Түбән Чыршылы тарихы
Бу элек Самар губернасы һәм ТАССРның Чыршылы вулысы административ үзәге, соңрак Шөгер районына кергән Түбән Чыршылы (Лениногорск районы) авылы тарихын тасвирлауга багышланган мәкалә.
Авылның барлыкка килүе
үзгәртүАвылга нигез салучылар чукындыру сәясәтеннән качып килеп табигатьнең гүзәл почмагына: урман аланына чәше (шалаш) куеп яши башлыйлар.
Авылның исеме
үзгәртү- Чәше – печәнне яисә көлтәне, ут якмый гына, табигый киптерү өчен мәшһүр Ленин шалашы тибында ясалган әвен ул.
- XVIII гасырда район җирләре аша узып киткән немец галиме П.С. Паллас үзенең “Путешествие по разным местам Российской империи” ( 1773) дигән китабында болай дип яза: “Татары имеют особливый вид овинов, который называется шиши”.
- “ В деревне Шачили, что на реке Шачили”.
- “ Деревня Чершиллы, при речке Куваке” дигән гыйбәрәне без беренче тапкыр 1864 елда Санкт - Петербургта басылып чыккан “Списки населенных мест Российской империи. Том XXXVI. Самарская губерния” да күрәбез.
- Һәрхәлдә “Чыршылы” торак пунктына урыслар таккан исем ул. Шулай итеп, авыл “Чыршылы” дип языла башлый, ә инде гасырларыбызның илленче елларында телгә дә шул исем белән кереп китә.
Авыл тарихының төп даталары
үзгәртү- 1665 елларда авылның (мәчет) мәхәлләсе булуы билгеле
- 1747 елда авылда 1232 кеше яшәгән
Түбән Чыршылы авылы тарихы ( дәвамы) 1900 ел. Йортлар саны — 306, халкы — 1737 (889 ир-ат һәм 848 хатын-кыз) кеше, мәчет, мәдрәсә, волость идарәсе һәм ике су тегермәне. 1910 ел. Йортлар саны — 408, халкы — 2078 (1055 ир-ат, 1023 хатын-кыз) кеше, 2 мәчет, 2 мәктәп, волость идарәсе, 2 су тегермәне. Гасыр башында Түбән Чыршылының 2579 дисәтинә уңайлы һәм 191 дисәтинә уңайсыз җирләре була. XIX гасырның туксанынчы елларында авылда кредит ширкәте оештырыла. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, Түбән Чыршылының мәшһүр мәдрәсәсе 1909 елда, Столыпин реакциясе чорында ябыла. Үз вакытында анда тарихчы, галим, язучы, мөхәррир һәм дин башлыгы Риза Фәхреддинов (Әлмәт районының Кичүчат авылында туган) укый. Мәдрәсәнең соңгы сыйныфларында укыганда ук үзе дә хәлфәлек эшен башлап җибәрә. Түбән Чыршылыда беренче фәнни хезмәтләрен яза. 1918 елның мартында Түбән Чыршылыда авыл һәм волость Советлары оеша. Шул ук елда элеккеге мәктәпләр нигезендә беренче Совет мәктәбе оештырыла. Чыршылы халкы нинди генә сынаулар, авырлыклар кичермәгән. 1922 елда, чәчүлек орлык булмау сәбәпле, җирләр чәчелми кала. Тагын ачлыктан интегә халык. 1928-30 елларда ил күләмендә колхозлашу чоры башлана. Күмәкләшү чоры башлангач, барлык мал-туар, кош- кортны шәхси хуҗалыклардан җыеп алып, байлардан тартып алынган йортларга, таш пулатларга, ишек алларына туплыйлар. Крестьян хуҗалыкларыннан кан елатып алынган атлар йогышлы авыру белән чирли башлый. Атсыз калган колхозчылар, тагын ачлык кичерә. 1929 елда колхоз төзү игълан ителгәч, колхозга “Спартак” исеме кушыла, 1931 елда авылга беренче трактор кайта. Әлеге әкәмәтне карарага бөтен авыл җыела. 1931-32 елларда товарлыклы сөтчелек һәм сарыкчылык фермалары, 1933 елда - дуңгызчылык фермасы барлыкка килә. 1937 елда “Спартак” колхозы аягында нык торучы хуҗалыклардан санала. Авыл күзгә күренеп үзгәрә, алты почмаклы йортлар үсеп чыга, клуб, китапханә, медпункт, балалар бакчасы өчен махсус биналар күтәрелә. 1937 елда инде “Спартак” колхозы аягында ярыйсы нык торучы хуҗалыклардан санала. Бу елны бөртекле ашлыкның тулай җыемы 24781 центнер тәшкил итә, колхозчыларның һәр хезмәт көненә 8 әр килограмм икмәк бирелә. Стахановчылар да “Спартак”та байтак була. Кыскасы, утызынчы елларның азакларына “Спартак” колхозы һәр яктан үрнәк, икътисадый яктан ныклы хуҗалык булып җитешә. Аның бүленми торган фонды инде 150662 сум тәшкил итә. Колхозчыларның тормышы матурлана: инде күп кенә гаиләләрдә патефон, тегү машинасы, велосипед кебек ул заманда муллыкны белдергән әйберләр барлыкка килә Ул елларда авыл мәгариф өлкәсендә дә зур уңышларга ирешә: 1930 елда, һәркайдагы сыман, мәҗбүри башлангыч белем алу кертелә. 1930-1931 уку елында Түбән Чыршылыда, районда беренчеләрдән булып, крестьян яшьләре мәктәбе (соңрак — колхоз яшьләр мәктәбе ШКМ) ачыла. 1932-1933 уку елында Түбән Чыршылы ШКМы беренче чыгарылышын ясый. Беренче чыгарылыш укучыларының күбесе соңрак менә дигән белгечләр булып җитешәләр. Мәсәлән, Әхтәм Сәхәпов, тиешле белемне алганнан соң, озак еллар буе СССР тышкы эшләр министрлыгында эшләде. Гомумән, 30 нчы елларда Түбән Чыршылы авылы халкы икътисад, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә шактый уңышларга ирешә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Түбән Чыршылының 398 ир-егете китә яу кырына. Авыл егетләре сугышта да сынатмыйлар, аларның 205е хөкүмәтебезнең орден-медальләре белән бүләкләнә, 204се исә яу кырында ятып кала. Чыршылы егетләренең батырлыгын һәм тәвәккәллеген авылдашлары Әкрәм Хәйретдиновның кыюлыгы да раслый. Атаклы Ольшанский отрядында пулеметчы булып сугышкан Әкрәм үзен генә түгел, бөтен авылдашларын, татар егетләрен данга күмә, аңа Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә. Хәзер аның исемендәге премия билгеләнде. Алтмышынчы елларда колхозның ярыйсы гына хәлләнүен түбәндәге саннар сөйли: 1965 елда иген уңышы 1955 елдагы белән чагыштырганда, ике тапкырга арта һәм бер гектардан 11 центнерга җитә. 1956 елда дуңгызлар саны 99 баш булса, 1965 елга алар 1500 гә җитә. “Спартак” колхозы шактый гына тернәкләнгән шушы елларда (1955-1967), унике ел буе аңа Хафиз Хәлимов җитәкчелек итә, авыл халкы аны әле бүгендә хөрмәт белән искә ала. Тормыш үз көенә дәвам итә.
Шулай “Аллага шөкер” - дип яшәп яткан халык өчен, тагын бер коточкыч фаҗига авыл халкын аяктан ега. Бу 1967 елның 11 маенда, Куак очындагы дуңгызчылык фермасында зур янгын чыгу. Ут, ялкын өермәсе, ике-өч сәгать эчендә, авылның икенче башына Куакбаш очына кадәр барып җитә. Тоташ ут ялкынын тутктатырлык бернинди көч табылмый. Ут давылы үзәк урамдагы колхоз идарәсе, авыл советы, кибет, клуб һәм башка биналарны харап итә.Утлы багана авылның бер башыннан икенче башына кадәр сузыла.
Йөзләгән гаилә йорт-җирсез калса да, бөтен халык көче, ил ярдәме белән тиз арада авыл өр яңадан торгызыла. Авылга яңадан нур, иман иңде! Түбән Чыршылы(Чәшеле) оештырылган, барлыкка килгән, элеккеге чорына яңадан әйләнеп кайтып, бүген райондагы иң чиста, матур аылларның берсеннән санала. Түбән Чыршылы авылы белән бәйле тарихи вакыйгалар бүгенге чор кешеләрен уйландырсын, гыйбрәт булсын иде! /Җәмит Рәхимовның “ Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе” китабыннан алынды/
Чыганаклар
үзгәртү- государственный архив Самарской области, фонд 1 , опись 1, дело 5870, листы 64 оборот – 65 (1665 год)
- II перепись (1731) населения дер.Шалчали , что наречили Шалчалей татары Казанского уезда Алатской дороги
- III переписьнең титул битендә: “Дер. Шалчалей, 1747 год”
- П.С. Паллас “Путешествие по разным местам Российской империи” ( 1773)
- “Списки населенных мест Российской империи. Том XXXVI. Самарская губерния” 1864 ел, Санкт - Петербург
- Рәсим Хәбибулла “Түбән Чыршылы – гыйлем чишмәсе”
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|