Корбан-роман

2013 елның фильмы

«Корбан-роман» — Татарстанда төшерелгән нәфис фильм (рус телендә).

Корбан-роман / Qorban-roman
рус. Курбан-роман. История с жертвой[1]
Режиссёр Салават Юзиев
Продюсер Марина Галицкая
Сценаричы Илдар Әбүзәров
Салават Юзиев
Баш ролләрдә Даниил Шиһапов
Эрнест Тимерханов
Александра Елагина
Роза Хәйруллина
Ләйсән Дусаева
Оператор Дмитрий Передня
Көйязар Радик Сәлимов
Бию куючы Н. Ибраһимова
Киноширкәт Җитештерү:
«Инновация» студиясе
Ил Русия Русия
Татарстан Татарстан
Тел русча
Дөнья күрү 11 сентябрь 2014[2],

А. С. Пушкин премиясе лауреаты Илдар Әбүзәровның «Корбан-роман» повесте (2009) буенча кыйсса (рус. притча) жанрында төшерелгән.

Эчтәлеге үзгәртү

Вакыйга Польшада бара. Марс белән Йосыф — абыйлы-энеле скрипкачылар. Марс — билгеле музыкант, концертлар белән илләр гизә. Йосыф оркестр чокырында 6- пультта гына утырса да, абыйсына: «Синең бармакларыңда музыка бар, йөрәгеңдә — юк», — дип бәя куя.

Йосыф Марысяны ярата, ә Марыся үзенең дус кызы Камиллага өйләнгән Марсны ярата. Марыся өчен бәхәстә абыйлы-энеле кан дошманга әйләнә. Марысяның авыру икәнен белгән Йосыф, нәзер итеп, корбан чалдырырга була (кинофильмның исеме дә шуннан алынган).

Повестьтан аермалы буларак (анда ике героиня да үлә), кинофильмда Камилла гына юл кырылышында һәлак була.

Рольләрдә үзгәртү

 
Д. Шиһапов Йосыф ролендә
Актёр Роле
Даниил Шиһапов Йосыф Йосыф
Эрнест Тимерханов Марс Марс
Александра Елагина Марыся Марыся
Ләйсән Дусаева Камилла Камилла
Роза Хәйруллина Хәбирә-апа Хәбирә-апа
Нурлан Канетов бию

Төшерү төркеме үзгәртү

 
Фильмнан күренеш

Дөнья күрүе үзгәртү

  • 2013 — IX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә трейлеры күрсәтелә.
  • 2014 — X Казан халыкара мөселман киносы фестивале алдыннан «Мир» кинотеатрында (Казан) фильмны беренче ябык күрсәтү (рус. закрытый показ) була.
  • 2014, октябрь — I халыкара «Ефәк юлы» кинофестивалендә (Сиань, Шэнси провинциясе, Кытай) күрсәтелә.

Чыганаклар үзгәртү

  1. М. Подольская. «Корбан-роман» — гомуми темага бик Казанча фильм. «Казань», 2014, № 9.
  2. А. Мирханова. Күк — якын. «Корбан-роман»ны карагач. «Казань», 2014, № 9.

Моны да карагыз үзгәртү

Трейлерын карарга 2014 елның 3 октябрь көнендә архивланган.

  1. 1,0 1,1 https://www.kinopoisk.ru/film/kurban-roman-istoriya-s-zhertvoy-2014-894189/
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.