Рига мәчете (лат. Rigās mošeja), Латвиянең Ислам мәдәни үзәге (лат. Latvijas Islāma kultūras centra)— Латвия башкаласы Рига шәһәрендә Латвия ислам үзәгендә урнашкан гыйбадәтханә. Мәчет дини йолаларны үтәү өчен җайлаштырылган, дини оешма статусы булмаган ике катлы бинада урнашкан.

Мәчет
Рига мәчете
Латвиянең Ислам мәдәни үзәге

лат. Rigās mošeja
лат. Latvijas Islāma kultūras centra
Мәчет диварына «Your Allah — your problem, go home» дип язылган
Мәчет диварына «Your Allah — your problem, go home» дип язылган
Мәчет диварына «Your Allah — your problem, go home» дип язылган
Ил Латвия
шәһәр Рига, Бривибас ур., 104
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
2005 (мәчет ачылган)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Латвиядә ислам

ХХ гасыр башына Ригада латышлар (барлык халыкның 42% ы), алманнар (25%), руслар (17%), поляклар һәм яһүдләр (5 әр%), литвалылар (3%) яши. 1913 елда инде руслар (20%) алманнарны (13%) узып китә.

Ригада беркайчан да мәчет булмаган, хәтта Россия империясенең башка барлык губерна үзәкләрендә мәҗбүри рәвештә булган татар мәчете дә Ригада булмаган[1].

2005 елга кадәр Рига мөселманнарының мәчете Лиенес урамында урнашкан була. 2005 елның җәендә Рига шәһәренең Бривибас урамындагы 104нче йортта яңа мәчетнең ишекләре ачыла — зур күпфатирлы торак йортка янкорма корыла.

2015 елның 27 сентябрендә Бривибас урамында урнашкан мәчет диварында инглиз телендә: «Your Allah — your problem, go home» (Синең Аллаһ — синең проблема! Өеңә кайтып кит!) дигән исламофоб язу барлыкка килә. Латвиянең куркынычсызлык полициясе мәчет диварында язу барлыкка килү факты буенча җинаять эше кузгаткан[2][3].

Яңа бина үзгәртү

 
Намаз уку залы
 
Яңа бина (ремонтка кадәр)

Ислам мәдәни үзәге бәяләвенчә, 2015 елда Латвиядә 10 мең мөселман яши. Үзәкнең иске бинасында (Бривибас ур., 104) урын җитми: мөселманнар урамда намаз укырга мәҗбүр. Мөселманнар саны артуга бәйле (Брюссель Латвия хөкүмәтен 2015 елда 776 мигрантны кабул итүгә килешергә мәҗбүр итә, алар Муцениеки качаклар лагерендә яши[4]), Ригада аларга иркенрәк бина кирәк була. Җәмгыять яраклы бина таба. Ислам үсеш банкы һәм шәхси спонсорлар ярдәме белән яңа бинаны сатып алу өчен кирәкле сумма җыелган һәм бина сатып алынган[5]. Яңа бинаның адресы — Авоту 19. Бина дини йолалар өчен яраклашмаганлыктан, аны мөселманнар үз акчаларына тиешле кыяфәткә китерә — яңа бина реставрацияләнгән. Ислам мәдәният үзәгенең яңа бинасында беренче катта хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы урнашкан. Ул 100 кешегә исәпләнгән. Икенче зал — 150 кешегә исәпләнгән — ир-атлар өчен. Барысы да әзер, әмма әлегә бинадан файдалану тыела. Рига төзелеш идарәсе экспертиза үткәрүне һәм төзелешкә башка рөхсәт рәсмиләштерүне таләп иткән[6].

Ригада мәчеткә (дөресрәге, үзәкнең дини оешма статусы булмаган биналарына) 300 ләп кеше актив йөри[7].

Латвиянең Ислам мәдәни үзәге рәисе — Олег Петров (2016 елда Сүриягә киткән[8]), 2016 елдан Хәмзә Янис Луциньш (милләте буенча латыш). Латвия Ислам мәдәни үзәге имам-хатыйбы — Захер Барадие.

2010 елның җәеннән Рига мәчете бинасында 4 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен ял көне мәктәбе оештырыла. Гарәп теле дәресләре, Коръән һәм Ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә. Дәресләрне имам Захер Барадие алып бара.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү