Карина Абдуллина

Карина Абдуллина (Карина Заур кызы Абдуллина) – Россия һәм Казакъстанның эстрада җырчысы. «Мюзикола» дуэтында җырлый. Ришат Абдуллинның оныгы. Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе (2013).

Карина Абдуллина
Туган телдә исем Карина Заур кызы Абдуллина
Туган 13 гыйнвар 1976(1976-01-13) (48 яшь)
Казакъстан, Алматы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Әлма-матер Казакъ милли консерваториясе[d]
Һөнәре җырчы
Ата-ана
  • Заур Ришат улы, җырчы (баритон) (әти)
  • Ольга Львова, концертмейстер (әни)
Бүләк һәм премияләре Казакъстанның I президенты фонды премиясе (2009)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Мюзикола» дуэтындагы образы
 
Карина Абдуллина

1976 елның 13 гыйнваренда Алматыда атаклы һөнәри музыкантлар гаиләсендә туган. Әтисе Заур Ришат улы – опера җырчысы, әнисе Ольга Львова – опера театрында концертмейстер. Бабасы – Ришат Абдуллин (1916-1988), баритон, ССРБ халык артисты. Бабасының игезәге – Мөслим Абдуллин (1916-1996), тенор, Казакъстан ССР халык артисты. Икетуган абыйсы — Алибәк Днишев, ССРБ халык артисты. Икетуган апасы – Зөһрә Абдуллина, опера театрында концертмейстер. 6 яшендә Куляш Байсәетова исемендәге республика махсус музыка мәктәбенә укырга керә, шунда 11 ел фортепьяно сыйныфында (В. Тебенихин, М. Сарсенбаева сыйныфы) белем ала. Курмангазы исемендәге Алматы консерваториясен фортепьяно (Н. Измайлов сыйныфы) буенча тәмамлый (1998).

Шәхси тормышы үзгәртү

Беренче никахы 2004 елның 5 мартында һава судносы капитаны белән була. 2007 елның 29 августында Карина Абдуллина икенче тапкыр Казакъстанның «Меломан» компаниясенең милли проектлар департаменты башлыгы Низами Мамедовка кияүгә чыга. 2012 елда аерылыша.

2015 елның 12 маенда Абдуллинаның улы Альберт туа. Җырчы Private Clinic Almaty бала тудыру йортында таба.

Хәзерге вакытта Карина Абдуллина законлы никахта. Аның ире һөнәре буенча табиб.

Иҗаты үзгәртү

  • 11 яшендә Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театрында Даргомыжскийның «Су кызы» (Русалочка) операсында нәни су кызын уйный.
  • 13 яшеннән Алматы пионерлар сараенда оешкан «Квант» ВИАсында җырлый.
  • 17 яшендә Мәскәүдә «Иртәнге йолдыз» (Утренняя звезда) телевизион ярышында Гран-при яулый.
  • Джордж Бенсон, Ал Джерроу, Джордж Майкл, Майкл Джексон, Фил Коллинз иҗаты белән таныш була.

«Мюзикола» дуэтында үзгәртү

1992 елдан «Мюзикола» дуэтында җырлый. Дуэт өчен җырларның күпчелеген (70 тән артык) Карина үзе яза. Елена Дединская, Нәҗип Вилданов, Карен Кавалерян, Шомишбай Сариев һәм Еркеш Шакеев белән язган җырлары бар. Гитарачы Булат Сыздыков белән Нью-Йоркта узган халыкара «Big Apple music 96» конкурсында I урын ала. Дуэт 8 альбом чыгарган.[2]

Фильмографиясе үзгәртү

2008 — «Мостафа Шокай» (реж. Сатыбалды Нарымбетов) – баш рольдә

Дискографиясе үзгәртү

  • 1996 — Ак күлмәкле кызчык (Девочка в платьице белом) Polygram Russia
  • 1998 — «Иллюзия» (кәссит) Alien flyers records
  • 2000 – Мин сине онытмам (Я не забуду тебя) WWW Records
  • 2001 – Хыял юллары (Арман жолдар) (сингл)
  • 2002 – Җырлар (Песни) (җыентык)
  • 2003 – Алматы белән Мәскәү арасында (Между Алматой и Москвой) Карипа рекордз
  • 2004 – Ачы шоколад (Горький шоколад)
  • 2005 — Арман жолдар
  • 2006 — Musicola. The Best (СD + DVD)
  • 2007 — Арман жолдар + Кок орiк" (икенче басма)
  • 2007 – Җырчы кыз һәм саксофон (Певица и саксофон) (Карина Абдуллинаның авторлык шәлкеме)
  • 2008 – Һәрвакыттагыча (Как всегда)
  • 2011 — Арман жолдар + 3 яңа җыр (яңа басма)
  • 2012 – Йөрәк авазы (Voice of the heart)
  • 2013 — Минем утым (Мой огонек)
  • 2015 — «Иң яхшы җырлар» (ике CD өчен җыентык)
  • 2015 — «Deeply in love» (Карина Абдуллина)
  • 2017 — Musicola. Коллекция (тугыз CD 1995-2016 еллар)
  • 2018 — «Кил» (Карина Абдуллина)
  • 2019 — «Моң патшасы»

Шигърият үзгәртү

2009 – Хыял-кыз (Девушка-мечта) китабы – «Казакъстанның I президенты фонды» премиясе

Кызыклы факт үзгәртү

2011 елда министрлык заказы буенча Россия МЧС гимны сүзләрен һәм көен яза.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1994 — «Иртәнге йолдыз» (Утренняя звезда) телевизион ярышы (Мәскәү) — Гран-при
  • 1996 — халыкара «Big Apple music 96» конкурсы (Нью-Йорк) — I урын
  • 2009 — «Казакъстанның I президенты фонды» премиясе
  • 2013 — Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү