Калып:Баш бит/Вакыйгалар/5 февраль
АКШта Метеорологлар көне, Бразилияда Дактилоскопистлар көне, Бурундида Бердәмлек көне, Пакистан Ислам Җөмһүриятендә Кашмир солидарлыгы көне, һ.б.
Вакыйгалар
үзгәртү- 1918 — РСФСР ХКШ-ның «Чиркәүне дәүләттән һәм мәктәптән аеру турындагы» декреты чыга.
- 1979 — Аятолла Хомейни Иранны Ислам дәүләте дип игълан итә.
- 1986 — ССРБда куллану, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәтләре өлкәләрендә кооперативлар төзү рөхсәт ителә.
Туулар
үзгәртү- 1918 — Наҗар Нәҗми, Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре.
- 1924 — Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, ССРБ каһарманы.
- 1985 — Криштиану Роналду, Португалия футболчысы.
Вафатлар
үзгәртү- 1933 — Әбүбәкер Диваев татар тюркологы, этнограф һәм фольклорчы.
- 1962 — Жак Ибер, француз композиторы.
- 2010 — Галимҗан Хөсәенов, футбол буенча ССРБ чемпионы.