Калып:Баш бит/Вакыйгалар/2 ноябрь
АКШта — Көньяк һәм Төньяк Дакота штатлары, Маврикийда — һиндстанлыларның килүе, Мексикада — вафатларны искә алу, БМОда — Журналистларга каршы җинаятьләрнең җәзаланмавын бетерүгә багышланган халыкара көне
- 1906 — рәссам Мәэмүн Сутюшев туа.
- 1914 — шагыйрь Нур Гайсин дөньяга килә.
- 1919 — театр һәм телевидение режиссёры, Тукай бүләге иясе Гали Хөсәенов туа.
- 1927 — Казанның 100 дән артык урамына яңа исемнәр бирелә.
- 1944 — Фоат Әбүбәкеров, скрипкачы, Татар академия театры оркестры дирижеры дөньяга килә.
- 1950 — ирланд язучысы Джордж Бернард Шоу бакыйлыкка күчә.
- 1986 — татар җырчысы Филүс Каһиров туа.
- 1999 — татар җырчысы Таһир Якупов вафат була.