Роберт Бикмөхәммәтов

Бикмөхәммәтов Роберт Гата улы (1929, Башкортстан АССР, Илеш районы Илеш авылы — 1995, Мәскәү) — татар әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы (1983), профессор (1987). Башкортстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1989).

Роберт Бикмөхәммәтов
Туган телдә исем Бикмөхәммәтов Роберт Гата улы
Туган 11 гыйнвар 1929(1929-01-11)
Башкортстан АССР, Илеш районы, Илеш авылы
Үлгән 28 август 1995(1995-08-28) (66 яшь)
Мәскәү, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре историк литературы
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты һәм Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты
Җефет Лариса (Воробьёва), икътисадчы
Балалар кызы Асия (Ася Воробьёва), филолог, мөхәррир
оныгы Никита Ефремов, актер
Бүләк һәм премияләре БАССР атказанган фән эшлеклесе (1989)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Казан университетын тәмамлый (1952). Беренче хезмәтләре 1948 елда басыла. 1956 елдан Мәскәүдә яши. 1956-59 да СССР ФАнең М.Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты институтында эшли. 1960-61 елларда «Дружба народов» журналында баш мөхәррир урынбасары. 1962 дән Мәскәү университетының әдәбият тарихы кафедрасында укытучы, милли әдәбият секторы мөдире. Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Г.Тукай, Ш.Бабич, Ә.Фәйзи, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ә.Ерикәй, С.Хәким, М.Әмир иҗатларын өйрәнә.

Хезмәтләренең төп темасы — бөтендөнья мәдәнияте яссылыгында СССР халыкларының милли әдәбиятлары, әдәбиятларны өйрәнүдә тарихи-чагыштыру методологиясе, әдәбиятларның бер-берсенә йогынтысы закончалыклары. «Поэзиябезнең үлмәс чәчәкләре» (1960) китабы татар поэзиясең күпгасырлы үсеш тарихына багышлана. Рус, татар, башкорт телләрендә яза. Кайбер хезмәтләре инглиз, немец, поляк телләрендә басылган.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Лариса (Воробьева), иктисадчы.

кызы Асия Роберт кызы Бикмөхәммәтова (Ася Воробьева, 1961), филолог, редактор.
оныгы Никита Ефремов (1988), актер.

Чыганаклар үзгәртү