Калып:Баш бит/Вакыйгалар/22 июнь
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/22 июнь битеннән юнәлтелде)
Белорусия, Россия Федерациясе һәм Украинада — Хәтер һәм кайгы көне; Бразилиядә ― Орхидеялар сөючеләре көне; Франциядә — Органнарны бүләк итү һәм трансплантация турында уйлану көне, һ.б.
- 1671 — Төркия Польшага сугыш игълан итә.
- 1876 — Испания үз конституциясен кабул итә.
- 1887 — татар драматургы Фазыл Туйкин туа.
- 1914 — Һарун Йосыпов, тюрколог, этнограф, эпиграфика белгече туа.
- 1925 — радио дикторы Әминә Сафиуллина туа.
- 1940 — Икенче бөтендөнья сугышында Франция капитуляциясе.
- 1941 — Алмания Советлар Союзына һөҗүм итә, Бөек Ватан сугышы башлана.
- 1973 — БМОга ГДР һәм ГФР кабул ителәләр.
- 2006 — тел белгече, профессор Диләрә Тумашева вафат була.