Калып:Баш бит/Вакыйгалар/4 декабрь
Мексикада — һөнәрчеләр, Таиландта — әйләнә-тирә мохит, Тонгада — дәүләтне игълан итү, Һиндстанда — хәрби диңгез көчләре, БМОда — халыкара банклар көне
- 1048 — галим, шагыйрь Әбү Рәйхан Мөхәммәт Әл-Бируни дөнья куя.
- 1131 — фарсы шагыйре, фәлсәфәче Гомәр Хәйям бакыйлыкка күчә.
- 1674 — француз колонизаторлары Чикаго шәһәренә нигез салалар.
- 1885 — татар артисты, режиссер, РСФСР халык артисты Вәлиулла Мортазин-Иманский туа.
- 1892 — милли-азатлык хәрәкәтендә катнашучы Мостафа Төмәнев дөньяга килә.
- 1911 — татар шагыйре Сибгат Хәким туа.
- 1948 — Исаак Брук һәм Бәшир Рәмиев үзләре иҗат иткән беренче санак — «Автоматик хисаплау машина»сын патентлаштыралар.
- 1951 — татар әдәби тәнкыйтьчесе Фәиз Зөлкәрнәев дөньяга килә.