Рындин Кузьма Васильевич24 август 1893 ел, Уфа губернасының Уфа өязе[2] , Ерал авылы — 10 февраль 1938, Мәскәү) — совет фирка һәм дәүләт эшмәкәре. 1924 елдан Үзәк комитеты агзасына кандидат, 1930 елдан ВКП(Б) ҮК әгъзасы. ССРБ-ның ВЦИК һәм ЦИК әгъзасы. ССРБ Эчке эшләр буенча Халык комиссариатының аерым өчәү составында була.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 24 август 1893(1893-08-24)
Туу урыны Ерал (Әшә районы), Әшә районы, Златоуст округы, Урал өлкәсе, РСФСР
Үлем датасы 10 февраль 1938(1938-02-10)[1] (44 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны «Коммунарка» ату полигоны[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы XVII съезд ВКП(б)[d]
Әгъзалык СБКФ ҮК, Центральный исполнительный комитет СССР[d] һәм Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты
Бүләкләр
Ленин ордены

Биографиясе үзгәртү

Һөнәрче гаиләсендә туган. Авылында башлангыч мәктәптә белем ала. 1914 елда Сем тимер кою заводына керә. 1915 елдан алып РСДРП әгъзасы. Эшче яшьләр түңәрәге, аннары оешмасын оештыручысы.

1916 елда ихтилал маевкасында катнаша. Кулга алынудан куркып, Ревда каласына китә һәм металлургия заводына слесарь булып эшкә керә. Соңыннан Түбән Тагилга китә.

Февраль революциясеннән соң Семгә кайта. 1917 елда РСДРП(б)-ның Сем комитетын һәм ревкомны җитәкли, Уфа губерна башкарма комитеты составына керә.

1918 елның июненнән — Семдә һәм аның районында Колчак тылында яшерен абыну.

1919 елда Уфа губчека рәисе, РКП(б)-ның губерна комитеты, губерна башкарма комитеты әгъзасы.

1920 елда Көнбатыш фронтта РККА-да сәяси эш алып бара.

Ватандашлар сугышы тәмамланганнан соң Уралга кайта. 1921-1922 елларда Златоуст фирка комитеты секретаре, өяз башкарма комитеты җитәкчесе. 1923 елда РКП(б)-ның Лысьва районында җаваплы катиб, 19241925 еллардаТүбән Тагилда, 1925-1927 елларда — Пермь округ комитеты, 1927 елда — РКП(б.)-ның Җаек өлкә комитеты секретаре.

Троцкист-зиновьев блогын тар-мар иткән 1927 елның декабрендәге XV съезда Рындин үзен оппозицияга карата хәлиткеч чаралар яклы итеп күрсәтә, Үзәк комитет линиясе белән уртаклашмаганнар фирка сафыннан куып чыгаруга чакыра[3]..

1928 елның октябрь-ноябрь айларында Бухарин һәм аның яклылардан киң тазарту эшләре үтә. 1929 елның сентябрендә Рындин бу эшләр белән җитәкчелек итә.

1929 елдан алып башкалада партоешмада эшли: ВКП(б)-ның Мәскәү комиссиясен һәм өлкә РКИ-сын җитәкли, 19301934 елларда Мәскәү өлкә комитеты һәм фирка шәһәр комитетының 2-се секретаре.

Чиләбе өлкәсендәге җитәкчелеге үзгәртү

1934 елның 22 гыйнварыннан яңа оештырылган Чиләбе өлкә комитетының һәм ВКП(Б) шәһәр комитетының 1-се секретаре. Чиләбе өлкәсе белән дүрт елга якын җитәкчелек итә. Бу чор ССРБ Эчке эшләр халык комиссариатының 1937 елның 30 июлендәге 00447 санлы боерыгы[4] буенча оештырылган аерым өчәү составына керү белән билгеләнә һәм сталин репрессияләрендә актив катнаша[5]. .

1934 елда аның башлангычы белән Чиләбе өлкәсендә тракторларга катнаш тагылмалар кертү башлана, бу бер вакытта сөрергә, тырматырга һәм чәчергә мөмкинлек бирә. Тракторның бер йөрешендә өч операция үтәве ягулыклы экономиялауга һәм чәчүне тиз арада үткәрүгә мөмкинлек бирә. 1935 елда Рындин ярдәмендә ашлык суккычлар өчен транспортерлар үзләштерү үтә, алар иген сугуны автоматлаштырырга һәм дүрт кеше хезмәтен алмаштырырга мөмкинлек бирә.

Рындин фирка җитәкчеләренә урында авыл хуҗалыгы белгечләре — агроном, механизатор, малчылар өчен шартлар булдыруны таләп итә.

Ул яңача чәчү ысулын тәкъдим иткән агроном Г. М. Сироткинның эшләре белән кызыксына. 1936 елда ук Рындин ярдәмендә Чиләбе өлкәсендә 120 мең гектарда ашлык культуралары яңа ысул белән чәчелә. Бу уңышны күпкә арттырырга мөмкинлек бирә. Сиротин һәм Рындинның башлангычын игенчелек халык комиссары Чернов хуплый.

1934-1936 елларда Рындин исеме белән Чиләбе өлкәсендә 20-гә якын колхоз, әртил һәм шахталар атала.

Чиләбе исемен үзгәртү буенча план үзгәртү

«Иптәш Сталин! Киләсе эш буенча сездән күрсәтмәләр сораем. Соңгы ел ярым эчендә Чиләбе шәһәренең исемен үзгәртү турында өлкә оешмалар каршында сорау куела. Бу тәкъдим аерым иптәшләр тарафыннан да, партиянең өлкә комитеты пленумында да, шәһәрнең фирка җыелышларында да әйтелә.

„Чиләбе“ рус телене тәрҗемә ителгәндә „чокыр“ дигәнне аңлата. Шуңа күрә сөйләшкәндә „челяба“ сүзе еш кына нидидер кире һәм артта калган кебек кулланыла. Шәһәр исеме күптән инде иске, ул аның эчтәлегенә тап килми.

Ихтилал еллары эчендә, бигрәк тә биш еллык чорлар вакытында шәһәр нык үзгәрде. Иске казак - сәүдәгәр калачыгыннан эре индустриаль үзәккә әверелде.

Менә нилектән шәһәрнең иске исеме бүгенге чын хәленә тап килми. Шуңа күрә без Сездән Чиләбе шәһәрен Каганович дип үзгәртү өчен рөхсәт сорыйбыз. Исемен үзгәртүне якынлашып килгән советларның өлкә съезында үткәргәндә яхшы булыр тору.

Коммунистик сәлам белән РЫНДИН 36. Х. 19»

Сталин резолюциясе: «Каршы. И. Ст.»

Бүләкләре үзгәртү

  • 20.12.1935 — 1378 санлы Ленин ордены — авыл хуҗалыгы өлкәсендәге зур уңышлары һәм авыл хуҗалыгы буенча дәүләт планнарын арттырып үтәгәне өчен.

1935 елдан алып 1937 елга кадәр Рындин К.В. исемен Чиләбе өлкәсе Подовинный авыл Советының Подовинное авылындагы «Половинный» совхозы йөртә.

Кулга алынуы һәм үлеме үзгәртү

1937 елның 12 октябрендә вазифасын башкару вакытында кулга алына ( ВКП(Б) Үзәк Комитетының октябрь пленумында катнашу өчен Мәскәүгә чакырыла). Кулга алынганнан соң шунда ук ВКП(Б) Үзәк Комитеты составыннан чыгарыла. Террористик контрреволюцион оешмада катнашуда гаепләнә. К. Рындин исеме 1937 елның 1 ноябренә билгеләнгән (<Элекке> ВКП(б) ағзалары һәм кандидатлары грифы астында 45 кешедән торган исемлектә 19 нчы була). 1938 елның 8 февралендә ССРБ Югары судының хәрби коллегиясе хөкем карарын раслый. 1938 елның 10 февралендә атып үтерелә.

1956 елның 14 мартында үлгәннән соң аклана.

Җирләнгән урыны — Бутово-Коммунарка[6]. .

Фотосүрәтләре үзгәртү

Әсәрләре үзгәртү

  • Мәйдан фирка оешмасы эше турында: ЦК ВКП(Б) Пленумының 1937 ел февраль-март аендагы чыгышы . // Тарих мәсьәләләре. 1995. № 7.

Әдәбият үзгәртү

  • Рындин Кузьма Васильевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  • Рындин Кузьма Васильевич (родился в 1893 г.) — партийный работник на Урале // История индустриализации Урала (1933—1937): Док. и материалы. Свердловск, 1984;
  • Алексин А. Г. Сто процентов истины // Реабилитирован посмертно. М., 1989;
  • Юдина Л. С. Рындин Кузьма Васильевич (1893—1938) // Большевики-ленинцы на Урале. Свердловск. 1989;
  • Рындин Кузьма Васильевич // Край наш южноуральский, 1993: Рек. указ. лит. 1993. Ч., 1992;
  • Плотников И. Ф. Рындин Кузьма Васильевич // Уральская историческая энциклопедия. Екатеринбург, 2000.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рындин Кузьма Васильевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. ныне Ашинского района Челябинской области
  3. Ольга ТИТОВА — Преданный Сталину 2014 елның 1 февраль көнендә архивланган.//«Вечерний Челябинск» № 227 (11360) от 16.07.2010
  4. Составы троек в 1937−1938 годах // Сайт Nkvd.memo.ru
  5. Сталинский план по уничтожению народа: Подготовка и реализация приказа НКВД № 00447 «Об операции по репрессированию бывших кулаков, уголовников и других антисоветских элементов» // Архив Александра Н. Яковлева
  6. Кузьма Васильевич Рындин, Компьютерная база данных «Жертвы политических репрессий, расстрелянные и захороненные в Москве и Московской области в период с 1918 по 1953 год»