Даниил Шиһапов

Даниил Шиһапов (Даниил Ренат улы Шиһапов) – Русия театр һәм кино артисты. Лев Эренбургның «Кечкенә Драма театры»нда (Санкт-Петербург) уйный.

Даниил Шиһапов
Д.Шиһапов.jpg
Туган телдә исем Даниил Ренат улы Шиһапов
Туган 19 октябрь 1981(1981-10-19) (39 яшь)
Казан
Яшәгән урын Нариманов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d]
Һөнәре театр һәм кино артисты
Бүләк һәм премияләре «Бронза арыслан» театр премиясе (2014)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1981 елның 19 октябрендә Казанда туган.

ИҗатыҮзгәртү

 
«Корбан-роман» фильмында Йосыф
 
«Фаворит» фильмында Пётр III
 
Даниил Шиһапов

2 сыйныфта укыган вакыттан Казан ТЮЗы куйган «Сычуаньнан мәрхәмәтле кеше» (Добрый человек из Сычуани), «Давыл» (Буря), «Яңгыр сатучы» (Продавец дождя), Тар-мар (Погром) спектакльләрендә катнаша.

  • Институтта укыганда «Томас Беккет»та Генрих IV, «Ромео һәм Джульетта»да Ромеоны, «Сәер Сэвидж ханым»да (Странная миссис Сэвидж) Джеффри рольләрендә уйный.

Театрдагы рольләреҮзгәртү

  • «Өч кыз туган» (Три сестры) - Прозоров
  • «Иванов» - Львов
  • «Оркестр НДТ» - Маню
  • «Тормыш төбендә» (На дне) - Барон
  • «Сәер Сэвидж ханым» (Странная миссис Сэвидж) - Джеффри
  • «Томас Беккет» - Генрих IV
  • «Ромео һәм Джульетта» - Ромео

ФильмографиясеҮзгәртү

  • 2014 - «Корбан-роман» (реж. С. Юзеев) – Йосыф (баш рольдә)
  • 2011 - «Суходол» (реж. А. Стрелянная) – Гевраська
  • 2011 - «Йөрәгем минем - Астана» (Сердце моё - Астана) – Тимур
  • 2011 - «Распутин» – актёр
  • 2010 – «Алтын кисем» (Золотое сечение) (реж. С.жДебижев)– Гарри
  • 2008 - «Морфий», Михаил Булгаков буенча (реж. С. Балабанов) – конторада эшләүче
  • 2007 – «Качарга омтылу» (Попытка к бегству) (реж. Д. Парменов) – Дима Дронов
  • 2007 – «Чит кизү» (Чужое дежурство)
  • 2006 – Элемтә (Связь)
  • 2005 – Фаворит (реж. А. Карелин) - Пётр III

«Корбан-роман»Үзгәртү

«Корбан-роман» нәфис фильмында («Инновация» студиясендә Илдар Әбүзәров повесте буенча Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Юзеев куйган кыйсса) баш рольдә уйный. Рольләрдә Роза Хәйруллина, Эрнест Тимерханов, Александра Елагина. Белгечләр әйтүенчә, Д. Шиһаповның Йосыфы Чехов каһарманнары югарылыгына менеп җитә[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 2014 – «Бронза арыслан» (Бронзовый лев) театр премиясе (Родион Раскольников роле өчен)[4].

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

Видео карарга

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. https://jytely.info/kazan
  2. Билетэкспресс сайты
  3. А. Мирханова. Күк-якын. «Корбан-роман»ны карагач. «Казань», 2014, № 9.(рус.)
  4. Л. Эренбург театры сайтында