Караидел аша күпер

Караидел аша күпер (Пугачёв урамы) (баш. Ҡариҙел аша күпер (Пугачёв урамы), рус. Мост через Уфу (улица Пугачёва)) яки Таш кичү (баш. Таш кисеү) — Уфа шәһәрендә Уфа елгасы (Караидел) аша автомобилләр һәм җәяүлеләр өчен салынган М5 «Урал» «Урал» (МәскәүРязаньПензаСамар — Уфа — Чиләбе) трассасы юнәлешендәге күпер.

Караидел аша күпер (Уфа)
Кисеп үтә Караидел елгасы
Урнашу Уфа

Күпер Караидел Агыйдел елгасына кушыла торган урыны янында урнашкан. Казан ханлыгында Идел елгасы нәкъ шушы урында башлана дип саналган.

Корылышы үзгәртү

Күпер Уфадан Нугай авылына (1992 елдан Уфа шәһәре составында), Жилин районына, М5 федераль трассасына чыгу проблемаларын бетерде, «УфаАэропорт» юлындагы тыгынлыкны киметте.

Ике юнәлештә дә һәрберсенең киңлеге 4 метр чамасы булган ике полоса эшли. Уфада беренче тапкыр яңа күпергә махсус каплама — полимербитум түшәлә. Бу — Башкортстан Фәннәр академиясенең нефтехимия эшкәртү институты һәм «Башкиравтодор» дәүләт унитар предприятиесенең уртак эшләгән ачышы.

Тарихы үзгәртү

2008 елның 9 октябрендә күпер ачыла[1]. Күперне Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсенең төзелеш оешмалары («Уралмостострой» ябык акционерлар җәмгыяте (Чиләбе))[2] төзегән.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү