Казакъ думбырасы

Думбра, шулай ук Думбыра (нуг. домбра, каз. домбыра) — казакълар, нугайлар һәм калмыклар мәдәниятендә булган кыллы-чиртмә музыка коралы[1].

Думбыра

Казакъ думбырасы
necked bowl lutes sounded by plectrum[d]
Классификация Кыллы чиртмә уен коралы, хордофон
Һорнбостел–Закс классификациясе 321.321-6
Тугандаш уен кораллары
Думбыра, Думбра, Комуз, Дутар, Балалайка

Тарихы

үзгәртү
  Тышкы медиафайллар
  Ногай думбырачысы Арсланбәк Солтанбәков башкаруында «Думыбра» җыры.

1989 елда Казакъстанның Алматы өлкәсендәге тауларда, югары «Майтобе» җәйләвендә, профессор С.Акитаев белән этнограф Жагда Бабалыкулы[kk] музыка коралы һәм дүрт биюче сурәтләнгән кыя рәсемен ачалар. Танылган археолог Кемал Акишев тикшеренүләре буенча, бу рәсем неолит чорына карый. Хәзер бу рәсем Казахстанның Алматы шәһәрендә, Ыкылас Дукенулы исемендәге халык уен кораллары музеенда саклана. Рәсемнән күренгәнчә, борынгы рәссам сурәтләгән корал думбырага бик охшаган. Шуңа нигезләнеп, без хәзерге думбыраның прототибына 4000 елдан артык, һәм ул иң беренче чиртмә уен коралларының берсе, дип әйтә алабыз.

 
Думбыра Казакъстан Республикасының почта маркасында

Археологик тикшеренүләр ачыклаганча, Сака күчмә кабиләләре казакъ думбырасына охшаган 2 кыллы уен коралларын кулланганнар, һәм алар думбыраның 2 мең ел элеккеге прототибы була алалар[2] .

Шулай ук борынгы Хорезмны казу вакытында, чиртмә уен коралларында уйнаучы музыкантларның терракот фигуралары табылган. Галимнәр билгеләп үткәнчә, ким дигәндә 2000 ел элек кулланылышта булган ике кыллы хорезм коралларының казакъ думбырасы белән охшашлыгы бар, һәм алар Казакъстанда яшәгән беренче күчмә кешеләр арасында таралган коралларның берсе булган.

Евразия континентының язма һәйкәлләренә нигезләнеп ясалган нәтиҗә: думбыра һәм аңа тугандаш башка халыкларның кораллары материкта борынгы заманнардан ук билгеле. Евразия киңлегендәге төрле чор истәлекләреннән, аеруча сак һәм һун һәйкәлләреннән без бу корал турында беләбез. Бу корал куманнар арасында да очрый. Команнар - кыпчакларның Европа исеме. Безнең чорга ул елларның әлеге музыкаль әсәрләре (көйләре) килеп ирешкән: Эртис толкиндари (Иртыш дулкыннары), Мунди Кыз (моңлы кыз), Тәпән көк (селәүсен), Аксак каз, Бозинген (изге дөя), Жельмайа (бер өркәчле дөя), Куланнин тарпуй (кулан тыпырдавы), Кокейкести (тирән кайгыру) һ.б.

Марко Поло үз язмаларында бу коралның күчмә төрки сугышчыларда булганын, ул вакытта алар татарлар дип аталганнарын искәртә. Алар батыр кәефкә ирешү өчен көрәш алдыннан җырлый һәм уйный торган булганнар.

2012 елда электр думбыра булдырыла[3].

Думбыра көне

үзгәртү

Июль аеның беренче якшәмбесе Казакътанда милли уен коралы — думбыра көне дип игълан ителде. Ул беренче тапкыр 2018 елның 1 июлендә билгеләп үтелгән[4] .

Думбыраның килеп чыгышы турында легендалар

үзгәртү

Думбыра һәм аның килеп чыгышы турында әлеге легендалар бар:

  • Моңарчы думбыра Кубыз, Дутар кебек була... Җүчи хан Чыңгызханның олы һәм яраткан улы, Батый ханның атасы була. Кыпчак далаларында ауда вакытта Җүчи, атыннан бәреп төшерелә, һәм коланнар көтүе юлбашчысы тарафыннан ботарлап ташлана. Сөйгән улының фаҗигале үлеме турында Чыңгызга хәбәр итәргә беркем дә батырчылык итми. Кара хәбәрчене каты җәза көтә. Чыңгызхан улының үлеме турында хәбәр иткән кешенең бугазына эрегән кургаш агызырга вәгъдә итә. Хан нөкерләре бу хәлдән чыгу юлын таба. Алар Чыңгыз хан янына Кетбога исемле гади думбырачыны китерәләр коточкыч хәбәр җиткерүне аңа тапшыралар. Кетбога хан алдында бер сүз дә әйтми. Ул бары тик үзенең «Аксак кулан» көен (домбры өчен муз. жанрын) уйный. Кетбоганың гүзәл көе һәм җырлавы кансызлык һәм дансыз үлем турындагы хакыйкатьне җиткерә. Ачулы Чыңгыз хан, үзенең куркытуын истә тотып, думбырачыны үтерергә боерган. Шул вакыттан бирле думбыраның өске декасында тишек - эрегән кургаш эзе калган, диләр. Җучи ханның мавзолее Кара Кенгир елгасының Җазказган өлкәсендәге борынгы ярында сакланып калган. «Аксак кулан» - сәнгатьнең көчен һәм үлемсезлеген мактаучы гүзәл казакъ легендаларының берсе.
  • Думбыраның килеп чыгышы турында легенда. Борынгы заманнарда Алтайда ике бертуган алып яшәгән. Кечесенең бик яратып уйный торган думбырасы булган. Уйный башласа, бар дөньясын оныта икән. Ә олысы тәкәббер һәм горур кеше икән. Бервакыт, дан казанырга теләп, ул тиз һәм салкын сулы елга аша күпер салырга уйлый. ташлар җыя да, төзи башлый. Ә кечесе уйный да уйный икән.

Шулай көн артыннан көн үтә, энесе абыйсына булышырга ашыкмый, яраткан коралында уйнавын гына белә. Абыйсының ачуы чыга. Ул думбыраны тартып ала да, бар көченә энесенең башына китереп бәрә. Корал ватыла, көй тына, тик энесенең башында эз кала.

Күп еллар узгач, кешеләр бу эзне табалар, һәм аңа нигезләнеп яңа думбыралар ясый башлыйлар. Күптән тынып калган авылларда яңадан көләр яңгырый башлый.

  • Домбраның заманча формасын ничек алганы турында легенда. Моңарчы думбыра биш кыллы һәм уртасындагы тишексез булган. Мондый корал бөтен төбәктә дан тоткан Кежендык исемле егеттә була. Бервакыт ул җирле хан кызына гашыйк булган. Хан Кежендыкны үз йортына чакыра һәм кызына булган мәхәббәтен исбатларга куша. Егет озын һәм матур уйный башлый. Ул ханның үзе, аның комсызлыгы турында җыр башкара. Ханның ачуы чыга, һәм ул думбыраның уртасына кайнар корыч агызып, коралны бозарга куша. Шулай итеп уртада тишем барлыкка килә, һәм ике генә кыл кала.
  • Домбраның килеп чыгышы турында тагын бер риваять. Ханның улын ау вакытында кабан дуңгызлары үтерә, һәм хезмәтчеләр, ханның ачуыннан (улы турында яман хәбәр әйткән кешенең тамагына кайнап торган кургаш салудан) куркып, Гали картка киңәш сорарга баралар. Ул уен коралы ясап, аңа думбыра дигән атама бирә, һәм хан янына килеп, уйный. Кыллар сулкылдап, ыңгырашып җибәрәләр, ханның ефәк чатыры өстеннән моңсу урман җиле узгандай була. Җилнең сызгыруы кыргый хайван улавыны кушыла. Кыллар ярдәм сораган кеше тавышыдай кычкырып куялар. Шулай итеп думбыра ханга улының үлеме турында сөйләп бирә. Ачулы хан кайнар корычны думбыраның түгәрәк тишегенә агызырга әмер бирә.

Думбыра — көй коралы

үзгәртү

Казакълар өчен көй әсәр генә түгел, ул халыкның тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәниятенең яңгырап торучы бите. Шуңа күрә казакълар көй башкаручы - көйчеләрне шулкадәр югары бәяләгәннәр. Алар арасында думбырада уйнаучылар күпчелекне тәшкил итә (көйләр башка коралларда да уйнала). Казакъ кешеләре: «Нагыз казак — казак эмес, нагыз казак — домбыра!» диләр, бу «чын казакъ — ул казакъ үзе түгел, чын казакъ — думбыра!» дигәнне аңлата. Бу һәр казакъ кешесе өчен думыбрада уйнау сәләтенең мөһимлегенә басым ясый һәм әлеге коралга карата казакъларның мәхәббәтен ассызыклый.

Казакъ мәдәниятендә думбыра

үзгәртү
 
Казакъ думбырасы

Думбыра (каз. домбыра) — казакъ ике кыллы чиртмә уен коралы. Шулай ук нугайларның милли уен коралы. Ул аккомпанемент ясаучы һәм соло, шулай ук казакъ халык музыкасында төп корал буларак кулланыла. Заманча башкаручылар тарафыннан кулланыла.

Груша рәвешендәге корпус һәм ладларга бүленгән озын муеннан тора. Ике кылы бар һәм алар гадәттә кварта яки квинтага көйләнгән.

Иң бөек думбырачыларның берсе — казакъ халык музыканты һәм көйязары Кормангази, ул думбыра музыкасын да кертеп, казакъ музыкаль мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясаган: аның «Адай» музыкаль композициясе Казакъстанда һәм чит илләрдә дә танылган.

Казакъстан халык кораллары оркестрына профессор Әхмәт Жубанов тәкъдим иткән контрабас-думбыра керә .

Бу коралның күп халыклар арасында тугандаш кораллары бар. Русларда охшаш шәкелле домра бар, таҗик мәдәниятендә — думрак, үзбәкләрдә — думбыра, Думбрак. Төркмәннәрдә — дутар, баш, думбыра, башкорт мәдәниятендәдумбыра, татар халкында — думбыра, нугайда — домбыра, әзербайҗан һәм төрек мәдәниятендә — саз, Якутларда — таңгир. Бу кораллар кайвакыт кыллар саны (3 кылга кадәр), шулай ук кыллар материалы (нейлон, металл) белән аерылып торалар.

Төзелеше

үзгәртү

Думбыраның озынлыгы 80-130 см тәшкил итә. Пәрдәләр өстәп бәйләнгән, яки үзбәк думбырасыныкыдай кисеп ясалган булырга, бөтенләй булмаска да мөмкиню

  • Шанак — думбыраның тәне, тавыш көчәйтү ролен үти.
  • Какпак — думбыраның декасы. Кылларның тавышын вибрация рәвешендә кабул итеп, коралның тембрын бирә.
  • Поржин — деканың эчке ягындагы киртә. Казакъ думбырасында элек поржин булмаган. Хәзер тавышны яхшырту өчен поржин панцирьның өчке өлешенә һәм тиек янына беркетелә. Кагыйдә буларак, ул берничә ел сакланган һәм черү эзләре булмаган чышы агачыннан ясала.
  • Порожки — думбырадагы «клавишаларны» аералар.
  • Обечайка өрәңгедән ясала
  • Тиек — думбыраның бик әһәмитле өлеше. Кыллар тирбәнешен декага күчереп, ул кыллардан корпуска таба юлларда беренче резонанс контурын барлыкка китерә һәм думбыраның чын яңгырашына ачкыч булып тора. Аның сыйфатларыннан, шәкеле, авырлыгыннан корал яңгырашының тембры, көче, тигезлеге тора.
  • Кыл — думбыраның тавыш тирбәнүләре чыганагы. Традицион рәвештә думбырада бәрән яки кәҗә эчәкләреннән ясалган кыллар кулланыла торган булган. Тик яңгырау буенча иң яхшы туры килгәне гади балык тоту җебе булып чыга. Нәтиҗә буларак, бүгенге көндә думбыраның стандарт шәкелле, нейлон кыллы, кабатланмас яңгырау тембрын югалткан бердәнбер киң таралган төре бар.

Корылышы

үзгәртү
Кыл Нота Октава
1 g (соль) Кече
2 d (ре)

Думбыраның ачык кыллары яңгыравы аның кварта корылышын тәшкил итә. Бу шулай ук квинта булырга мөмкин [5] . Думбыра өчен тоннар эзлеклелеге, беренче кылдан башлап: G, D (кечкенә октава).

Кыллар арасындагы интерваллар: g {4 өлеш} d (Гельмхольц буенча нота язуы, 4 өлеш — чиста кварта).

Думбыраның музыкаль диапазоны 19 пәрдәле муенда ике тулы октава тәшкил итә (кечкенә октаваның бер өлеше, икенчесенең беренче һәм өстәмә өлеше): кече октаваның Ре нотасыннан икенче октаваның Ре нотасына кадәр.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү