Конго Республикасында ислам

Конго Республикасында дин

Конго Республикасында ислам (фр. Islam en république du Congo, гарәп. الإسلام في جمهورية الكونغو‎ ) ― азчылык дине. Илдә мөселман җәмгыяте, бәяләүләр буенча, ил халкының (5,2 млн кеше, 2018 елга ) 1,3 – 2 % ын тәшкил итә.

Конго Республикасы дәүләт флагы
Тышкы рәсемнәр
Ил башкаласы Браззавильнең яңа мәчете фотосурәте.
Тышкы рәсемнәр
Браззавильдәге мәчетнең эчке күренеше фотосурәтләре.

Тарих үзгәртү

Конго Республикасы Конституциясе дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт бу хокукны тормышка ашыруда мөмкинлекләр бирә.

Ил халкының 88,5 % ы христиан дине конфессияләренә карый (52,9 % ы католиклар, 27,3 % ы протестантлар, 8,3 % ы башка христианнар), 4,7 % ы җирле африка диннәренә ышанучылар, 3,0 % ы дингә ышанмаучылар, 2,3 % ы башка диннәр (ислам һ. б.) тарафдарлары [1].

Ислам Конго Республикасына Төньяк Африка илләреннән XIX гасыр уртасында тарала [2].

2005 елда ил башкаласы Браззавильдә(ингл.) зур яңа мәчет (Temple Mosque) төзелә. Илнең эре шәһәр үзәкләрендә күпчелек эшчеләр – Көнбатыш Африкадан (нигездә, Мали, Бенин, Мавритания һәм Сенегалдан) һәм Ливаннан, шулай ук Төньяк Африкадан килгән мөһаҗирләр. Конго Республикасында яшәүче ливанлыларсөнниләр. Илдә шулай ук Чадтан күчеп килгән мөселманнарның зур җәмгыяте яши. Ислам Әхмәдия агымының ил буенча 6000 тарафдары бар дип исәпләнә[3].

Конго Республикасының төп халкы арасында ислам динен кабул итүчеләр күбәеп бара. Алар аерым җәмгыятьләргә берләшәләр. Ил башкаласы Браззавильнең Уэнзе (Ouenze) микрорайонында төзелгән король Фәйсал мәчетенә йөрүчеләр арасында алар күпчелекне тәшкил итә[4].

Бәйрәмнәр үзгәртү

Христиан бәйрәмнәре дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелгәндә, мөселман бәйрәмнәре ил күләмендә билгеләп үтелми, әмма аларны хөрмәт итәләр: мәсәлән, эш бирүчеләр милли календарьда күрсәтелмәгән бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә теләүчеләргә ял бирә[5].

Тыюлар үзгәртү

2015 елдан башлап, террорчылык белән көрәшү максатында, эчке эшләр министрлыгы карары белән Конго Республикасында мөселман хатын-кызларга пәрәнҗә ябыну һәм йөзләрен каплап йөрү рөхсәт ителми. Шулай ук үз илләрендә проблемалар булу сәбәпле Конгога чит илләрдән (бигрәк тә, Камерун, Мали, Нигер, Нигерия, Сенегал, Конго Демократик Республикасыннан) килгән мөһаҗирләргә мәчетләрдә төн куну тыелган. Документлары булмаган чит ил мөселманнары илдән чыгарып җибәрелә [6].

Конго югары ислам советы (Conseil supérieur islamique du Congo) рәисе ― хаҗи Җәбрил Абдулай Бопака (Djibril Abdoulaye Bopaka).

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Congo, Republic of the. Association of Religion Data Archives (2015). әлеге чыганактан 2020-10-22 архивланды. 2021-11-24 тикшерелгән.
  2. www.cp-pc.ca
  3. The World's Muslims: Unity and Diversity. Pew Forum on Religious & Public life (August 9, 2012). әлеге чыганактан 2012-10-24 архивланды. 2021-11-24 тикшерелгән.
  4. Whitehouse, Bruce (2012). Migrants and Strangers in an African City: Exile, Dignity, Belonging. Bloomington, Indiana: Indiana University Press. p. 111. ISBN 9780253000811. 
  5. www.state.gov International Religious Freedom Report 2006 (2006 елда дин иреге турында халыкара доклад)
  6. Lutte contre le terrorisme : les musulmans interdits de porter le voile au Congo. 2021 елның 24 ноябрь көнендә архивланган. icibrazza.com, 27.04.2015