Калып:Баш бит/Вакыйгалар/30 сентябрь
Абхазия һәм Ботсванада — бәйсезлек, Тәрҗемәчеләрнең халыкара көннәре
- 1868 — Испаниядә 35 ел идарә иткәннән соң, патшабикә Изабелла II илдән куыла.
- 1923 — Әхнәф Бәйрәмов, Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы туа.
- 1929 — «Би-би-си»ның инглиз хезмәте беренче телетрансляциягә чыга.
- 1930 — татар актрисасы Люция Фарсина туа.
- 1941 — Вермахт сәргаскәрлеге Мәскәүне алуны максат иткән «Тайфун» операциясен гамәлгә ашыра башлый.
- 1950 — татар актрисасы Зөләйха Хәкимҗанова дөньяга килә.
- 1957 — Чиләбе өлкәсендәге Маяк химия комбинатында авария.
- 1980 — Исраилдә яңа акча берәмлеге кертелә.
- 1991 — Татарстан президентының Татарстан Фәннәр академиясен оештыру турында боерыгы чыга.
- 1994 — гимнастчы, ике тапкыр Олимпия җиңүчесе (2012, 2016) Алия Мостафина дөньяга килә.
- 1999 — татар театры режиссеры Ширияздан Сарымсаков вафат була.
- 2015 — татар матбугаты тарихчысы Тәлгать Насыйров вафат була.