Башкорт думбырасы
Думбыра — борынгы башкорт кыллы музыка коралы. Ул байтак төрки халыкларда таралган, мәсәлән, казакларда (думбра), үзбәкләрдә, алтайларда (топшур), тываларда (топшулуур) һәм башкалар, шулай ук таҗикларда (дутар). Казак думбырасы белән чагыштырганда, башкорт думбырасы грифының кыскарак булуы белән аерыла.
Башкорт думбырасы |
Думбыра чәчәннәрнең музыка коралы булган. Борынгы кобаерлар, эпослар (шулай ук мәшһүр «Урал батыр» эпосы да) барысы да көйгә салынып башкарылган, шуңа да думбыра, аккомпанемент буларак, мәҗбүри булган. Борынгы думбыраның төзелеше турындагы бәхәсләр тынмый. Кызганычка каршы, борынгы думбыра халык арасында да сакланмаган. Бүгенге көндә без аның турында тик халык иҗатыннан һәм рус этнографлары, язучылары язмалары аша гына беләбез. Думбыраның ничә кыллы булуы да төгәл билгеле түгел. Кемдер, казакъларныкы кебек, ике кыллы булган, дисә, икенчеләре рус халык инструменты домра кебек (ә ул, билгеле факт, борынгы төрки милли инструментыннан килеп чыккан), өч кыллы булган, дип исәпли. Археолог һәм этнограф Р. Г. Игнатьев үзенең «Салават Юлаев — Пугачев бригадиры, җырчы һәм импровизатор» дигән әсәрендә биш кыллы "бандура"ны атап үтә.
Ни өчен халкыбыз, йөзәр ел буе җырларын, эпосларын саклап килсә дә, думбырасын шулай тиз оныткан соң? Бу ХVII—XVIII гасырлардагы патша колониаль сәясәте белән бәйле. Чәчәннәр, белүебезчә, башкорт халкының азатлык көрәшендә актив катнашкан, аның илһамландыручысы булган. Шуңа да алар, ихтилаллар бастырылган вакытта, каты эзәрлекләүгә дучар булган. Думбыралар, чәчән музыка коралы буларак, юк ителгән. Кызганычка каршы, алар максатына ирешә — думбыра онытыла, әмма бөтенләйгә түгел.
1980 елларда, язма документларга таянып, халык остасы В. Ш. Шөгаепов башкорт думбырасын тергезә башлый. Шул ук вакытларда думбыраны тергезү өстендә Г. Кобагошов, Ю. Зирин, А. Овчинников, В. Зубченко, А. Параев эшли.
1992 елда Уфа дәүләт сәнгать институты каршында башкорт думбырасы һәм кыл-кумыз җитештерү буенча эксперименталь остаханә ачыла. Бу остаханәдә Р. М. Галимов, А. Я. Янгужин, А. Һ. Бәйрәмгулов, С. У. Баймөхәммәтов эшли.
Заманча инструмент өч кыллы, кварта-квинта төзелешле, 19 ладлы, корпусы агачтан ябештерелеп эшләнелә. Әлбәттә, бу корал борынгыдан бик нык аерыла — ул оркестр таләпләренә кулайлаштырылган. Сопрано, альт, бас думбыралар эшләнә.
Әдәбият
үзгәртү- Башкортстан. Кыска энциклопедия. «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми нәшрияты. — Уфа, 1997.
Сылтамалар
үзгәртүДумбыра // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.