Карадениз мәчете
Карадениз мәчете, шулай ук «Карадениз» мәчете (төр. Karadeniz camiyi) — Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янында Р-242 трассасы буена[1] салынган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 2016 елда төзелә башлаган, 2020 елның сентябрендә төзелеп беткән. 1 октябрьдән гыйбадәт кылу өчен ачык[2]. Мәчетне Казанның «Рубин» футбол командасының 2008—2018 еллардагы уенчысы Гөкдениз Карадениз төзеткән[3].
Карадениз мәчете | |
Дәүләт | Россия |
---|
Мәчет | |
Ил | Россия |
авыл | Калинино, Үзәк урам, 1А |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Биектау районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | мәчет |
Нигезләнгән | 2016 |
Төзелеш еллары | 2016—2020 еллар |
Төп даталар: 2020 (ачылу)
| |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүМәчетне Казанның «Рубин» футбол командасының 2008—2018 еллардагы уенчысы, Төркия ватандашы Гөкдениз Карадениз 2016 елда төзетә башлаган. Мәчетне төзү өчен кирәкле 60 миллион сумның яртысын Гөкдениз Карадениз, калган яртысын төрек иганәчеләре бирәчәк дип уйланылган.
Мәчетнең рәсми ачылышы әле булмаган (2024), әмма мәчет инде тәүлек буе эшли. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россиягә сәфәре вакытында мәчетне рәсми рәвештә ачсын өчен сөйләшүләр алып барыла[4][5].
Архитектурасы
үзгәртүМәчетнең архитектурасы катлаулы, үзенчәлеге — анда татар һәм төрек мәчетләре архитектура стильләре катнашкан. Мәчетнең ике манарасы ике төрле стильдә: берсе – татар, икенчесе – төрек.
Биектау районында 49нчы булган әлеге мәчетнең биеклеге — 23 метр, мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә. Мәчет берьюлы 250—300 кешене сыйдыра.
Мәчет комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәт алу–юыну, намаз уку урыннары бар, хатын-кызларның юыну бүлмәсе идән астындагы катта (цокольдә). Идән астындагы катта кафе да урнаша. Беренче катта намаз уку залы, ир-атлар өчен юыну бүлмәсе һәм имам өчен ике бүлмәле фатир да каралган[6]
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Трасса Р242. Мои дороги, 22.07.2012(рус.)
- ↑ В Татарстане открыта мечеть, построенная на средства Гекдениза Карадениза. 2021 елның 18 октябрь көнендә архивланган. Казанский репортер, 1.10.2020(рус.)
- ↑ Гекдениз Карадениз:«Мечеть, строительство которой я оплачиваю, принадлежит не мне». 2020 елның 29 октябрь көнендә архивланган. «Советский спорт»(рус.)
- ↑ Карадениз Эрдоганны Казан янында үзе төзеткән мәчетнең рәсми ачылышына көтә. Татар-информ, 13.06.2024
- ↑ Карадениз: хочу, чтобы Эрдоган официально открыл мечеть в Казани. РИА Новости Спорт, 12.06.2024(рус.)
- ↑ Байбулат Дәүләт. «Рубин» уенчысы Карадениз Татарстанда төрек-татар стилендә мәчет сала. Азатлык радиосы, 30.09.2016
Чыганаклар
үзгәртү- Başkonsolos İsmet Erikan Gökdeniz Karadeniz camiyi ziyaret etti. T.C. Kazan Başkonsolosluğu, 30.09.2020(төр.)(рус.)(тат.)
- Футболчы Карадениз Татарстанда салдырган мәчет төзелеше тәмамланган. Азатлык радиосы, 1.10.2020