Дмитрий Нагиев

Дмитрий Владимирович Нагиев (1967 елның 4 апреле, Ленинград) — Россия шоумены, театр һәм кино актёры, теле һәм радиотапшырулар алып баручы.

Дмитрий Нагиев
Туган телдә исем рус. Дмитрий Владимирович Нагиев
Туган 4 апрель 1967(1967-04-04) (57 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты[d]
Һөнәре актёр, радиотапшырулар алып баручысы, җырчы, диҗей, телеалыпбаручы, шоумен, телевизион актёр
Җефет Алиса Шер[d]
Балалар Кирилл Дмитриевич Нагиев[d]

 Дмитрий Нагиев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

Дмитрий Нагиев 1967 елның 4 апрелендә Ленинградта туган. Әтисе — Владимир Николаевич Нагиев, Ашкабадта яшәгәндә, 17 яшькә кадәр Кызыл Армия театрында уйнаган. Соңыннан Ленинград оптика-механика заводында эшләгән. Әнисе — Людмила Захаровна Нагиева (1938—2015) — филолог, укытучы, Хәрби элемтә академиясенең (Санкт-Петербург) чит телләр кафедрасы доценты.

Әтисе ягыннан бабасы — Николай (Гулам) Нагиев, Беренче бөтендөнья сугышыннан соң әти-әнисе белән Ираннан Ашкабадка күчкән[1]. Юлда әти-әнисе ачлыктан үлә һәм малай төркмән балалар йортына эләгә, анда аңа Нагиев фамилиясен һәм Николай исемен бирәләр. Дмитрий Нагиевка 9 яшь булганда гангренадан вафат була[2]. Әтисе ягыннан әбисе — Гертуда Сопке, Зур театр кордебалетында балерина булып хезмәт иткән. Яртылаш алман, яртылаш латыш[3].

Әнисе ягыннан бабасы — СБКФның Петроград райкомы беренче секретаре. Бөек Ватан сугышы вакытында Невский пятачогында сугышта катнашкан, яраланган. Үз программаларында Дмитрий Захар бабасын еш искә ала[4]. Әнисе ягыннан әбисе — Людмила Ивановна, Киров театрында җырлаган.

Яшь чакта Виктор Горлов һәм Аркадий Ротенберг[5] җитәкчелегендәге самбо һәм дзюдо (спорт мастеры)[6], спорт гимнастикасы белән шөгыльләнгән, 1980 елларда яшьүсмерләр арасында ССРБ чемпионы исемен яулаган[7].

Ленинград электротехника институтының автоматика һәм исәпләү техникасы факультетында укыган. Уку вакытында эшләгән, соңрак фарцовка белән шөгыльләнә башлаган. Хокук саклау органнары тарафыннан чит ил акчасы белән кулга алынгач, җинаять эзәрлекләвен булдырмас өчен Совет Армиясе сафларына китә[8]. Спортчы буларак спорт ротасына җибәрелә, әмма анда самбо секциясе булмаган, шуңа күрә Нагиев Вологда астында ПВО гаскәрләренә хезмәт итәргә китә.

Армиядән соң Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтына укырга керә[9]. Владимир Петровның актёрлык остаханәсендә Игорь Лифанов һәм Алексей Климушкин белән шөгыльләнә. 1990 елның сентябрендә чыгарылыш спектакле репетициясе вакытында Нагиевның өянәге була, «ашыгыч ярдәм» машинасы аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтә, анда табиблар йөз нервы параличы диагнозын куялар. Дәвалану өчен ярты ел кирәк булган, тик «фирма» күз кысуы Нагиевның гомер буена калган[10].

Карьера

үзгәртү

Институтны тәмамлаганнан соң, 1991 елда Майндагы Франкфуртта «Время» театрында эшли, аннары «Модерн» радиосында Сергей Рост, Аркадий Арнаутский һәм Алла Щелищева (Алиса Шер) белән әйдәп баручы була. Дүрт тапкыр илнең иң яхшы радио тапшыручысы дип таныла. 1993—2001 елларда «Модерн» радиосында «Радиорулетка» программасында Бетховен музыкасы астында җырлар һәм монологлар башкара. Төнге клубларда дискотекалар һәм матурлык конкурслар алып баручысы булган.

1996 елдан 2004 елга кадәр «Модерн» радиосында үзенең хезмәттәше Сергей Рост белән дуэтта эшли: алар бергә «Сак булыгыз, модерн!», «Тулы модерн!», «Сак булыгыз, модерн! 2» юмористик телесериалларында төшәләр, СТС һәм ТНТда «Бервакыт кич белән» ток-шоуын алып баралар, 2000 еллар башында кайбер КВН командалары өчен мәзәкләр язалар[11]. Шулай ук 1997 елда алар Александр Невзоровның «Чистилище» фильмында төшәләр, анда Нагиев үзенең беренче кинодагы төп рольне — Чечен кыр командиры Дукуза Исрапилов ролен уйнаган.

Рост киткәннән соң «Сак булыгыз, Задов!» һәм «Zадов in Rеалити» спин-оффларында төшүне дәвам итә. 2000—2008 елларда «Каменская» детектив телесериалында уйнаган. 2012 елдан 2016 елга кадәр «Аш бүлмәсе» сериалында «Клод Моне» рестораны хуҗасы ролен башкара. 2013 елдан 2016 елга кадәр «Ике әти һәм ике ул» сериалында төшә. 2014 елдан башлап «Физрук» телесериалында төп рольне уйный.

«ТНТ» телеканалында «Телекомпакт», «Акча йөге» программаларын, «Тәрәзәләр» ток-шоуын, «Дом» проектының финал тамашасын (2003) алып барган. 2005 елдан башлап Нагиев «Первый канал»да әйдәп баручы булып тора[12]. 2005—2014 елларда «Зур ярышлар» спорт-күңел ачу тамашасы алып барган. 2012 елдан 2014 елга кадәр һәм 2021 елдан башлап «Ике йөлдыз» музыкаль тамашасын алып бара. 2012 елның октябреннән — «Тавыш» проектын, 2014 елның февраленнән — «Тавыш. Балалар» проектын, ә 2018 елның сентябреннән — «Тавыш. 60+» проектын алып бара. Шулай ук 2011 елда Наталья Андрейченко һәм Степан Ургант белән бергә «Перец» телеканалында «Әни законда» дигән реалити-шоу алып барган.

2004 елда «Русский Размер» төркеме һәм Профессор Лебединский белән «Я её хой» җырын башкара[13].

2010 һәм 2011 елларда элеккеге хатыны Алиса Шер белән «Питер FM» радиостанциясе премиясен тапшыру тантанасын үткәргән. 2012 елдан 2016 елга кадәр Иван Ургант белән дуэтта ел саен уздырыла торган «Алтын граммофон» тантанасының даими алып баручысы була. 2012 елның 20 декабреннән, Вадим Галыгинны алыштырып, «Рус радиосы мәзәкләре»нең яңа алып баручысы була[14].

2013 елдан «МТС» Россия мобиль элемтә операторының реклама кампаниясендә катнаша[15].

КВН югары лигасында жюрида катнашкан.

2021 елның мартында Okko интернет-платформасында Сарик Андреасянның «Чикатило» сериалы премьерасы була, анда Нагиев төп рольне — Андрей Чикатило ролен башкарган.

Шәхси тормыш

үзгәртү

Хатыны (1986 елдан 2010 елга кадәр) — Алла Анатольевна Нагиева (Щелищева) (1966 елның 18 июне), Алиса Шер тәхәллүсе астында билгеле. Радио һәм телевидение алып баручысы, язучы, журналист[16].

Улы Кирилл Нагиев (1989 елның 31 августы), театр һәм кино актеры, телетапшырулар алып баручы[17].

Апасы һәм аның ире белән бергә Санкт-Петербургта ат абзарын тоталар[18].

Петербургның «Зенит» командасы өчен җан ата[19].

2016 елда «Forbes» журналы юрамасы буенча Россиядә иң тәэмин ителгән актёр булган. Аның бер ел эчендәге кереме 3,2 млн доллар тәшкил иткән[20].

Иҗтимагый позиция

үзгәртү

Дмитрий Нагиев — «Дмитрий Нагиевның „Анна“ хәйрия фонды» идарәсе рәисе.

1996 елда Санкт-Петербург губернаторларына кандидат Анатолий Собчак сайлау алды штабының яшьләр бүлеген җитәкли. Аның белән һәм Санкт-Петербург хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Владимир Путин белән шәһәр буйлап барган һәм агитация үткәргән, халыкка тәмәке, карабодай, тушенка һәм башка продуктлар тараткан[21].

Юрий Дудька биргән интервьюда, Нагиев фикеренчә, Россиядә хакимият вәкилләренең идарә итү вакыты чикләнергә тиеш: «Ничә тапкыр хакимияткә йөри алуның язылган вакыты бар. Гәрчә, ничек ачыклана, бер сүз „рәттән“ — һәм мәгънәсе үзгәрә. Хакимияткә сиңа күпме теләгәнчә йөрергә кирәк, дип мин уйламыйм»[22]. Шулай ук Нагиев, Россияне Бөек Ватан сугышы кебек сугышка кертергә тәкъдим итүче «Берлинга» һәм «Кабатлый алабыз» лозунгларын кулланган замандашларны тәнкыйтьли[23].

Фильмография

үзгәртү
 
Дмитрий Нагиевның йолдызы Выборг актёрлык даны аллеясында
  • 1997 — «Чистилище» (Дукуз Исрапилов)
  • 2002 — «Җимергеч көч» (Марат)
  • 2004—2006 — «Осторожно, Задов!» (прапорщик Задов / Пашка / мент Эдик)
  • 2005 — «Мастер һәм Маргарита» (Кириафтан Иуда / барон Майгель)
  • 2008 — «Иң яхшы фильм» (прапорщик)
  • 2012—2016 — «Аш бүлмәсе» (Дмитрий Нагиев)
  • 2017 — «Ёлки новые» (Юрий Семёнович Внуков)
  • 2021 — «Чикатило» (Андрей Чикатило)
  • 2023 — «12 урындык» (Остап Бендер)

Дискография

үзгәртү
  • 1998 — «Полёт в никуда» (Анна Самохина һәм «Трубный зов» төркеме белән)
  • 2006 — «Серебро» («Размер Project» төркеме белән)

Бүләкләр

үзгәртү
  • 2018 — Популяр киножанрларның беренче Ачык «Бәллүр чыганакъ» фестивале (Ессентуки) — «Иң яхшы ир-ат роле өчен» приз («Непрощённый» фильмында Виталий Калоев роле өчен)[24].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Газета по-киевски: «Этот наглый Нагиев». Официальный сайт Дмитрия Нагиева. әлеге чыганактан 2020-03-21 архивланды. 2022-05-06 тикшерелгән.
  2. Дмитрий Нагиев на kinofilms.com.ua, archived from the original on 2011-04-29, retrieved 2022-05-06 
  3. Дмитрий Нагиев: «Да, моя бабушка Гертруда была наполовину латышка» // FreeCity.lv
  4. Сводки с личного фронта: Дмитрий Нагиев о деде-ветеране 2016 елның 1 ноябрь көнендә архивланган. // Tomsk.fm
  5. Дмитрий Нагиев: «Возраст научил меня ждать». Esquire.
  6. Нагиев предпочел "Кысю " Виктюку | Официальный сайт Дмитрия Нагиева, archived from the original on 2016-11-01, retrieved 2022-05-06 
  7. Дмитрий Нагиев: «Кроме лицедейства я ни черта больше не умею». Взгляд.
  8. Дмитрий Нагиев: Я вернулся из армии с отбитыми почками и рассыпающимися зубами (2011-11-12). әлеге чыганактан 2018-05-19 архивланды. 2022-05-06 тикшерелгән.
  9. Нагиев — пенсии, Голос, стихотворение в Кремле / вДудь. YouTube (2018-09-18).
  10. Осторожно, Нагиев! Документальный фильм. YouTube.
  11. Дмитрий Нагиев: Своих женщин не считаю. Официальный сайт Дмитрия Нагиева (2001-02-06). әлеге чыганактан 2018-09-11 архивланды. 2022-05-06 тикшерелгән.
  12. Нагиев уходит на 1 канал, а «Вы — очевидец» — в небытие. Утро.ру (2005-07-14).
  13. ТВ ФАКТ. Дмитрий Нагиев окучил румынский рэп. Вечерняя Москва (2004-10-21).
  14. Дмитрий Нагиев на «Русском Радио».
  15. Нагиев прочитал Пушкина для МТС (2013-10-15).
  16. Дмитрий Нагиев | биография. әлеге чыганактан 2016-11-03 архивланды.
  17. Сын Дмитрия Нагиева стал телеведущим — Афиша Mail.Ru, archived from the original on 2016-02-03, retrieved 2022-05-06 
  18. Нагиев — это моя работа. Первый канал (2017).
  19. Дмитрий Нагиев: В юности сидел на 33-м секторе и дрался на вокзале. Официальный сайт ФК «Зенит» (2010-08-31).
  20. Дмитрий Нагиев возглавил рейтинг самых обеспеченных российских актёров по версии Forbes (2016-07-22).
  21. Нагиев — пенсии, Голос, стихотворение в Кремле / вДудь. YouTube (2018-09-18).
  22. «Масляков стоял белый!»: Нагиев рассказал Дудю, как из эфира КВН вырезали стихотворение о Путине. Бизнес Online.
  23. Нагиев в резкой форме высказался о любителях лозунга «На Берлин». Россия сегодня.
  24. Награды Первого фестиваля популярных киножанров «Хрустальный Источникъ»// Сайт кинофестиваля «Хрустальный источникъ»

Сылтамалар

үзгәртү