Калып:Баш бит/Вакыйгалар/5 март
Бөтендөнья энергияне нәтиҗәле куллану көне, Мари Илнең байрагын һәм гербын кабул итү көне, Азәрбайҗанда Физик культура һәм спорт көне, Польшада "Каенана көне", һ.б.
- 1857 — Шакир Рәмиев, татар сәнәгатьчесе, хәйрияче, нашир туа.
- 1908 — татар драматургы Әнәс Камал дөньяга килә.
- 1943 — «Правда» гәзитендә Татар халкының сугышчы-татарларга хаты басыла.
- 1946 — Уинстон Черчилль (фотосурәттә) «Салкын сугыш» башлануын белдергән «Фултон чыгышын» ясый.
- 1950 — архитектор Рәфыйк Билалов туа.
- 1951 — татар шагыйре, журналист Рөстәм Фәйзуллин туа.
- 1953 — ССРБ җитәкчесе Иосиф Сталин вафат була.
- 1956 — классик көрәштә Олимпия чемпионы Шамил Сериков туа.
- 1966 — урыс шагыйрәсе Анна Ахматова бакыйлыкка күчә.
- 1970 — «Атом-төш коралын таратмау турында килешү» көченә керә.
- 1979 — «Вояджер-1» космик аппараты Юпитер планетасына барып җитә.