Илдар Әбүзәров (Илдар Әнвәр улы Әбүзәров) – язучы, кыска хикәя жанры остасы. А.С. Пушкин премиясе лауреаты. Рус телендә яза. Хөсәен Фәезханов нәселеннән.[1]

Илдар Әбүзәров

Илдар Әбүзәров
Тугач бирелгән исеме: Илдар Әнвәр улы Әбүзәров
Туу датасы: 5 июнь 1976(1976-06-05) (47 яшь)
Туу урыны: Түбән Новгород
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1998-хәзергәчә
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: 1998
Премияләр: А.С. Пушкин премиясе (2011)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 5 июнендә Горький шәһәрендә туган. Түбән Новгород дәүләт университетының тарих факультетын, Мәскәү ислам көллиятен тәмамлаган. Түбән Новгород газеталарында спорт күзәтүчесе булып эшләгән. Түбән Новгородның «Маһинур» мәдрәсәсендә укыткан. Казанда Горький тимер юлының «Гудок» газетасында эшләп ала. «Дружба народов», «Знамя», «Новый мир», «Октябрь» кебек әдәби журналларда әсәрләрен бастыра. Аерым әсәрләре алман, чех, швед, әрмән, гарәп теленә тәрҗемә ителгән.

Иҗаты үзгәртү

Язучы буларак 1998 елдан билгеле. Беренче хикәясе «Нижний Новгород» журналында (Түбән Новгород) басылган.

  • 2006 – 2 хикәясе («Почта», «Мавр») Юрий Казаков исемендәге премия шорт-листына кертелә.
  • «ХVIII» романы «Милли бестселлер» (Национальный бестселлер) һәм «Зур китап» (Большая книга) премияләренең лонг-листына кертелә.
  • «Көнчыгышка баручы троллейбус» (Троллейбус, идущий на Восток) хикәясе «ORD&BILD» исемле өлкән швед журналында басыла.
  • «Бәрбәр» (Бербер) хикәясе «SINN&FORM» исемле өлкән алман журналында басыла.
  • «Әдәби экспресс» (Литературный экспресс)та катнаша.
  • Лейпциг, Париж, Франкфурт, Каһирә, Лондонда халыкара китап ярминкәләренең даими катнашучысы.
  • «Мутабор» дигән романы Кыргызстандагы вакыйгаларга багышланган.

Пушкин премиясе (2011) үзгәртү

«Мәдәни традицияләрне яңача үстергән өчен» (За новаторское развитие отечественных культурных традиций) номинациясендә «Корбан-роман» хикәяләр җыентыгы һәм «XVIII» романы өчен «Яңа Пушкин премиясе» ала.[2]

И. Әбүзәров: «Пушкин премиясен Тукай премиясе белән тиңләргә була. Заманында аны император академиясе әгъзалары, Иван Бунин, Алексей Куприн, Алексей Битов, Виктор Астафьев алган».

Корбан-роман үзгәртү

«Корбан-роман» әсәре буенча Салават Юзеев Казанда «Инновация» студиясендә нәфис фильм төшерә (2013).[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2011 - Пушкин премиясе
  • 2012 - В. Катаев премиясе («Мутабор» китабы өчен)

Чыганаклар үзгәртү

  1. М. Подольская. «Корбан-роман» - гомуми темага бик Казанча фильм. «Казань», 2014, № 9.(рус.)
  2. А. Мирханова. Күк - якын. «Корбан-роман»ны карагач. «Казань», 2014, № 9.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Язучы булу – үз-үзеңдә казыну ул(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мин - һөнәри язучы түгел
  2. I Пушкин премиясе патша заманында, II Пушкин премиясе (1988-2005) А. Тепферның алман фонды тарафыннан булдырылган.
  3. Татаринформ сайтында, archived from the original on 2014-10-03, retrieved 2015-01-13