Григорий Данилович Римский

Григорий Данилович РимскийМихаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романында әдәби персонаж, «Варьете» театрының финанс директоры.

Григорий Римский
Григорий Данилович Римский
Язучы: Михаил Булгаков
Әсәрләр: Мастер һәм Маргарита
Милләте: рус
Раса: кеше

Тасвирлама үзгәртү

Варенуха белән бергә ул Лиходеевны көтә, аннары аның Ялтадан телеграммаларын ала һәм Варенуханы ГПУга җибәрә. Римский тамаша күрсәтергә дип килгән «кара магны» - Воландны каршылый, ә кара магия сеансы тәмамлангач, кабинетында качып утыра. Күпмедер вакыттан соң анда Варенуха килә, ә аннары тәрәзә аша Гелла кермәкче була. Әтәч тавышы Римскийны коткара, ләкин инде ул булган хәлләрдән соң, озак тормый, Ленинградка кача. Ул шәһәрдә аны милиция таба...

Ахырда Римский «Варьете»дан чыга һәм балалар курчак театрында эшли башлый.

Сылтамалар үзгәртү