Калып:Баш бит/Вакыйгалар/28 август
Мексикада — Өлкәннәр, Филипиннарда — Милли каһарманнар көннәре
- 1565 — Сент-Огастин, АКШта иң борынгы шәһәр нигезләнә.
- 1749 — алман галиме, язучы Иоганн Вольфганг Гете туа.
- 1851 — Петербург һәм Мәскәү арасында туры тимер юл хәрәкәте ачыла.
- 1899 — рус язучысы Андрей Платонов туа.
- 1910 — Черногория Төркиядән тулы бәйсезлеген игълан итә.
- 1941 — ССРБ Югары Советы президиумы карары буенча Идел буенда яшәүче алманнар Себергә һәм Казакъстанга сөргенлеккә җибәрелергә тиеш.
- 1957 — татар рәссамы Фиринат Халиков дөньяга килә.
- 1963 — Мартин Лютер Кинг җитәкчелегендә «Вашингтон маршы» уза.
- 1974 — ССРБ Югары Советы колхозчыларга паспорт бирү карарын чыгара.
- 1979 — Константин Симонов, рус совет язучысы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе вафат.
- 1995 — Роберт Бикмөхәммәтов, татар әдәбият галиме гүр иясе була.