Кэрри Фишер, Кэрри Фрэнсис Фишер (ингл. Carrie Frances Fisher, 1956 елның 21 октябре, АКШ, Калифорния, Лос-Анджелес, Беверли-Хиллз — 2016 елның 27 декабре, шунда ук) — АКШ кино актрисасы, сценарийлар һәм проза язучы. «Йолдыз сугышлары» (ингл. Star Wars) телесагасында уйнаган шаһбикә Лея Органа роле белән танылу алган[2].

Кэрри Фишер
Туган телдә исем ингл. Carrie Frances Fisher
Туган 21 октябрь 1956(1956-10-21)
АКШ, Калифорния (штат), Лос-Анджелес, Беверли-Хиллз
Үлгән 27 декабрь 2016(2016-12-27) (60 яшь)
АКШ, Калифорния (штат), Лос-Анджелес
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Форест-Лаун[d]
Милләт яһүдә
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Әлма-матер Сара Лоуренс көллияте[d], Үзәк сәхнә теле һәм драма сәнгате мәктәбе[d][1] һәм Беверли-Һиллз мәктәбе[d]
Һөнәре кино актрисасы, сценарийчы, прозаик
Җефет Пол Саймон[d]
Өйдәш Bryan Lourd[d] һәм Пол Саймон[d]
Балалар кызы Билли Лурд, актриса
Ата-ана
  • Эдди Фишер, җырчы (әти)
  • Дебби Рейнольдс, актриса (әни)
Кардәшләр Тодд Фишер[d], Джоэли Фишер[d] һәм Триша Ли Фишер[d]
Бүләк һәм премияләре «Грэмми» (2018, вафатыннан соң) «Грэмми»
Сайт http://carriefisher.com/

 Кэрри Фишер Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1956 елның 21 октябрендә АКШның Калифорния штатындагы Беверли-Хиллз шәһәрендә туган. Әтисе җырчы Эдди Фишер (1928-2010) (Eddie Fisher), әнисе актриса Дебби Рейнольдс (19322016). Әтисе ягыннан бабасы Җозеф Тиш (19011967) һәм әбисе Гита Винокур (19021991) Русиядән күчеп килгән мөһаҗир яһүдләр булган. 1959 елда әтисе, гаиләсеннән китеп, актриса Элизабет Тейлорга (1932-2011) өйләнә, бер елдан әнисе дә аяк киеме сатучы Гарри Карлга кияүгә чыга. Балачактан актриса булырга хыялланган Кэрри, әнисе Деббига ияреп, сәхнә артын күреп үсә. Беверли-Хиллз мәктәбен тәмамлагач, Үзәк сәхнә теле һәм драма сәнгате мәктәбендә (ингл. Central School of Spench and Drama) 18 ай актриса һөнәренә өйрәнә. Тамашачы аны беренче тапкыр 1973 елда «Ирэн» мюзиклында күрә[3]. Беренче тапкыр кинога 1975 елда «Шампунь» фильмында Лона Кампф ролендә төшә.

Әнисе актриса Дебби Рейнольдс белән булган катлаулы мөнәсәбәтләре турында язган «Упкын ярыннан открыткалар» исемле китабы буенча Майк Николс 1991 елда шул исемдә фильм төшерә.

Соңгы тапкыр 2015 елда «Йолдыз сугышлары: Куәт уяна» фильмында төшә.

2016 елның 23 декабрендә Лондоннан Лос-Анджелескә очучы очкычта йөрәге туктап, берничә көннән, 2016 елның 27 декабрендә 61 нче яшендә инсульттан вафат була[4].

Гаилә хәле үзгәртү

I ире (1983-1984 елларда) — Пол Саймон (1946), рок-музыкант.
II ире-өйдәше (1991-1994 елларда) — Брайан Лурд (ингл. Bryan William Lourd, 1960), сәнгатькәрләр агенты. Кызлары Билли Лурд (1992), актриса.

2016 елда чыккан «Шаһзадә көндәлеге» исемле автобографик китабында 1976 елда «Йолдыз сугышлары» сагасын төшергән вакытта 3 ай актер Һаррисон Форд (1942) белән яшәвен телгә ала.

Фильмография үзгәртү


Әдәбият үзгәртү

 
Беренче ире Пол Саймон. 1982
  1. Октябрь аенда кабынган йолдызлар. Кэрри Фишер. «Сөембикә», 2016 ел, октябрь, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү