Галимҗан Хөсәенов

Галимҗан Хөсәенов – күренекле совет спортчысы. СССР футбол буенча җыелма командасы уенчысы (1960-69), СССР атказанган спорт остасы (1967).

Галимҗан Хөсәенов
Туган телдә исем Галимҗан Салих улы Хөсәенов
Ğalimcan Salix uğlı Xөsəyenev
Туган 27 июнь 1937(1937-06-27)
Октябрь районы Яңа Иглай авылы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Үлгән 5 февраль 2010(2010-02-05) (72 яшь)
Мәскәү, Россия байрагы Россия Федерациясе
Күмү урыны Данилов зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Высшая школа тренеров[d]
Һөнәре футбол һөҗүмчесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спорт остасы (1967)
Спорт такымы әгъзасы Крылья Советов, Спартак һәм ССҖБ милли аяк тубы җыелмасы

Галимҗан Салих улы Хөсәенов 1937 елның 27 июнендә Татарстанның Норлат (элекке Октябрь) районы Яңа Иглай авылында туа.

Галимҗан кечкенә чакта хәрби чиндагы Салих аганы гаиләсе белән Куйбышев шә­һәренә күчерәләр. Әтисе 41 яшендә вафат була. Галимҗан каладагы гидротехник техникумны тәмамлый.

1957-1960 елларда «Крылья Советов» (Самар), 1961 -1973 елларда «Спартак» (Мәскәү) командаларында уйный. Җирле “Крылья Советов“ команда­сының капитаны итеп тә сайлыйлар. Башта Галим­җанны атаклы ЦСКА командасы үзенә “кодалый”, әмма кечкенә гәүдәле (буе 164 см., авырлыгы 64 кг.) футболчы җитәкчеләргә ошамый һәм аны шунда ук Спартак кабул итеп ала. Ике тапкыр СССР чемпионы (1962, 1969). Өч тапкыр СССР кубогын ота (1963, 1965, 1971). Европа кубогының көмеш медале белән бүләкләнә (1964). 2010 елның 5 февралендә Мәскәүдә вафат була.

Статистика үзгәртү

Еллар Club Уеннары саны Кертелгән туплар
1957   «Совет канатлары» (Куйбышев) 1 0
1958   «Совет канатлары» (Куйбышев) 19 2
1959   «Совет канатлары» (Куйбышев) 20 5
1960   «Совет канатлары» (Куйбышев) 24 6
1961   «Спартак» (Мәскәү) 28 14
1962   «Спартак» (Мәскәү) 23 10
1963   «Спартак» (Мәскәү) 36 14
1964   «Спартак» (Мәскәү) 30 5
1965   «Спартак» (Мәскәү) 27 5
1966   «Спартак» (Мәскәү) 17 2
1967   «Спартак» (Мәскәү) 36 8
1968   «Спартак» (Мәскәү) 38 14
1969   «Спартак» (Мәскәү) 31 12
1970   «Спартак» (Мәскәү) 32 12
1971   «Спартак» (Мәскәү) 25 3
1972   «Спартак» (Мәскәү) 20 3
1973   «Спартак» (Мәскәү) 4 0

Статистик материал www.national-football-teams.com буенча.

Хәтер үзгәртү

  • 2003 елның июлендә ТР Министрлар Кабинетының 01.07.2003 елгы карары һәм Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре хакимиятенең 22.07.2003 елгы 833 номерлы карары нигезендә Норлат районының Урта Камышлы авылында Атказанган спорт остасы Галимҗан Салих улы Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе ачылган [1][2].

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү