Любо́вь Серге́й кызы Попо́ва (рус. Любо́вь Серге́евна Попо́ва) (24 апрель (6 май) 1889 Ивановское авылы, Мәскәү губернасы. - 25 май 1924, Мәскәү, ССРБ) - рус һәм совет рәссамы, рәссам-авангардист (супрематизм, кубизм, футуризм, конструктивизм), график, дизайнер, театр рәссамы.

Любовь Попова
Туган телдә исем Любо́вь Серге́евна Попо́ва
Туган 6 май 1889(1889-05-06)
РИ, Мәскәү губернасы, Ивановское авылы
Үлгән 25 май 1924(1924-05-25) (35 яшь)
ССРБ, Мәскәү
Үлем сәбәбе ыскарлатина
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Женская гимназия С. А. Арсеньевой[d] һәм Академия де Ла Палет[d]
Һөнәре рәссам.
Ата-ана
  • Сергей Максим улы Попов (әти)
  • Любовь Василий кызы (кыз фамилиясы - Зубова) (әни)

 Любовь Попова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Попова бай сәүдәгәр гаиләсендә туган. Әтисе - Сергей Максим улы Попов - берничә постау фабрикасы хуҗасы. Әнисе - Любовь Василий кызы (кыз фамилиясы - Зубова). Любовь Попова 1906 елда Мәскәүдә С.А.Арсеньева гимназиясендә урта белем алган. Шулай ук ​​1906-1907 елларда филология программасы буенча ике еллык гомуми белем бирү курсларында укыган.

1907 елда Попова С.Ю.Жуковский студиясенә укырга керә, аннары Константин Юонның шәхси сәнгать мәктәбенә күчә, анда Надежда Удальцова, шулай ук Александр Веснин һәм Вера Мухина белән таныша.

1910 елда Любовь Попова Италиягә китә, анда рәсем сәнгате дәресләре ала.

1912 елда Парижда була, Анри Ле Фоконьедән һәм Жан Метценждән рәсем сәнгате дәресләре ала.

Попова беренче тапкыр (февраль-март 1914) «Бубновый валет» иҗади берләшмәнең күргәзмәсендә катнашты.

1914-1916 елларда рәссам "кубофутуризм" юнәлешендә эшли.

1916-1918 елларда ул, Казимир Малевич йогынтысында, "Живописная архитектоника" дигән үз стилен эшли .[1]

1918 елда Любовь Попова сәнгать тарихчысы Борис Николаевич фон Эдингка кияүгә чыга.[2]

1918 елда Попованың эшләре Мәскәүнең рәсем рәссамнары һөнәр берлегенең 1 нче күргәзмәсендә, 1921 елда сәнгать һәм фәннең 1 нче дәүләт күргәзмәсендә (Казан) чагылдырыла. 1920 елдан Попова укыту һәм теоретик эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1920 ноябрьдән ВХУТЕМАСта укыта (1923 ел ахырына кадәр). Конструктивистлар белән якыная һәм Мәскәүдә «5×5=25» күргәзмәсендә катнаша (1921). Аның фикеренчә, "заманча рәссам эшчәнлеге һичшиксез конкрет җитештерү чикләрендә уза". 1923 елдан Попова тулысынча җитештерү сәнгатенә күчә. Полиграфияда, тетраль тамашалар офомлениясендә эшли, Беренче ситценабив фабрика өчен тукыма эскизлары ясый, хатын-кызлар өчен кием проектлары эшли.[3]

1924 елда Любовь Попова биш яшьлек улыннан скарлатина йоктырган һәм 25 майда үлгән - улы үлгәннән соң ике көн узгач.[1]

Истәлек

үзгәртү

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү