Йуто Хишияма

Япония лингвисты, төрки телләр белгече

Йуто Хишияма[1], Йуто (Юто) Хисияма[2] (яп. 菱山 湧人, 1990 елның 10 августы, Япония, Канагава, Миура) ― лингвист, Идел буе халыклары телләрен өйрәнүче тикшеренүче, Токио чит телләр университеты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчесе (2014)[3].

Йуто Хишияма
Туган телдә исем яп. 菱山 湧人
Туган 10 август 1990(1990-08-10) (33 яшь)
Япония , Канагава, Миура
Милләт япон
Ватандашлыгы Япония Япония
Һөнәре галим-төрки телләр белгече
Бүләк һәм премияләре Халыкара татар теле олимпиадасында Гран-при (2014)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1990 елның 10 августында Япониянең Канагава префектурасының Миура шәһәрендә (вариант: Токиода) туган[4]. Әтисе ― журналист булып эшли, инглиз телен яхшы белә. Әнисе Нагасаки шәһәрендә үскән, анда телевидениедә эшләгән. Гаиләдә ике сеңлесе бар. 4 яшьтән 6 яшькәчә ике ел «Ётиэн» төрендәге балалар бакчасына йөргән, гади мәктәпләрдә укыган[1].

2009 елда Токиода урта мәктәпне (Tokyo Nishi High School[d]) тәмамлагач, Токио чит телләр университетының (東京外国語大学 Tokyo University of Foreign Studies) төрек теле бүлегенә укырга кергән. 2013 елда бакалавриатны тәмамлаганнан соң, шул ук университетның магистратурасында, 2017 елдан аспирантурасында белем алуын дәвам итә[1].

2014 елда Казанга килә. 2014–2016 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укый. 2021 елда татар теле буенча докторлык диссертациясе яклаган. Хәзер Токио чит телләр университетында лингвистика буенча тикшеренүче булып хезмәт куя, татар, башкорт һәм чуаш телләре курсларын алып бара[1]. Әлеге курсларда йөздән артык укучыга татар телен өйрәткән [5].

Телләр өйрәнүе үзгәртү

Туган теле ― япон теле. Телләр өйрәнүгә сәләте мәктәптә укыган елларында ачылган. 2003 елдан башлап, япон мәктәпләренең укыту программасына кертелгән инглиз телен өйрәнә. Мәктәптә үк үзлегеннән төрки телләрне өйрәнә башлый. Корея, тай телләре белән кызыксынуы да көчле була. 2004 елдан төрек телен өйрәнүгә өстенлек бирә. Югары мәктәптә укыганда бер ел алман телен өйрәнгән[1].

Башка төрки телләрне университетка кергәч кенә өйрәнә башлаган. 2010 елда, икенче курс студенты чагында, үзбәк теле дәресләренә, өченче курс студенты булганда, казакъ һәм уйгыр телләре дәресләренә йөри. Өченче курста үзлегеннән татар теле, дүртенче курста башкорт телен үзләштерә. Чуаш телен өйрәнүгә 2018 елда аспирантурада укыганда алына. Казанда яшәгәндә, «Сэйко» дигән япон үзәгендә япон телен укыта[1].

Татар теле үзгәртү

2011 елда, өченче курста укыганда интернеттан (YouTube) очраклы рәвештә татар телендә «Аерылмагыз» җырын ишеткән (Асаф Вәлиев репертуарында) һәм татар телен өйрәнү теләге барлыкка килгән. Университетта татар теле дәресләре укытылмаганга, телне үзлектән өйрәнә. Университет китапханәсеннән алман телендә язылган татар теле дәреслеген (Margarete I. Ersen-Rasch, TATARISCH, Lehrbuch für Anfänger und Fortgeschrittene, Harrassowitz Verlag, 2009) укый-укый, телнең грамматикасын өйрәнә. Русча белмәгән килеш, татарча-русча, русча-японча сүзлекләрне алмаш-тилмәш кулланып өйрәнү авыр бирелгән [6]. Татар теле белән кызыксынуы көчле булганга, ярты юлда туктап калмый: телне камил белүгә ирешә. Токио чит телләр университетында япон телендә «Татар теленең орфографиясе» дип исемләнгән диплом эше язган. Казанда «Төрки телләрдәге категория» темасына магистрлык эшен (җитәкчесе Гүзәл Әмир кызы Нәбиуллина, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты) татар телендә язган һәм яклаган.

2020 елдан үзе укыган университетта татар теле дәресләрен алып бара, андагы һәр студент татар телен өйрәнү мөмкинлегенә ия[7].

Кайбер хезмәтләре үзгәртү

  • 2017 елда Мидзуки Накамура (2017 елда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада җиңүчесе), аның ире Акира Сакурама белән берлектә Татарстан һәм татарлар турында «Tatarstan Fanbook (or Tatarstan Funbook)» китабын нәшер итә (Publib нәшрияты, тиражы 1500) [8].
  • 2021 елда Токиода «Чуаш теле һәм мәдәнияте» китабы чыккан, авторлары ― Юто Хишияма, аның фәнни җитәкчесе, профессор Синджиро Казама. [9]
  • 2022 елның декабрь аенда егерме дәрестән гыйбарәт япон телендә татарчага өйрәтү дәреслеген бастырган[1].

Уңышлары үзгәртү

  • 2014 – Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада татар телен иң яхшы белүче (Гран-при). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге – КФУның татфак магистратурасында укырга сертификат та алган[10].

Гаилә хәле үзгәртү

2022 елда өйләнгән, хатыны ― Сәмәркандтан таҗик кызы (туган тел дәрәҗәсендә үзбәк, рус, инглиз, корея һәм япон телләрен белә). Токиода яшиләр[1].

Токио мәчетендә ислам динен кабул иткән[3].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Гөлназ Нуриева. Дөнья милләтләр һәм телләр төрле булганга кызыклы. «Мәйдан», 2023 ел, № 10, 52-57нче бит.
  2. В Японии издана книга «Чувашский язык и культура»
  3. 3,0 3,1 Зилә Мөбәрәкшина. Япон егете Юто Хишияма ислам динен кабул иткән. Татар-информ, 29.11.2021
  4. Yuto Hishiyama ВКонтакте
  5. Гөлүзә Ибраһимова. Япониядә татар теле дәреслеге авторлары тел белән кызыксынучылар саны артыр дип өметләнә. Татар-информ, 14.11.2023
  6. Японец Юто Хишияма, преподающий татарский язык: «Татарстан в Японии практически не знают, зато знают Алину Загитову». Сетевое издание «Снег», 20.09.2018
  7. Выпускник КФУ преподает татарский язык в Японии. 2022 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации, 9.10.2020
  8. Японец Юто Хишияма, преподающий татарский язык: «Татарстан в Японии практически не знают, зато знают Алину Загитову». sntat.ru, 21.09.2018(рус.)
  9. В Японии издана книга «Чувашский язык и культура». richfizh.chuvsu.ru
  10. Зухра Буракаева. Японец Юто Хишияма: «Лучше всех языков я знаю татарский и башкирский». prufy.ru, 28.06.2017(рус.)

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Гөлназ Нуриева. Дөнья милләтләр һәм телләр төрле булганга кызыклы. «Мәйдан», 2023 ел, № 10, 52-57нче бит.

Сылтамалар үзгәртү