1964 елгы Аурупа футбол чемпионаты
1964 елгы Европа футбол чемпионаты (исп. Copa de Europa de Fútbol 1964) — 1964 елда узган икенче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 17 июльдән 21 июльгә кадәр Испаниянең ике шәһәрендә (Мадрид һәм Барселона) үткәрелгән.
Тулылыклар | |
---|---|
Кабул итүче ил | Испания |
Вакыт | 17 июн 1964 — 21 июн 1964 |
Такымнар | 4 |
Үткәрү урын(нары) | 2 (2 шәһәрдә) |
Урыннар | |
Чемпион | Испания (1 титул) |
Икенче урын | ССРБ |
Өченче урын | Маҗарстан |
Дүртенче урын | Дания |
Ярыш статистикасы | |
Уйналган мачлар | 4 |
Кертелгән туплар | 13 (бер мачта 3.25) |
Ярышта 4 җыелма такым катнашкан.
Ярыш финалның 1/2 өлешеннән башланып, «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.
Чемпионатның 4 уенында 13 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Ференц Бене, Дежө Новак (икесе дә - Маҗарстан), Мария Переда (Испания) - 2 туп.
Финалда Испания җыелмасы ССРБны 2:1 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Маҗарстан җыелмасы Данияне өстәмә вакытта 3:1 исәбе белән җиңгән.