Вера Мухина
Ве́ра Игна́т кызы Му́хина (рус. Ве́ра Игна́тьевна Му́хина) (1889, 19 июнь (1 июль), Рига — 1953, 6 октябрь, Мәскәү.) — совет скульпторы. 1947 елдан 1953 елга кадәр — ССРБ Сәнгать академиясе Президиумы әгъзасы. Биш Сталин премиясе лауреаты[1] (1941, 1943, 1946, 1951, 1952).
Вера Мухина | |
---|---|
Туган телдә исем | Ве́ра Игна́тьевна Му́хина |
Туган | 1 июль 1889 РИ, Рига |
Үлгән | 6 октябрь 1953 (64 яшь) ССРБ, Мәскәү |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Академия Коларосси[d], Академия де Ла Палет[d] һәм Гранд-Шомьер[d] |
Һөнәре | скульптор. |
Эш бирүче | Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясе[d], ВХУТЕМАС[d] һәм Императорский фарфоровый завод[d] |
Җефет | Замков, Алексей Андреевич[d] |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүВера Мухина сәүдәгәр Игорь Кузьма улы Мухин гаиләсеннән булган. Ригада туган. Әнисе үлгәннән соң (1892 ел) гаилә Феодосиягә күчте. 1904 елда Вераның әтисе үлә. Вераны һәм аның апасыны Марияны Курскида яшәгән абыйлары һәм апалары сыендырды. Анда Вера гимназияне бик яхшы тәмамлаган. 1910-1911 елларда Константин Юонның шәхси сәнгать мәктәбе курсларында укый. 1912 елда Мухина Парижга китә — сәнгать белемен дәвам итәргә. Парижда Любовь Попова һәм Надежда Удальцова белән очрашты. Анда ул Антуан Бурдельнең шәхси академиясенә укырга керде.
1914 елда Мәскәүгә кайткан. Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң шәфкать туташлары курсын тәмамлый һәм хәрби госпитальдә эшли. Монда ул яшь хәрби табиб Алексей Замков белән танышты. 1918 елда Вера Игнатьевна Алексей Замковка кияүгә чыга.
1918-1922 елларда Вера Мухина Ленинның "монументаль пропаганда" планын тормышка ашыруда актив катнаша. 1927-1930 елларда ВХУТЕИНдә укытты.[2]
Мухинаның иң танылган композициясе Парижда 1937 елгы Бөтендөнья күргәзмәсендә урнаштырылган. Бу 24-метрлы монумент "Эшче һәм колхозница". Вера Мухина композициясе архитектор Борис Иофан тарафыннан проектланган[3] Совет павильонын таҗлаган. Бу әсәр өчен Вера Мухина үзенең беренче Сталин премиясен алды (1941). Икенче Сталин премиясен скульптор 1943 елда Барый Йосыпов һәм Иван Хижняк портретлары өчен алды.
Вера Игнатий кызы Мухина 1953 елның 6 октябрендә вафат була. Үлем сәбәбе стенокардия булды. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнде.[2]
Истәлек
үзгәртү- Мухина хөрмәтенә Мәскәүдә, Кривой Рогда һәм Иркутскида урамнар аталган.
- Феодосия һәм Ригада Вера Мухина музейлары бар.[4]
- Мәскәүдә Пречистенский тыкрыгында В. И. Мухинага һәйкәл урнаштырылды; һәйкәл авторлары — скульптор М.К.Аникушин һәм архитектор С.П.Хаджибаронов
- Вера Мухина хөрмәтенә Чулпандагы кратер аталган.[5]
Галерея
үзгәртү-
Театр костюмы дизайны. 1916 ел.
-
Эшче һәм колхозница.1937.
-
Вера Мухина; Портрет Михаил Нестеров тарафыннан башкарылган. 1937.
-
ССРБ почта маркасы:Мухинаның «Фән» скульптурасы
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ В.И. Мухина 2020 елның 6 август көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ 2,0 2,1 А.Д.Сарабьянов МУХИНА Вера Игнатьевна// Рус авангарды энциклопедиясе. (рус.)
- ↑ Измайлова М. И. Роль Веры Мухиной в развитии российского дизайна // Царскосельские чтения. — 2010. — Т. 4, вып. 14. — С. 325—329.(рус.)
- ↑ Пухляк О. Дом Мухиных в Риге. // Сетевой справочник «Русские Латвии».
- ↑ Planetary Names: Crater, craters: Mukhina on Venus(ингл.)