Алоизий Могарыч - Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романында әдәби персонаж, Мастер өстеннән ялган донос язып, аның өен алган журналист.

Алоизий Могарыч
Язучы: Михаил Булгаков
Әсәрләр: Мастер һәм Маргарита
Милләте: рус
Раса: кеше

Тасвирлама үзгәртү

Алоизий Могарыч кайчандыр Мастерның дусты булган. Мастер үзе Иван Бездомныйга Алоизий турында сөйли. Алоизий Могарыч берүзе генә кысан өйдә яши, Мастерда еш кунак булса да, аны үзенә кунакка чакырмый. Алоизий Мастер романын тулысынча тыңлап чыга. үзенчә киңәшләр бирә, төрле фикерләр белдерә. Тик Маргаритага бу дус бераз гына да ошамый.

Әмма тәнкыйтьче Латунскийның Мастер турындагы мәкаләсен укыгач, ул аның турында «өендә тыелган әдәбият саклый» дип, ялган шикаять яза. Мастер клиникага эләккәч, ул аның Арбат тирәсендәге өен үзенә ала.

Роман ахырында подвал-өй Мастерга кире кайтарыла, ә Алоизийны өйдән Азазелло куып чыгара (әйтергә кирәк, Маргарита Воландтан моның турында үтенә, һәм кууда үзе дә өлешчә катнаша).

Прототип үзгәртү

Алоизий Могарычның прототибы булып Булгаковның дусты драматург Сергей Ермолинский санала. Бу кеше Булгаковның якын дусты була, ул язучының ул чактагы хатыны Л. Е. Белозерскаяга ошамаган һәм билгеле булганча, Ермолинский Булгаковка карата шикаять яза.

Сылтамалар үзгәртү