Никита Ефремов

россияле кино һәм театр актеры

Никита Ефремов, Никита Михаил улы Ефремов (Бикмөхәммәтов) (рус. Ники́та Миха́йлович Ефре́мов, 1988 елның 30 мае, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― Россиянең театр һәм кино актеры. Мәскәүнең «Современник» театры артисты (2009 елдан).

Никита Ефремов
Фото
Никита Ефремов. 2011 ел
Туган исеме:

Никита Михаил улы Ефремов

Туган көне:

30 май 1988(1988-05-30) (35 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Мәскәү

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

кино, театр актеры

Карьера:

2004 ― 2024

Бүләкләр:

«Золотой лист — 2009» театраль премиясе

IMDb:

ID 3362705

efremovefremov
Никита Ефремов

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1988 елның 30 маенда Мәскәүдә туган. Әтисе ягыннан бабасы ― СССР халык артисты актер Олег Николай улы Ефремов (1927―2000), әнисе ягыннан бабасы ― филология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Гата улы Бикмөхәммәтов (1928―1995)[1]. Әтисе ― актер Михаил Олег улы Ефремов (1963), РФ атказанган артисты; әнисе ― Асия Роберт кызы Бикмөхәммәтова (Ася Воробьева, 1961), МДУ тәмамлаган филолог, «Современник» театрында әдәби мөхәррир.

Мәскәү шәһәренең 52 нче физика-математика мәктәбендә (1514нче гимназия) укыган[2], мәктәпнең үзешчән сәнгатендә катнашкан. Бала чагыннан спорт белән шөгыльләнә — футбол һәм баскетбол уйный. 11нче сыйныфта музыка белән җитди шөгыльләнә башлый. Музыка мәктәбендә скрипка классын һәм өстәмә вокал классын тәмамлый, фортепианода уйный.

2005 елда МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керә, анда Константин Райкин курсында укый[3]. Студентлар театры сәхнәсендә сәләтле актер икәнен күрсәтә һәм режиссер Виктор Рыжаковның «Горе от ума» (А. С. Грибоедов пьесасы буенча) диплом спектаклендә Чацкий роле өчен «иң яхшы ир — ат роле» номинациясендә «Золотой лист — 2009» театраль премиясе лауреаты була[4].

2009 елда МХАТ мәктәбен тәмамлаган 21 яшьлек Никита Ефремовны берьюлы берничә әйдәп баручы Мәскәү театрына чакыралар. Никита барлык тәкъдимнәрдән «Современник» театрын сайлый. Аның дебюты ― «Три товарища» (Э. М. Ремаркның шул исемдәге романы буенча) спектаклендәге Готфрид Ленц роле[5].

2019 елда режиссер Алексей Франдеттиның «Мәскәү! Мин яратам сине» мюзиклында Ден ролендә уйныйref>Юбилей «‎Активного гражданина» продолжается! 2020 елның 20 сентябрь көнендә архивланган.</ref>.

2023 елда ул Apple TV + Тетрис фильмында роль уйнады.[6]

Театрдагы рольләре үзгәртү

Мәскәүнең «Современник» театры үзгәртү

Фильмография үзгәртү

  1. 2005 — Самая красивая — Илья (дебют)
  2. 2007 — Кости — титрларда күрсәтелми
  3. 2008 — Пассажирка — Д. Воронцов, мичман
  4. 2011 — Легенда о бомбере — капитан Андрей Гривцов
  5. 2011 — Иван-царевич и Серый волк — Иван-царевич (тавыш яздыру)
  6. 2012 — Мой парень ангел — Валера
  7. 2012 — Zoлушка — Паша
  8. 2012 — Любовь с акцентом — Андрей
  9. 2012 — Забава — Кот
  10. 2013 — Харбинец — Георгий Деснин
  11. 2013 — Репетиции — Игорь Градский
  12. 2013 — Оттепель — Олег Ефремов
  13. 2013 — Тётушки — Игорь
  14. 2014 — Куприн.Поединок — Ромашов
  15. 2014 — Зимы не будет — Сергей
  16. 2015 — Лондонград — Миша
  17. 20122015 — Восьмидесятые — Галдин
  18. 2015 — Иерей-сан — Дормидонт
  19. 2015 — Тихий Дон — Митька Коршунов
  20. 2017 — Снайпер. Офицер СМЕРШ— Егоров
  21. 2018 — Лето — Боб
  22. 2018 — Дядя— Костя
  23. 2018 — Олеся — Федор
  24. 2019 — На край света — Иван
  25. 2020 — Хороший человек — Иван Крутихин
  26. 2020 — Полёт — Дмитрий Юрьевич
  27. 2021 — Общага — Ваня
  28. 2021 — Tetris — Алексчей Пажитнов[17]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2009 – «Золотой лист — 2009» театраль премиясе ― «иң яхшы ир — ат роле» номинациясендә ― режиссер Виктор Рыжаковның «На страстном» театр үзәгендә куелган «Горе от ума» (А. С.Г рибоедов пьесасы буенча) спектаклендә Чацкий роле өчен[4].

Гаилә хәле үзгәртү

2014 елда А. П. Чехов исемендәге МХАТ актрисасы Яна Гладкихка өйләнгән. 2015 елда аерылышканнар[18][19].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Биография Бикмухаметова Роберта Гатовича. // philol.msu.ru
  2. Выпускники московской гимназии № 1514 (средней школы № 52). Данные о выпускнике. 2014 елның 14 март көнендә архивланган. // db.1514.ru
  3. Светская жизнь. Семья. «Фамильные ценности» — интервью Никиты Ефремова. 2014 елның 2 июнь көнендә архивланган. Газета «Московский комсомолец» // mk.ru (27 августа 2010 года)
  4. 4,0 4,1 Театральная премия «Золотой лист — 2009». Лауреаты. 2013 елның 30 март көнендә архивланган. // zolotoylist.ru
  5. Екатерина Качур. Новый сезон открывает московский театр «Современник». «Первый канал» // 1tv.ru (01 октября 2009 года)
  6. Interview with Tetris creator Alexey Pajitnov - Silvia Pingitore
  7. Спектакль «Хорошенькая» (по одноимённой пьесе Сергея Найдёнова). Комедия в двух действиях. Режиссёр-постановщик — Екатерина Половцева. Программа. Фотоальбом. О спектакле. 2014 елның 26 июнь көнендә архивланган. Московский театр «Современник» // sovremennik.ru
  8. Спектакль «Хорошенькая». Московский театр «Современник». Пресса о спектакле. Сайт «Театральный смотритель» // smotr.ru (20 февраля 2010 года)
  9. «Пьеса Найдёнова „Хорошенькая“ спустя 100 лет увидит свет рампы». «РИА Новости» // ria.ru (23 февраля 2010 года)
  10. Никита Ефремов сыграет главную роль в новом спектакле «Современника». 2020 елның 14 июнь көнендә архивланган. Телеканал «Россия-Культура» // tvkultura.ru (1 марта 2011 года)
  11. Спектакль «Серёжа» (по мотивам рассказов «Учитель словесности» и «Страх» А. П. Чехова). Режиссёр — Кирилл Вытоптов. Программа. Фотоальбом. О спектакле. 2014 елның 26 июнь көнендә архивланган. Московский театр «Современник» // sovremennik.ru
  12. Спектакль «Серёжа». Московский театр «Современник» (Другая сцена). Журнал «Театральная афиша» // teatr.ru (публикация: ноябрь 2011 года)
  13. Спектакль «Серёжа». Московский театр «Современник». Пресса о спектакле. Сайт «Театральный смотритель» // smotr.ru (4 марта 2011 года)
  14. Марина Давыдова. Внук Олега Ефремова стал учителем. Газета «Известия» // izvestia.ru (4 марта 2011 года)
  15. Спектакль «Горбунов и Горчаков» (по поэме Иосифа Бродского). Постановка — Евгений Каменькович. Программа. Фотоальбом. О спектакле. 2014 елның 26 июнь көнендә архивланган. Московский театр «Современник» // sovremennik.ru
  16. Спектакль «Горбунов и Горчаков». Московский театр «Современник». Пресса о спектакле. Сайт «Театральный смотритель» // smotr.ru (18 октября 2011 года)
  17. Nikita Efremov. imdb.com
  18. Мария Ремизова (2014-08-03). Старший сын Михаила Ефремова женился на актрисе. Газета «Комсомольская правда» // alt.kp.ru. 2014-08-06 тикшерелгән.
  19. Никита Ефремов расстался с женой Яной Гладких. 7days (2015-10-06).