Каршын — башкорт кабиләсе. Түбән Агыйдел башкортлары төркемчәсенә керә.

Телләре башкорт теле төньяк-көнбатыш диалектының түбән агыйдел-ык сөйләшенә карый[1].

Этноним үзгәртү

Этнограф Р. Г. Кузеев фикеренчә, кабилә атамасы уйгыр телендә «туфан», «ныгытмалы кала» мәгәнәсендә кулланылган һәм аның нигезендә барлыкка килгән Урта Азияда күп кенә туплавык пунктларның исемнәрен табарга була. «Каршын» этнонимы, балыкчы һәм ирәкте этнонимнарның этимологияләр кебек, «ныгытмалы калаларны саклаучылар» кебек аңлатырга мөмкин[2].

Берничә документларда "Карашиская волость" атамасы теркәлә, моны ике өлештән торган кушма сүз дип аңлатырга була: Qara 'кара' (төс) + şono (çino) 'бүре'[1].

«Каршын» этнонимы шулай ук уйгырларда билгеле.

Ыру составы үзгәртү

  • кәдрәй-каршын
  • карга-каршын
  • сатлыган-каршын (акбаш-каршын)[1]

Тарих үзгәртү

Кабиләнең чыгышы һәм тарихы турында мәгълүматлар бик аз. Кабилә тамгаларының күбесе кыпчак ыруларының тамгаларына тап килә, шулай ук каршындада күршеләре дуан һәм мең кәбиләләрендә булган, «капу» тамгасы да таралу ала[2]. 1913 елда «Шура» журналында Ә. Ә. Вәлидовның «Бөрҗән башкортлары арасында» мәкаләсе бастырылып чыга[3], анда этнонима «ар» элементы булу нигезендә, каршыларның фин-угырлардан килеп чыгуы турындагы Н. Ф. Катановның фаразы әйтелә[2]. Этнограф Р. Г. Кузеев буенча, бу фараз бик шикле, әммә фин-угыр кабиләләре белән катнашу төрле нисбәттә бөтен башкортларга да кагыла[2]. Раил Кузеев каршында кыпчак чыгышлы ягъни Дешт-и-Кыпчак кабиләләреннән сыккан дигән сыгымтага килә[1]. Р. З. Янгужин фикеренчә, каршында чыгышы белән Алтай һәм Үзәк Азия төрки кабиләләреннән булган һәм аларның формалашуына безнең эраның II мең еллыгы башыннан кыпчак мөхитендә булуы йогынты ясый.

Башкорт каршыннарвның Касим ханлыгында хезмәт итүләре теркәлгән[1].

XVIII—XIV гасырларда каршыннар Кармасан елгасы бассейны буйлап таралып утыра һәм аларның территориясе хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко, Уфа, Благовар, Благовещен, Мишкә, Шишмә һәм Бүздәк Татарстанның Балык Бистәсе районнарының аерым өлешләрен били[1]. Көнбатышта һәм төньяк-көнбатышта — каңлы, төньяк-көнчыгышта — дуан, көньяк-көнчыгышта һәм көньякта — мең кабиләләре аларга күрше була[1].

Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылганнан соң, кабилә җирләре Казан даругасының Каршын вулысын барлыкка китерә. Каршын вулысы җирләренә 1697 һәм 1700 еллардагы грамоталар, 1716 һәм 1718 еллардагы Уфа провинция канцелярисы выпискалары булуы билгеле[4].

Соңрак Каршын вулысы Ырынбур губернасының Уфа өязе составына керә, ә 1865 елда бу өяз Уфа губернасына керә[1]. 1798-1854 елларда, Башкортстанда идарә итүнең кантон системасы чорында, каршыларның чикләре 7-нче (ары 8-нче, 9 нчы) башкорт кантоннарына карый. Генераль җир межевание өземтәләре буенча, 1801 елда Каршын вулысының Сатлыган түбәсендә 33324 дисәтинә җир булуы билгеле[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 История башкирских родов, 2015
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Кузеев Р. Г., 1974
  3. Әхмәд-Заки Валиди. Бөржән башҡортлары арасында // Шура. 15 октябрь 1913. № 20. 617-се б.
  4. 4,0 4,1 Асфандияров А. З., 2009

Әдәбият үзгәртү

  • Йәнғужин Р. З. Ҡаршын // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.