Суданда ислам

Суданда дин

Суданда ислам (гарәп. الإسلام في السودان‎, ингл. Islam in Sudan) ― күпчелек дине (2020 елга кадәр ― дәүләт дине). Ил халкының (44,9 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ― Мәлики мәзһәбе сөнни мөселманнары. Илнең башкаласы Хартумда аз санлы шигый җәмгыяте бар[1]. Суданда суфичылык тарикатьләренең (Әнсар, Хәтмия һ. б.) йогынтысы зур[2].. 2020 елга кадәр илдә шәригать кануннары көчендә булган[3].

Суданда ислам
Дәүләт  Судан
 Суданда ислам Викиҗыентыкта
Хартум белән Кәримә арасындагы оазистагы мәчет

Тарих үзгәртү

 
Сеннар мәчете. XVII гасырда төзелгән
 
Суфилар Омдурман урамында

Хәзерге Судан территориясенә ислам дине озак вакыт аралыгында (VIII―XVI гасырлар) төрле сугышлар сәбәпле, шулай ук сәүдә элемтәләре аша үтеп кергән.

Суфичылык тарикатьләре IX―XIV гасырларда исламны таратуда зур роль уйный, алар Төньяк Африкада һәм Сахарадан көньякка таба ― Гана һәм Мали корольлекләрендә сәүдә юлларында җирле кабиләләрне үз диннәренә җәлеп итү белән шөгыльләнә. Алар шулай ук Нигер елгасы ярларында суфиларга гыйбадәт кылу өчен өчен махсус биналар ― зәвияләр(ингл.) булдырганнар.

XVI―XVIII гасырларда хәзерге төньяк Судан территориясендә бәйсез мөселман дәүләтләре — Сеннар солтанлыгы(ингл.) (1504―1821 елларда) һәм Дарфур солтанлыгы(ингл.) урнашкан булган.

1820―1822 елларда Мисыр төньяк Судан территориясен яулап ала һәм аны үзәге Хартум булган провинциясенә әйләндерә [4].

Көньяк Судан территориясендә XIX гасырга кадәр ислам дине, шудай ук христиан дине дә ныклап урнашмаган булган. Бу төбәк Мисыр пашасы (1805―1848) Мөхәммәд Али(ингл.) хакимлеге чорында Мисыр (Ислам дине) идарәсенә эләгә, һәм шул вакыттан бирле анда дини һәм этник конфликтлар булып торган. Мәһдичеләр күтәрелеше(ингл.) (1881—1899) бастырылгач, 1899―1955 елларда әлеге төбәк Британия контролендә була.

1956 елда Судан бәйсезлек алгач, мөселманнар дәүләт оешмаларында барлык төп вазифаларны били.

1991 елның мартында Суданда шәригать кануннары буенча җәза бирүне, шул исәптән кулларны ампутацияләүне дә күздә тоткан җинаять законы кабул ителгән[5]. Башта бу чаралар илнең көньягында файдаланылмаган диярлек, әмма 1993 елдан хөкүмәт мөселман булмаган казыйларны алмаштыра башлый. Моннан тыш, шәригать нормаларын үтәүне контрольдә тоту өчен җәмәгать тәртибе полициясе булдырыла<ref name="казни">.

Суданның гарәп мөселман төньягы һәм кара тәнле христиан көньягы арасындагы раса һәм дини конфликтлар беренче (1955―1972), икенче (1983―2005) Ватандашлар сугышлары вакытында кабат кабына.

2020 елның сентябрендә Судан конституциясе динне дәүләттән аера, илне дөньяви дип игълан итә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Emile Nakhleh. . — ISBN 1400829984.
  2. Hamid Eltgani Ali. . — ISBN 9781317964643.
  3. Судан: женщину приговорили к казни за отказ от ислама. BBC Україна. 2018-12-01 тикшерелгән.
  4. Энциклопедия Кольера
  5. Darfur. National Geographic Polska (2009-04-09). әлеге чыганактан 2012-08-18 архивланды.