баса). Роман ул чакта 327 биткә сузылп. Автор төзәтмәләре язучының үлеменә кадәр дәвам итә, соңгы төзәтмә 1940 нчы елның 13 февралендә Маргаританың фразасында була: «Так это, стало быть, литераторы за гробом идут?»… (Ә бу, шулай булгач, әдипләр табут артыннан баралар?)

Гомумән, Булгаковның үлеме аркасында тәмамланмый кала. Әсәрдә кечкенә-кечкенә хаталар, төгәлсезлекләр бар. Бәлки, алар булмас та иде, ләкин Елена Булгакова авторның төзәтмәләрен язып барган дәфтәрләренең берсен югалта. Романда төгәлсезлекләр генә түгел, язып бетерелмәгән урыннар да бар. Мәсәлән, Алоизий Могарычның биографиясен автор сызып ата һәм яңадан язарга җыена, ләкин өлгерми кала.

Нәшер ителү тарихы үзгәртү

Исән чагында автор романның аерым урыннарын якын дусларына укый. Соңрак филолог Абрам Вулис совет сатириклары турында хезмәт язганда, онытылган сатирикны, «Зояның фатиры» һәм «Җете-кызыл утрау»ның авторын искә төшерә. Вулис язучының хатыны кайда яшәгәнен белеп, аның белән контакт урнаштыра. Башта Вулиска ышанмаса да, Елена Булгакова соңрак аңа кулъязманы укырга бирә. Әсәрләнгән Вулис аның турында күп кешеләргә сөйли, моннан соң әдәби Мәскәүдә бөек роман турында сүзләр йөри башлый. Бу исә романның 1966 елда «Мәскәү» журналында (тираж 150 мең экз.) нәшер ителүенә китерә. (1966, № 11 һәм 1967, № 1) Анда ике кереш сүз — Константин Симонов һәм Вулисныкы була.

Романның бернинди цензура үзгәртүләре кертелмәгән тулы басмасы 1969 елда, Франкфурт-Майнада шәһәрендә нәшер ителә.

Романның тулы тексты Россиядә К.Симонов соравы буенча Е. С. Булгакованың үлеменнән соң 1973 елда басыла. 1987 елда исә Ленин исемендәге Китапханәнең Кулъязмалар бүлегенең Булгаков фондына керү рөхсәт ителә, бу Булгаковның ике томлык җыентыгын эшләүче текстологлар өчен бик уңайлы булып чыга. (Ике томлык 1989 елда басыла). Романның ахыр тексты 1990 елда нәшер ителә.

Әсәрнең тәмамланмавы аркасында нәшер итүче текстологлар иске редакцияләрне кулланып нәшер итәргә мәҗбүрләр.

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Булгаков фатирында ЭЭХК берничә тапкыр тентү үткәрсә дә, анда романның караламаларын тапмыйлар.
  • Воланд романның беренче вариантларында Астарот дип аталган. Ләкин соңрак бу исем алмаштырыла — мөгаен, «Астарот» исеме Иблистән аерылып торучы конкрет демонныкы булгангадыр.
  • «Варьете» Театры Мәскәүдә беркайчан да булмаган һәм юк та. Ләкин хәзер берюлы берничә театр бу исем өчен ярыша.[5]
  • Мәскәүдә «Булгаков йорты» дигән музей-йорт бар. Ул Олы Бакчалы ур., 10 й. адресы буенча урнашкан. 50 номерлы фатирда язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче музей урнашкан.

Татарчага тәрҗемә үзгәртү

Роман татар теленә тәрҗемә ителмәгән һәм киләсе 20-30 елда тәрҗемә ителүе дә икеле. Шунсын әйтергә кирәк, 1989 елда роман рус телендә Казанда, Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.

Романның адаптациясе[6] үзгәртү

Театр куелышлары үзгәртү

 
Спектакльдән күренеш

Россиядә үзгәртү

Башка илләрдә үзгәртү

Экранизацияләр үзгәртү

Музыкада үзгәртү

Библиография үзгәртү

  • Борис Соколов. Булгаков энциклопедиясе = Булгаковская энциклопедия. — М.:: Локид; Миф;, 2000 ел. — Б. 592. — ISBN 5-320-00385-4, ISBN 5-87214-028-3.
  • Андрей Барков. Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романы: альтернатив укылыш = Роман Михаила Булгакова «Мастер и Маргарита»: альтернативное прочтение. — Киев: Текма, 1994. — Б. 298. — ISBN 5-7707-7064-3.
  • Александр Мирер. Михаил Булгаков Инҗиле = Евангелие Михаила Булгакова. — М.,: Текст, 2006. — ISBN 5-7516-0584-8.
  • Александр Мирер. Михаил Булгаков этикасы = Этика Михаила Булгакова. — М.,: Текст, 2004. — ISBN 5-7516-0409-1.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү