Любляна мәчете
Любляна мәчете (словен. Ljubljanska mošeja), Ислам дини-мәдәни үзәге (словен. Islamski versko-kulturni center) — Словения башкаласы Любляна шәһәренең Бежиград районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет, шулай ук мәдәни үзәк комплексы. Словения ислам җәмгыятенең, мәчет төзелешенә каршы көчләрне җиңеп, күп еллык тырышлыгы нәтиҗәсендә төзелгән мәчет.
Мәчет | |
Ил | Словения |
шәһәр | Любляна, Kurilniška 18 |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Бина төре | манаралы мәчет |
Нигезләүче | Катар |
Төп даталар: 2013 (төзелеш башланган)
| |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртү- Төп мәкалә: Словениядә ислам
Словениянең 2 миллион халкының якынча 2,5% ын мөселманнар тәшкил итә. Тарафдарлары саны буенча ислам католицизмнан соң икенче дин саналса да, ил территориясендә бер генә мәчет тә булмый. Илдә бердәнбер кечкенә мәчетне 1916 елда Лог шәһәрчегендә Босния мөселманнары төзегән булган. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, мәчетне җимергәннәр [1].
Словениядә мөселманнар саны 1960 һәм 1970-елларда Югославиянең башка республикаларыннан күченгән эчке мигрантлар исәбенә кисәк арта.
Мәчет төзелешенә каршылык
үзгәртүСловения ислам җәмгыяте беренче тапкыр мәчет төзергә рөхсәтне 1969 елда сорый, әмма рөхсәт бирелми. 1990-елларда мәчет төзелеше мәсьәләсе яңадан күтәрелә. Әлеге тәкъдим ультрамилләтчел көчләрнең мәчет төзелешенә каршы берләшүенә китерә. 2003 ел ахырында Любляна шәһәр шурасы мәчет төзүне тыю турында муниципаль референдум үткәрергә омтылыш ясый. 2004 елның июлендә, «Референдум дини азчылыкның хокукларын кыса», дигән нәтиҗә белән[2] илнең Конституция суды тарафыннан референдум уздыру омтылышы кире кагылган[3].
2004 елда 350 000 еврога 2 800 м2 мәйданлы җир участогы сатып алу планлаштырыла, ләкин 2008 ел ахырында төзелеш икенче урынга күчерелә. 2008 елның декабрендә мәчет төзелешенә каршы көчләр мәчетнең төзелеше проектында каралган биеклеге 40 метр булачак манарасын төзетмәү турында икенче референдум оештырырга омтыла. Любляна мэры Зоран Янкович референдум үткәрүгә кискен каршы булуына карамастан[4], илнең Конституция суды башлап йөрүчеләргә референдум өчен кирәкле имза җыюны тыймый. Илнең сәяси фиркаләре мәчет төзелешенә төрле карашта була: Словения либерель демократлары, Зарес фиркасе мәчет төзү яклы, Словения социаль демократлары, Словения пенсионерларының демократик фиркасе, Словения демократик фиркасе битараф булсалар, Словения милли фиркасе кискен каршы тора.
Мәчетне төзү
үзгәртүТөркия дин эшләре вакыфы (Diyanet) мәчет төзү өчен биш миллион евро торган җир участогы сатып алуда ярдәм күрсәткән.
2013 елның сентябрендә булачак комплекс урынында беренче нигез ташын салу тантанасы уза. Тантанада Словения премьер-министры Аленка Братушек, Катар хөкүмәте министры катнаша[5]. Төзелеш ноябрь аенда башлана һәм өч елга якын дәвам итәр дип уйланыла[6]. Ислам дини-мәдәни үзәге дизайны берничә тапкыр үзгәртелә, шул ук вакытта корылманың максималь күләме һәм манара биеклеге бәхәсләшү предметы булып кала. Төзелеш бәясе 12 миллион евро тәшкил итә. Әлеге сумманың 70% ын Катар әмиренең ислам фонды каплый[7][8].
Тасвирлама
үзгәртүМәчетнең үз мәйданы 4 000 квадрат метр. Комплекска китапханә, сыйныф бүлмәләре (мәдрәсә), госеллханә, шулай ук кабинетлар һәм имам бүлмәләре керә. Мәчет гөмбәзенең биеклеге — 18 метр, манара биеклеге — 40 метр, гыйбадәт бүлмәсе түшәменең биеклеге — 11 метр. Үзәк җитәкчесе — мөфти Нәҗәд Грабус (Nedžad Grabus).
Мәчет берьюлы 2 000 кешене сыйдыра, ишегалдында өстәмә рәвештә 600 кешегә урын бар[9].
Сылтамалар
үзгәртү- Islamski skupnost v Sloveniji 2019 елның 21 октябрь көнендә архивланган.
- Любляна мәчете. extrabeam.ru
Моны да карагыз
үзгәртү- Мәчет төзелеше барышы. 10.12.2016 (YouTube видео, 8:10)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Люблянада Словениянең беренче мәчете төзеләчәк. islamisemya.com, 8.05.2015(рус.)
- ↑ Slovenia Bulletin, 24 July 2004
- ↑ Statement by mayor of Ljubljana, 12 July 2004
- ↑ Finance.si
- ↑ Строительство первой мечети началось в Словении. ansar.ru, 16.09.2013(рус.)
- ↑ Ceremony held for Slovenia mosque after 40 yrs of wait (14 September 2013). 14 сентябрь 2013 тикшерелде.
- ↑ Slovenia PM lays stone on country's first mosque, The Sun Daily (15 September 2013). 2016 елның 4 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2020-01-22
- ↑ Ваня Бркич. Denar za džamijo obljubil katarski emir. dnevnik.si, 19.10.2011
- ↑ Соңгы эшләр бара: Люблянадагы мәчет киләсе елда ачылачак. radiosarajevo.ba, 10.02.2018