Көньяк Суданда ислам

Көньяк Суданда ислам (гарәп. الإسلام في جنوب السودان‎, ингл. Islam in South Sudan) ― Көньяк Суданда азчылык дине[1]. Төрле бәяләр буенча, аны илнең 6,2[2][3][4] ― 10 % ыннан алып [5], 18[6] ― 20 % ына[7] хәтле халкы тота. Көньяк Судан халкының күпчелеге (60[8] – 73 % ы) христиан дине тарафдары[3]. Көньяк Суданда мөселманнарның күпчелеге сөнниләр[9][10][11]. Шулай ук Көньяк Судан мөселманнарына хәзерге Көньяк Судан җирләрендә XIX гасыр ахырында барлыкка килгән суфичылык кардәшлекләренең йогынтысы зур[12].

Көньяк Суданда ислам
Дәүләт  Көньяк Судан
 Көньяк Суданда ислам Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

 
Малакал шәһәре мәчете. Югары Нил штаты

 

Суданда ислам дине барлыкка килүгә 640-елларда Мисырның гарәп хакимнәре басып алулары сәбәп була[13]. Ислам дөньясы белән тыгыз сәүдә элемтәләре һәм мөселманнарның Суданга еш бәреп керүенә карамастан, VII гасырда ислам җирле халык арасында киң таралыш алмый. 651 елда, уңышсыз тәмамланган Нубияне яулап алу омтылышыннан соң, Мисыр хакиме Абдаллаһ ибн Сагъд(ингл.) Нубия патшалыгы белән тынычлык килешүе төзи. Килешүдә мөселманнарга Нубия җирләре буенча көтүлекләр эзләп иркен күчеп йөрергә һәм Кызыл диңгездәге Нубия портлары аша сәүдә итәргә рөхсәт ителә. Ислам таралу һәм гарәп йогынтысы көчәю, нигездә, Суданның төньягы һәм көнчыгышында катнаш никахлар һәм җирле халыкны ассимиляцияләү аша дәвам иткән[14][15].

600 елдан соң мисырлылар нубиялеләр белән ике арадагы килешүне бозган. Судан территориясенә мәмлүкләр бәреп керә һәм биредә мөселман идарәсе урнаштыра[15]. XVI гасыр башында барлыкка килгән Судан ислам дәүләтләре ― Сеннар һәм Дарфур солтанлыклары Көньяк Суданга экспансия ясарга омтыла[16], әмма табигый географик киртәләр аркасында алар бу төбәкне үзләренә буйсындыра алмый. Көньяк Судан халкы исламлашудан һәм ассимиляциядән котылып кала [12][15].

1899 елда хәзерге Көньяк Судан территориясе Судан составында була, аның өстеннән Британия-Мисыр уртак идарәсе режимы билгеләнә [17]. Британиялеләр, нигездә, анимизм һәм башка традицион дин тарафдарлары булган. Көньяк Судан халкын христианлаштыруда ярдәм иткән. Шул ук вакытта Көньяк Судан территориясендә суфичылык тәрикатьләре барлыкка килә, алар арасында беренчеләрдән булып хәтмия, кадыйрия һәм сәммәния тәрикатьләре була[12]. Сәясәте төбәктә ислам һәм гарәп йогынтысын чикләүгә юнәлтелгән Британия колониаль администрациясе суфи кардәшлегенә мәһдичеләрнең идеологик дошманы итеп карый. XX гасыр башында, 1920-еллар уртасында, британиялеләр Көньяк Судан территориясендә Судан төньягындагы администрациягә бәйле булмаган административ идарә кертә, әмма 1946 елда алар бу бүленешне бетерә[18].

Судан бәйсезлек игълан иткәннән соң, гарәп теле илнең бөтен территориясендә бердәнбер рәсми тел дип таныла, ә ислам дәүләт дине статусына ия була. Хартумдагы үзәк хөкүмәттә төп вазифаларны христианнарга федератив дәүләт төзү турындагы вәгъдәне үтәүдән баш тарткан мөселманнар алган. Бу исә христианнарның илнең көньягында баш күтәрүенә һәм 1955 елдан 1972 елга кадәр дәвам иткән беренче гражданнар сугышы башлануына китерә[19]. Ун ел тынлыктан соң кораллы конфликт яңадан башланып китә. Моның сәбәбе ― илне исламлаштыру сәясәте кысаларында 1983 елда ул чактагы президент Җафар Нимейриның Экватория көньяк провинциясен өч аерым провинциягә бүлүе, илнең җинаять кануннарына шәригать нормаларында каралган җәзалар кертелү (кулларны кисү, ташлар белән бәреп үтерү, халык алдында суктыру һ. б.). 2011 елның гыйнварында Көньяк Суданда Суданнан бәйсезлек алу мәсьәләсе буенча референдум уза[20][21]. Аның нәтиҗәләре буенча, христианлашкан Көньяк Судан мөселман Төньяк Суданнан аерыла [22]. Нәтиҗәдә, көньяктагы мөселманнар дини азчылыкка әверелгән. Шуңа да карамастан, аларның күбесе Суданнан бәйсезлек алу турындагы референдумны хуплаган[6].

Хәзерге хәл үзгәртү

«Дин һәм иҗтимагый тормыш мәсьәләләре буенча үзәк»нең соңгы тикшеренүләре 2010 елда Көньяк Суданда 610 000 мөселман[23] (яки ил халкының 6,2 % ы[2][24]) яшәгәнен күрсәткән. Башка мәгълүматлар буенча, 10[5], 18[6] һәм 20 %[7]. Ислам илнең масалит, даго[25], берти [26] кебек этник төркемнәрендә тотыла, өлешчә төньяк [27] (ануак [28], ачоли [29]), динка[30] һәм мабан [31] төркемнәрендә дә  таралган. Мәчете сугыш вакытында җимерелгән Вараб провинциясеннән тыш, Көньяк Суданның барлык провинцияләрендә дә мәчетләр бар. Көньяк Судандагы төп ислам үзәге ― ундүрт мәчет урнашкан Вау шәһәре, шуларның тугызында балаларны Коръән укырга өйрәтү алып барыла[32]. Хөкүмәттә мөселманнар бар, шулай ук мөселманнар Көньяк Судан губернаторы һәм Җуба шәһәре мэры вазифаларын биләгән[33].

 
Ислам башлангыч мәктәбе. Насир, Югары Нил штаты, Көньяк Судан

 

Дини оешмалар үзгәртү

Көньяк Судан мөселманнарының төп оешмасы ― Көньяк Судан Ислам советы[7]. Ил президенты каршында Ислам эшләре буенча киңәшче вазифасы бар, аны хәзерге вакытта шәех Җума Саад Али били[34][35]. Көньяк Судан дини оешмалар советының Генераль секретаре һәм Көньяк Судан Ислам советы лидеры ― Абдаллаһ Бурд[36].

Дин иреге үзгәртү

Илнең күчеш чоры Конституциясе диннең дәүләттән аерылган булуын күздә тота, дини дискриминацияне тыя һәм дини төркемнәргә җыелышлар оештыру, укыту, милек белән идарә итү иреген, финанс табышын алуны, дини әдәбиятны бастыру мөмкинлеген бирә. Христиан һәм мөселман дини лидерлары дини татулык һәм гуманитар проектлар өлкәсендә уртак эшчәнлекне координацияли. 2011 елның августында Көньяк Судан дини оешмалары советы (SSCCC) илдә дәвам итүче золым турында гариза белән чыгыш ясаган һәм христианнар һәм мөселманнар арасында «диалог юлы»на әйләнеп кайтуның әһәмиятен ассызыклаган. Көньяк Судан Ислам советы дини килешү буенча чараларның координаторы була[37]. Көньяк Суданда дини ирекләрнең үтәлеше белән бәйле вәзгыять 2013 елдан 2018 елга кадәр дәвам иткән гражданнар сугышы аркасында начарлана[38]. Закон буенча тыелуга карамастан, илдә мөселманнарны дини билге буенча дискриминацияләү очраклары бар[35].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Южный Судан. Все о Южном Судане: география, экономика, достопримечательности. www.gecont.ru. 2018-12-04 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Pew Research Center: Religion & Public Life. www.pewforum.org. 2017-05-21 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Religious Beliefs In South Sudan (ингл.), WorldAtlas. 2 декабрь 2018 тикшерелде.
  4. SOUTH SUDAN 2016 INTERNATIONAL RELIGIOUS FREEDOM REPORT.
  5. 5,0 5,1 South Sudan calls for religious tolerance and peaceful coexistence - Sudan Tribune: Plural news and views on Sudan. www.sudantribune.com. әлеге чыганактан 2019-12-21 архивланды. 2018-12-04 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 6,2 South Sudan's Muslims welcome secession, The Daily Star (2011-01-09). 21 май 2017 тикшерелде.
  7. 7,0 7,1 7,2 South Sudanese Muslims. insamer.com. әлеге чыганактан 2020-02-17 архивланды. 2018-12-02 тикшерелгән.
  8. Religions in South Sudan | PEW-GRF. www.globalreligiousfutures.org. әлеге чыганактан 2018-12-02 архивланды. 2018-12-02 тикшерелгән.
  9. Мазхабы – четыре религиозно-правовые школы (рус.), islam.ru (2014-08-28). 3 декабрь 2018 тикшерелде.
  10. Александр Ханников. Энциклопедия ислама. — Litres, 2017-09-05. — 334 с. — ISBN 9785457182714.
  11. Ханна Омархали, Татьяна Чумакова, Михаил Стецкевич, Марианна Шахнович, Сергей Фирсов. Религиоведение 3-е изд., пер. и доп. Учебник для академического бакалавриата. — Litres, 2018-05-01. — 382 с. — ISBN 9785041137205.
  12. 12,0 12,1 12,2 Евразийская дуга нестабильности и проблемы региональной безопасности от Восточной Азии до Северной Африки. www.orient.spbu.ru. әлеге чыганактан 2018-12-01 архивланды. 2018-12-01 тикшерелгән.
  13. Trade and the Spread of Islam in Africa. www.metmuseum.org. 2018-12-03 тикшерелгән.
  14. Судан (государство) / гл. ред. А. М. Прохоров . — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.]).
  15. 15,0 15,1 15,2 Южный Судан – Черная Африка, решившая отделиться от арабского мира. www.portalostranah.ru. 2018-12-01 тикшерелгән.
  16. John Pike. Darfur Sultanate - 1596-1916. www.globalsecurity.org. 2017-05-21 тикшерелгән.
  17. История борьбы за независимость Южного Судана, ТАСС. 1 декабрь 2018 тикшерелде.
  18. М.В. Исобчук: Проект Российского научного фонда № 15-18-00034 «Обеспечение баланса в межнациональных отношениях: региональные автономии, целостность государства и права этнических меньшинств». Южный Судан.
  19. John Pike. Sudan Civil War. www.globalsecurity.org. 2017-05-21 тикшерелгән.
  20. Референдум о независимости Южного Судана состоялся, РИА Новости. 21 май 2017 тикшерелде.
  21. Nam H. Nguyen. История каждой стране по всему миру на русском языке: History of Each Country around the World in Russian. — Nam H Nguyen, 2018-02-06. — 521 с.
  22. Library, CNN. Sudan Fast Facts (ингл.), CNN. 3 декабрь 2018 тикшерелде.
  23. Global Religious Landscape Table - Number of Population- Pew Forum on Religion & Public Life (2012-12-21). әлеге чыганактан 2012-12-21 архивланды. 2018-12-01 тикшерелгән.
  24. countrymeters.info. Население Южного Судана 2018 | Численность населения Южного Судана. countrymeters.info. 2018-12-04 тикшерелгән.
  25. Андрианов Б. В. Даго // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков.. — М.: Большая Российская Энциклопедия, 1999. — С. 154.
  26. Калиновская К. П. Берта // Народы и религии мира: Энциклопедия /  . — М.: Большая Российская энциклопедия, 1999.
  27. Чубарьян О.А., Ищенко В.В., Кордонский С.Г., Мироненко С.В, Молчанов Д.В., Островский М.В., Пыжиков А.В., Ткач О.П., Фурсенко А.А., Хвостова Д.О. . — 2007.
  28. Лев Миронович Минц. Большая энциклопедия народов : для школьников и студентов. — ОЛМА Медиа Групп, 2007. — 644 с. — ISBN 9785373010535.
  29. Лев Миронович Минц. Народы мира. — ОЛМА Медиа Групп, 2007. — 648 с. — ISBN 9785373010573.
  30. Калиновская К. П. Динка // Народы и религии мира: Энциклопедия /  . — М.: Большая Российская энциклопедия, 1999.
  31. Берзина С. Я. . Мабан // Народы и религии мира: Энциклопедия /  . — М.: Большая Российская энциклопедия, 1999.
  32. Islamic increase perceived in Wau as life is routine - Sudan Tribune: Plural news and views on Sudan. www.sudantribune.com. әлеге чыганактан 2016-12-20 архивланды. 2017-05-21 тикшерелгән.
  33. International Religious Freedom Report for 2012. www.state.gov. 2017-05-21 тикшерелгән.
  34. Kiir names Sheikh Juma new Islamic affairs adviser. Radio Tamazuj. 2019-01-04 тикшерелгән.
  35. 35,0 35,1 International Religious Freedom Report for 2012. www.state.gov. 2018-12-01 тикшерелгән.
  36. South Sudan’s Kiir orders return of Muslim properties - Sudan Tribune: Plural news and views on Sudan. www.sudantribune.com. әлеге чыганактан 2018-12-04 архивланды. 2018-12-03 тикшерелгән.
  37. South Sudan Muslims demand representation in government (ингл.), Radio Tamazuj. 2 декабрь 2018 тикшерелде. <nowiki>
  38. South Sudan profile (ингл.), BBC News (2018-08-06). 1 декабрь 2018 тикшерелде.