Сәлам!

үзгәртү
 
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, GGA70, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!  

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

 
имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 14 гый 2021, 12:37 (UTC)Җавап бирү

Түбән Чыршылы мәктәбе

үзгәртү

Хөрмәтле кулланучы GGA70! Бәйгегә кушылып, татар телле мәдәниятне саклауга һәм мәңгеләштерергә керткән өлешегез өчен изге рәхмәт! Материалыгызны Түбән Чыршылы мәктәбе битенә күчердем, сезнең язуыгызны күрсәтүче тамганы урнаштырдым, сезнең катнашучы битенә дә проект катнашучысы калыбын урнаштырдым. Киләчәк материалларны зинһар монда (шәхси бәхәс битегезгә) урнаштырмагыз - эшләребез күп, моннан күрми калуыбыз һәм аны беркемгә күренмичә ятуы ихтимал.

Түбән Чыршылы авылы тарихы ( дәвамы)

үзгәртү

Хөрмәтле кулланучы GGA70! Бәйгегә кушылып, татар телле мәдәниятне саклауга һәм мәңгеләштерергә керткән өлешегез өчен изге рәхмәт! Материалыгызны Түбән Чыршылы тарихы битенә күчердем, сезнең язуыгызны күрсәтүче тамганы урнаштырдым, сезнең катнашучы битенә дә проект катнашучысы калыбын урнаштырдым. Киләчәк материалларны зинһар монда (шәхси бәхәс битегезгә) урнаштырмагыз - эшләребез күп, моннан күрми калуыбыз һәм аны беркемгә күренмичә ятуы ихтимал.

Түбән Чыршылы сулыклары

үзгәртү

Түбән Чыршылы тирәсендәге сулыклар.

      Түбән Чыршылы авылын чын мәгънәсендә чишмәләр төбәге дип атап була. Авылның төньягында  көнчыгыштан көнбатышка таба Куак елгасы ага. Аны таулардан, җир куеныннан тибеп чыккан чишмәләр туендыра.
    Җиде чишмә.  Ул җиде җирдән чишмә  агып чыкканга шулай аталган.   Хәзер өч кенә, әмма исеме шулай калган. Аларның ни өчен юкка чыгуы билгесез. Дүрт чыганак 40 еллар чамасы элек юкка чыккан.  Җиде чишмә бер километр ераклыкта авылның төньяк –көнбатыш өлешендә  тауның көньяк – көнбатыш итәгендә  тибеп чыккан  
   Заһид чишмәсе.  Заһид исемле кеше чишмәне табып, казып һәрвакыт тәртипкә китереп торганы өчен шулай аталган. Елъязмаларга ышансаң, ул инде 1906 елдаа телгә алына.    Бу чишмә авыл уртасында  калкулыкның төньяк битеннән агып чыга.  
    Бозкын чишмәсе. Суы боз кебек салкын булганга шулай аталган.  Чишмә киң болын янында агып чыккан. Элек анда чалгычыларның чагы тавышы яңгырап торган. Хатын – кызлар печән чабучы ирләренә  шул чишмә суыннан ясалгн әйрән алып килгән. 1895 елда туган әтиемнең әбисе  кыз чагында ук шул чишмәгә барулары турында сөйләгән иде.    Әлеге чишмә авылдан көньякта  өч йөз метр ераклыкта урнашкан.
    Мәннәф чишмәсе.  Мәннәф исемле кеше чишмәне табып, казып һәрвакыт тәртипкә китереп торганы өчен шулай аталган. Чишмә авылдан ике йөз метр ераклыкта тау битенең көньягыннан  агып чыга. Чишмәнең Куак суына агып төшкән тугайлары киң булып җәелгән. Елганың яр буйларында чишмә тарихын тын гына саклаучы таллар башларын игән.
   Чишмә. Аның исеме юк. Бу көчле чишмә ике урамны: Җилйотар урамын ( трубалар буенча килеп дүрт урында ага), Калмык ( ике урында) тәмле, саф суы белән туендыра.

   Җилйотар урамын төшеп беткәч ясалма күл җәелеп ята. Аны Җилйотар урамы чишмәләре туендыра. Бу буаны сугышка кадәр үк пәҗи батыру өчен  ясаганнар. Башта бәләкәй генә булган. Бак күп үрчегән. Шуңа аны әле бака күле дип тә йөрткәннәр. Хәзер ул чагыштырмача зур. Анда карп, кәрәкә, чабак балыклары йөзә. Берничә ел чуртан да үрчетеп карадылар. Соңгы берничә елда күлне суүсем баса башлады. Авыл халкы күлгә ярдәмгә килә. Өмә ясап аны чистарта.

Чыганаклар: 1. Ф.Г.Гарипова « Татарская гидронимия » Казань – 1998

                      2.Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү музее

Түбән Чыршылыга багышланган җырлар

үзгәртү

Түбән Чыршылы авылына багышланган җыр Әнвәр Бакиров көе, Рамазан Байтимеров сүзләре Кайда гына юллар чакырса да, мин китәргә дуслар ашыкмыйм. Баллы тауга, Куак суларына Чыршылыма чөнки гашыйк мин. Безнең якта туып үскән яшьләр Эшкә батыр, төскә сөйкемле. Шаулап торган гүзәл авылым да , Гөрләп үскән бакча шиелле. Буразнамда тамган тирләремне Таң җилләре белән сөртәм мин. Туган якка, туган авылыма Керсез сөю саклап йөртәм мин.

ЧИШМӘЛЕ ИЛ - ТҮБӘН ЧЫРШЫЛЫ Фәнис Мотыйгуллин сүзләре., Каюм Шәрәфев көе. Кайда гына гомер кичерсәк тә, Синең белән һәрчак җаныбыз. Туфрагыңа кайтып баш иябез, Монда тамган кендек каныбыз. Җанга ләззәт, тәнгә сихәт биргән Чишмәләрең җырлап каршылый. Дәверләрдән килгән дан-шөһрәтле. Туган авылым - Түбән Чыршылы Туган җирдән башка тагын кайда Табалырмын нинди ямь генә? Мәннәф чишмәм, Тегермән таулары – Мин гашыйкмын сезгә мәңгегә. Еракларга синнән китәр булсам. Өзеләдер җанның бер кылы. Җиргә ятып чишмә моңын тыңлыйм. Чишмәле ил - Түбән Чыршылы. Язмыш җиле туган нигезләрдән Тамырларны берүк өзмәсен. Ата- бабам рухы рәнҗемәсме Бәхетемне читтән эзләсәм? Шанлы үткән мирас булып кайтсын. Чишмәләрнең җьгры аркылы. Сынауларны җиңгән көч-кодрәтле Туган авылым - Түбән Чыршылы.