Түбән Чыршылы мәктәбе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Түбән Чыршылы мәктәбеТатарстанның Лениногорск районы торак пункты Түбән Чыршылы авылында эшләп килүче урта гомумбелем бирү учреждениесы.

Түбән Чыршылы мәктәбе
Төре:

урта гомуми белем бирү

Адресы:

Татарстан байрагы Түбән Чыршылы, Лениногорск районы, Татарстан

Телләр:

татар теле, рус теле, инглиз теле

Тарихы үзгәртү

 1930 – 1931  уку елында Түбән Чыршылыда районда беренчеләрдән булып крестьян яшьләре мәктәбе ( соңрак колхоз яшьләре мәктәбе  ШКМ ачыла: башта бишенче, аннан – алтынчы, ниһаять җиденче сыйныфлар./ Җәмит Рәхимев “Сайланма әсәрләр ( авыллар тарихы)”К.: Рухият, 2008, 158 б./ 
 1934 елдан  - 7 еллык мәктәп
 1960 елдан – 8 еллык мәктәп
  Колхоз көче белән 1961 елда яңа мәктәп бинасы салу эшенә керешәләр. Мәктәп төзү өчен беренче материаллар шул елның март аенда кайтарыла башлый. Авыл балаларына төпле гыйлем бирүче мәдрәсәнең ташлары яңа мәктәпнең нигезенә салына. Мәктәпне төзү эшен башлап җибәреп, ахырына чаклы башкаручы – ул вакытта “Спартак” колхозы рәисе Хафиз әфәнде  Хәлимов була. Төзү эшләрен колхозның Хәтиф Сафин  җитәкләгән төзелеш бригадасы башкара.. Ул вакытта авыл Советы рәисе  Гатуф Фәхриев  һәм сәркатибе Гаяз Фәтхетдиновлар да төзелеш материаллары табуда ярдәм күрсәттеләр. 
  Унтугыз айдан  калай түбәле таш мәктәп 1962 елның октябрендә файдалануга тапшырыла. Күп кенә мәктәпләр кебек, Түбән Чыршылы мәктәбе дә  “п” хәрефе рәвешендә салынды. Мәктәпнең кечкенә генә булса да спортзалы, пионер бүлмәсе, төрле тәҗрибәләр үткәрү өчен химия – физика лабораториясе, буфет, директор һәм укытучылар бүлмәләре бар иде. / “Түбән Чыршылы – гыйлем чишмәсе” Рәсим Хәбибулла китабыннан.62 б./
   1966 - 1967 уку елыннан башлапи 1978 елга кадәрге чорда, мәктәп барысы 617 егеткә һәм кызга урта белем бирә. Шуның 80 укучысы кичке урта мәктәпне тәмамлый.
   1974 елдан башлап укыту хезмәт белән бергә бәйләп алып барыла. Укучылар  җәйге айларда күмәк хуҗалык җитештерүчәнлегенең  төрле тармакларында эшлиләр. 9 – 10 сыйныфларда машина йөртергә өйрәнү дәресләрендә укучыларга трактор, комбайн  һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарында эшләү күнекмәләре бирелә.
   1980 – 1990 елларда һәр  елны диярлек  15 – 20 укучыга тракторист – машинист  һөнәре алганлыгы турында таныклык бирелә.
      1986 елда Сафина Розалия Солтан кызы укытучылар коллективы ярдәме белән мәктәп музеен оештыра.   
  Мин дә ун класс белемне шушы мәктәптә алдым ( 1977 – 1987 еллар). Ул вакытта укыткан беренче укытучым Әхмәдиева Мөслимә Зиннур кызына, урта һәм зур сыйныфларда сыйныф җитәкчесе , математика, геометрия фәненә мәхәббәт уятучы Шафигуллин Рәфкать Зинәтулла улына аеруча рәхмәтем зур.
  XX гасыр азагында мәктәп директорыбыз Гафурова Сәлия Галим кызы яңа  мәктәп төзү юлында йөри башлады. Ул төрле киртәләргә очраса да, яңа мәктәп эше “кузгалып китте”.
  ...Ниһаять  2001 елның 1 сентябере, яңа мәктәп ачу тантанасы. Түбән Чыршылы мәртәбәле кунакларны каршы ала: Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәгариф министры  Ф.Ф. Харисов,  Азнакай  район җитәкчесе, авылдашыбыз Ә.Г.Исхаков һәм бик күп башкалар. 

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе музееннан.

Сылтамалар үзгәртү