Латвиядә ислам (лат. Islāms Latvijā) — Латвия территориясендә ислам дине. Мөселманнар илдә дини азчылык тәшкил итә. Рәсми саннар буенча, Латвия халкының (1 906 мең кеше) 0, 15 % ы (2 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Латвиядә ислам
Дәүләт  Латвия
Рига мәчете

Тарих үзгәртү

Латвия җирендә мөселманнар беренче тапкыр XIX гасыр башында теркәлгән. Мөселманнар, нигездә, татарлар һәм төрекләр булган. Төрекләр арасында 1877 елда Кырым сугышы һәм Рус-төрек сугышларында әсир төшкән төрекләр дә була. 1877 елда Плевна камалышыннан(рус.) соң, Цесис һәм хәзерге Екабпилс шәһәрләренә берничә йөз төрек әсире китерелә, аларның тифтан үлгәннәрен яшәгән казармалары янындагы зираттта җирләгәннәр. 1879 елда әсир төрекләрнең күбесе Төркиягә кайтып китә, әмма кайбер төрекләр Латвиядә калуны өстен күрә[2]. 1878 елда муниципалитет зиратта һәйкәл урнаштырган. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Цесис фронт шәһәре дип игълан ителгән. Төрекләр РИ эчке губерналарына күчеп китәргә мәҗбүр булган.

ХХ гасыр башына Ригада латышлар (барлык халыкның 42% ы), алманнар (25%), руслар (17%), поляклар һәм яһүдләр (5 әр%), литвалылар (3%) яши. 1913 елда инде руслар (20%) алманнарны (13%) узып китә.

1902 елда Латвиядә мөселман җәмгыяте төзелә һәм хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә таныла, мөселманнар өчен гыйбадәт залы ачыла. Мөселман җәмгыятенең имамы Ибраһим Давытов була. XX гасыр башында Латвиядә яшәгән мөселманнар Россия империясе армиясенә чакырыла. Хезмәттән азат ителгәч, күбесе Мәскәүгә күчеп китә.

Советлар берлеге оешу һәм Ватандашлар сугышы чорында Латвиягә күп кенә качаклар, шул исәптән төрле милләт мөселманнары килә. 1928 елда Рига мөселман җәмгыяте башлыгы (имам) итеп Шакир хәзрәт Хөснетдинов сайлана. Ул 1940 елга кадәр шушы вазифаны башкара.

2001 елда Үзәк статистика Бюросы җиде Ислам төркемен, ә 2002 елда нибары биш төркемне теркәгән. Алар арасында Руфия Шервирева (Rufia Shervireva) җитәкчелегендәге «Идел» мөселман оешмасы һәм Мусан Мачигов (Musan Machigov) җитәкчелегендәге чеченнарның «Иман» мөселман җәмгыяте була[3].

Латвиядә мөселманнарның саны 5 000—10 000 кеше тәшкил итә, бу сан акрынлап арта бара. Ислам мәдәни үзәге бәяләвенчә, 2015 елда Латвиядә 10 мең мөселман яши. Латвия мөселманнары төрле милләт вәкилләреннән тора, шул исәптән гарәпләр, руслар һәм латышлар. Латвиядәге барлык мөселманнар да диярлек сөнниләр, шулай ук әхмәдияләр дә бар.

2009 елда латыш шагыйре һәм тәрҗемәче, берничә телне, шул исәптән төрек һәм гарәп телен камил белүче Улдис Берзиньш беренче латышча Коръән тәрҗемәсен эшли. Тәрҗемә Latvijas Kulturkapitala фонды, мәдәни проектларга дәүләт акчалары бүлеп бирә торган дәүләт органы ярдәме белән гамәлгә ашырыла[4].

Латвиянең Ислам мәдәни үзәге рәисе — Олег Петров (2016 елда Сүриягә киткән[5]), 2016 елдан Хәмзә Янис Луциньш (милләте буенча латыш). Латвия Ислам мәдәни үзәге имам-хатыйбы — Захер Барадие.

Мәчет үзгәртү

Төп мәкалә: Рига мәчете
 
Намаз уку залы

Ригада беркайчан да махсус төзелгән биналы мәчет булмаган, хәтта Россия империясенең башка барлык губерна үзәкләрендә мәҗбүри рәвештә булган татар мәчете дә Ригада булмаган[6].

2005 елга кадәр Рига мөселманнарының мәчете Лиенес урамында урнашкан була. 2005 елның җәендә Рига шәһәренең Бривибас урамындагы 104нче йортта яңа мәчетнең ишекләре ачыла — зур күпфатирлы торак йортка янкорма корыла.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү