Ләйлә вә Мәҗнүн (Фөзүли)
Ләйлә вә Мәҗнүн (әзери. Leyli və Məcnun, لیلی و مجنون) — XVI гасырның бөек шагыйре Мөхәммәт Фөзүли тарафыннан 1536 елда әзери телендә иҗат ителгән лиро-эпик шигъри әсәр[1]. Шагыйрьнең иң даһи әсәре булып санала[2]. Әсәр Багдадның госманлы хакиме Өвәйс пашага багышланган. Әсәр 3096 бәеттән гыйбарәт. Бу әсәр нигезендә 1907 елда Өзәер Хаҗибәев тарафыннан беренче опера иҗат ителә[1].
Ләйлә вә Мәҗнүн (Фөзүли) | |
Жанр: |
Лиро-эпик әсәр |
---|---|
Автор: | |
Язылу датасы: | |
Әсәр тексты Викитекада |
Ачыклама
үзгәртүФөзүли әсәре әзери халык авыз иҗаты мотивларына нигезләнгән һәм Шәрыкъ классиклары традицияләрен дәвам итә[3]. Бу җәһәттән әдипләрдән беренче булып фарсы классик шагыйре Низами Гәнҗәви исеме ассызыклана[3]. Низами Гәнҗәви беренче булып гарәп легендалары нигезендә "Ләйлә вә Мәҗнүн" әсәрен иҗат итә.[4] Мөхәммәт Фөзүли әсәренең төп аермасы буларак 22 газәл. 2 мөрәббә, 2 мөнәҗәт кертүе билгеләнә.[1]
Әсәрнең төп каһарманы Кәйс исемле шагыйрь тормышының мәгънәсен мәхәббәттә эзли.[5] Сыйнфый-дини кагыйдәләр аның юлында киртә булып баса. Үзе яшәгән даирә кешеләре тарафыннан Кәйс тилергән булып күрелә һәм аңа "Мәҗнүн" дигән кушамат тагыла. Әсәрнең төп бәрешеле буларак, Кәйснең сылу Ләйләгә карата мәхәббәте аркасында нык гаеплүе ята. Әсәр ахырында мистик агымнар көчәйсә дә, автор чын кешелекле мәхәббәт хисләрен тирән тасвирлауга ирешә[2].
Россия Фәннәр Академиясенең Шәркыять институтында «Ләйлә вә Мәҗнүн» кулъязмаларының 12 исемлеге саклана.[6]
Ләйлә вә Мәҗнүн дөньясы
үзгәртүӘйләнә-тирә Фөзүли әсәрендә тирән һәм киң сурәтләнә.
- Төрле ландшафтлардан сахраларга әһәмият бирелә.
- Терлекләрдән ут күбәләге (pərvanə), былбыл (bülbül), күгәрчен (kəbutər), йор (qəzal), болан (gəvəzn), бүре (gürg), төлке (rubah), арыслан (arslan, şir), юлбарыс (pələng) и каплан(qaplan) тасвирлана;
- Үсемлекләрдән — роза (gül), лалә (lalə), нәргис (nərgis), самшит (şümşad) һәм кипарис (sərv);
- Илләрдән — Рум (Rum), Шәм (Şam), Согуд Гарәбстаны (Nəcd), Хиҗаз (Hicaz), Иранның Хорасан өлкәсе (Xorasan);
- Планеталардан — Чулпан, Юпитер (Müştəri, Bərcis), Меркурий (Ütarid), Мәрих (Bəhram) и Сатурн (Keyvan);
- Йолдызлыклардан — Хәмәл (Həməl), Гакрәп (Əqrəb) и Өлкәр (Sürəyya);
- Халыклардан: төркиләр (тürk) һәм гарәпләр (ərəb).
Галерея
үзгәртү-
Мәҗнүн сахрада. Азәрбайҗан милли гыйлем академиясенең Кулъязмалар институты
-
Фөзүлинең "Ләйлә вә Мәҗнүн"енә караган XVIII гасыр миниатюрасы
-
Ләйлә вә Мәҗнүн, Фөзүли
-
Мәҗнүн төшерелгән тәңкә (Азәрбайҗан). Фөзүлинең 500 еллына багышланган.
Чыганаклар
үзгәртү- Дмитриева Л. В. Исторические и поэтические тюркоязычные рукописи и их творцы (по материалам собрания Института востоковедения Академии наук СССР) // Советская тюркология. — 1982. — № 5.
- [1] 2012 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган.FOŻŪLĪ, MOḤAMMAD – Encyclopaedia Iranica. www.iranicaonline.org. 2019-02-04 тикшерелгән.
- Мифический камень Йада в литературе и фольклоре тюрских народов www.academia.edu
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 FOŻŪLĪ, MOḤAMMAD – Encyclopaedia Iranica. www.iranicaonline.org. 2019-02-04 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 Лейли и Меджнун (Физули) — Зур совет сүзлеге мәкаләсе
- ↑ 3,0 3,1 Физули Мухаммед Сулейман оглы — Зур совет энциклопедиясе мәкаләсе
- ↑ Ләйлә менән Мәжнүн — Зур энциклопедия сүзлеге мәкаләсе
- ↑ Мифический камень Йада в литературе и фольклоре тюрских народов www.academia.edu
- ↑ Дмитриева Л. В. Исторические и поэтические тюркоязычные рукописи и их творцы (по материалам собрания Института востоковедения Академии наук СССР) // Советская тюркология. — 1982. — № 5. — С. 73.