Ирәкте
Ирәкте — төрки-татар кабиләсе.
Ыру-кабилә корылышы
үзгәртүАралар: алпавыт, батыркай, башкорт, бохар, давыт, дәвек, ишәле, кадербай, казанбай, казан, сөрмәт, сөермәт, тимрәш, типтәр, түңгәкле, яппар.
Этноним
үзгәртүТабылган казан ханының язма боерыгында ирәк сүзе «шәһәр», «ныгытма», «кремль» мәгәнәсендә кулланыла. Моннан чыгып, ирәкте этнонимы «кәлгәдә хезмәт итүчеләр» ягъни «ныгытма сакларга бурычлылар» дип аңлатырга мөмкин.
Тарих
үзгәртүИрәкте башкортлары XV гасырда Ык елгасы бассейнына Миәсс үзәннән күчеп килгән көнчыгыш (кара-табын) һәм көнбатыш табыннарның токымнары булып торалар. Бу мәгълүмат кабилә шәҗәрәсендә чагыла, аның буенча ирәктеләрнең борынгы башлыгы Майкы бәк һәм аның нәселеннән сыккан Кара-Табын бәк булып торалар[1]. Кара-Табынның улы Чулман бәк чорында ирәктеләрнең ата-бабалары Миасс буенан Ык яки Чулман буйларына күчеп килгәннәр. Шәҗәрәгә тиешле ирәктеләрнең ата-бабаларының берсе Әхмәт-Шәех бәк (ягъни Шәех-Әхмәт бәк) Ык ярында яшәгән чорда кабиләнең башлыгы була. Нәсел шәҗәрәсе буенча аның икенче исеме — Ирәкте була. 1523 елгы казан ханы Сәхипгәрәйнең грамотасына тиешле Шәех-Әхмәт бигә һәм аның 7 якыннарына тарханлык бәя аларга җир бүлеп бирелгән[2]. Биредә алар XV—XVI гасырларда Казан ханлыгы чикләрен саклап ханга хезмәт итеп, башка башкорт кабиләләре — байлар, бүләр һәм юрыйлар янында төпләнгәннәр.
XVI гасырда ирәкте кабиләсенең башлыгы Исән хан Казан ханлыгына Рус дәүләте белән көрәштә кораллы ярдәм иткән, ә Казан алынгач патша Иван IV подданлыкка барган. Соңрак Исән хан балыкчы, гәрә, ирәкте, кайпан (танып), байкы (унлар), тазлар һәм уран башкорт ырулары һәм кабиләләр берләшмәсенең җитәкчесе булган.
XVI гасыр азагында ирәклеләрнең зур өлеше Тере Танып һәм Бүә елгалары арасына күчәләр, монда аларның җирләре гәрә, таз һәм танып кабиләләре биләмәләренә күрше була. Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуына соң, кабиләнең асаба җирләре Усы даругасының Ирәкте вулысын тәшкил итә. Ривәятләр буенча, бу якларда ирәктеләргә төньякта башка халыклар белән озак көрәшергә туры килә, бигерәктә «мари[3] хатын-кызларның явы каты булган» халык хәтерендә нык истә калган.
П. И. Рычков мәглүмәтләренә тиешле XVIII гасыр уртасында Ирәкте вулысында 148 йорт исәпләнгән. Ирәктеләрнең җирләре XVIII—XIX гасырларда Бөре, Бәләбәй һәм Минзәлә өязләренә, ә 1798-1854 елларда, Башкортстанда идарә итүнең кантон системасы чорында — 1-нче, 5-нче, 10 нчы һәм 11 нче башкорт кантоннарына карый.
Ирәктеләрнең асаба җирләре ике өлештән торган, алар XVIII гасырда кабиләнең уртак җирләре дип исәпләнгән. Беренче өлеше Пермь губернасында Бүә елгасының уң як ярында булып Уран, Гәрә, Таз һәм Танып вулыслары белән чиктәш булган. Аннан көнбатыштарак, Ырынбур губернасының Минзәлә өязендә Ык елгасы ярында урнашкан Ирәкте вулысының икенче өлеше Байлар, Бүләр, Сарайлы-Мең һәм Юрмый вулыслары белән уратылган була. Бу вулыс Әбделбәр һәм Байсар түбәләренә бүленгән. XIX гасыр башында Ирәкте вулысына 43 193 дисәтинә җир, шул исәптән сөрелгән— 3 425, печәнлек — 1 702, урманнар — 36 551, «кулайсыз» дип 1 398 дисәтинә җир исәпләнгән. 1675 елда патша хөкүмәтеннән алынган саклык грамотасында вулыс чикләре китерелгән[4].
Видеоязмалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ . — Уфа, 1960. — С. 165. — 305 с.(рус.)
- ↑ «Сахиб-Гирей хан велел быть в тарханах Шейх-Ахмеду с товарищами, семи человекам: и до животов их, до земель, чем они владеют, и в воды их никому не поступаться…»
- ↑ Элгәре башҡорттар мари (сирмеш) тип мариҙарҙың үҙҙәрен генә түгел, ә бөтә фин-уғыр халҡын атағандар.
- ↑ Оригинал текст (рус.)
Әдәбият
үзгәртү- Асфандияров А. 3. . — Уфа, 2009. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.(рус.)
- Асфандияров А. 3. . — Уфа, 2009. — 744 с. — ISBN 978-5-295-04683-4.(рус.)
- Асфандияров А. 3. . — Уфа, 1994. — 173 с. — ISBN 5-295-01457-6.(рус.)
- Асфандияров А. 3. . — Уфа, 1995. — 147 с. — ISBN 5-295-01673-0.(рус.)
- . — Уфа, 2002. — С. 383—384. — 478 с. — ISBN 5-295-03089-X.
- Гарифулла Киеков. Башкорт тарихы вә ирәкте нәсәбе /Төз., кереш авторы, аңлатма тапшыручы Нәзерголов М. Х. — Уфа: РФА ЕГЕТТӘЙ, 2001.
- . — Уфа, 2015. — 456 с. — ISBN 978-5-85051-645-1.(рус.)
- Йәнғужин Р. З. Башкорт кабиләләре тарихыннан — Уфа: Башкортстан «Китап» нәшриәте, 1995. — 96 б. — ISBN 5-295-02551-3.
- Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения — М.: Наука, 1974. — 572 б. (рус.)
- Нәзерголов М. Х. Кара-Табын ыруы шәҗәрәсе. // Башкирские шежере: Филологические исследования и публикации. — Уфа. 1985. — С. 79-89.
- Нәзерголов М. Х. Ирәкте ыруы шәҗәрәсе // Агыйдел, 1994. № 1. — С. 14-16.
Сылтамалар
үзгәртү- Йәнғужин Р. З. Ирәкте // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- YouTube сайтында Башкирское родословие: Ирякте-Табын Сценарий авторы С. Хәмидуллин, реж. А. Өметбаев. «Историческая среда», «Башкортстан» ДУП ТРК, 2009 ел.