Ислам (мәчет, Киселевск)

Ислам гыйбадәтханәсе (Киселевск, Кемерово өлкәсе - Кузбасс, Россия)

«Ислам» мәчете (рус. Мечеть «Ислам» г. Киселевска) ― Кемерово өлкәсе Киселёвск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Ислам» мәхәлләсе карамагында.

Мәчет
Ислам
Ил Россия
Шәһәр 652716
Кемерово өлкәсе, Киселёвск, Афонино мкрн, Лутугин ур., 84
Дин Ислам
Мәхәллә Кемерово өлкәсе МДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы бина янәшәсендә булган бина
Төзелеш еллары 20032004 еллар
Төп даталар:
2003 ― төзелеш башлану
2004 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Шахтерлар шәһәре Киселевскида (1936 елдан шәһәр) 85 339 кеше яшәгән (2021), татарлар саны 1784 (2010).

Тарих үзгәртү

Киселевск шәһәренең җирле мөселман халкы ― татарлар һәм башкортлар, Кузбасска 1920-елларда Идел буенда ачлык вакытында килгән күченүчеләрнең токымнары, сугыштан соңгы вакытта шахталарга җәлеп ителгән Урал, Башкортстан, Татарстан халкының оныклары һәм оныкчыклары[1].

Кемерово өлкәсенең Киселевск шәһәрендә беренче мәчет 1997 елда барлыкка килгән. Имам, Әмин хәзрәт Хисамов (хәзер мәрхүм) җитәкчелегендәге мөселман җәмгыяте (мәхәллә) шәһәр администрациясе биргән элеккеге балалар бакчасының иске бинасын Аллаһка табыну йорты итеп җиһазландыра. Җирле мөселман җәмгыяте 1997 елның 7 февралендә юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән[2]. Берничә ел дәвамында анда җомга намазлары үткәрелә, параллель рәвештә мөселман җәмгыяте мәчет төзү өчен классик вариантта манаралы, михрабның Кәгъбәгә юнәлеше белән яраклы участок эзли. Һәм мондый участок Киселевск читендә Лутугин урамында табылган. Мөселман җәмгыяте үтенече буенча Киселевск администрациясе мәчет төзү өчен Афонино микрорайонындагы Лутугин урамы, 84 адресы буенча урнашкан буш торган участокны бирә. Намазлар үткәрелгән элеккеге балалар бакчасы бинасы күмер ятмасы зонасында була һәм сүтелә.

Яңа урында мәчет 2003 елда төзелә башлаган һәм бер ел эчендә төзелгән. 2004 елда ачылган. Мәчет транспорт магистральләре киселешендә, барлык мөселман кануннары буенча уңайлы урында урнашкан. Аны компаска карап, көнчыгышка карап торган урында төзегәннәр[3].

Мәхәллә әгъзалары күбәйгәч, мөселманнарга мәчеттә урын җитми башлый. 2009 елда «Интерстрой-Н» ҖЧҖ директоры, мәчетнең төп иганәчесе Багаудин Пугоев өстәмә биналар төзү белән шөгыльләнә. Аерым хатын-кызлар залы, уку сыйныфы, кунак бүлмәсе, ашханә, имам кабинеты, ритуаль бүлмә, ярдәмче бүлмәләр төзелә[4]. Мәхәллә үтенече буенча Киселевск администрациясе мөселман зиратын оештыру өчен яңа җир участогы бүлеп биргән.

«Ислам» мәчетенә җомга намазына 100гә якын кеше җыела.

Бина үзгәртү

Яшел түбәле бер катлы кирпеч бина, анда аерым ир-атлар залы, хатын-кызлар залы, уку сыйныфы, кунак бүлмәсе, ашханә, имам кабинеты, ритуаль бүлмә һәм ярдәмче бүлмәләр бар.

Мөселманнар өчен мәчет намаз уку урыны гына түгел, дини йолаларны үтәү өчен дә хезмәт итә: никах уку, җирләүне оештыру, Коръән ятлау, Ислам дисциплиналарын укыту, зикерлар үтәү, җан өчен ял итү һәм тынычлык табу, социаль тормыш турында фикер алышу урыны да. Мәчеттә мөселман якшәмбе мәктәбе эшли, анда яшь тәрбияләнүчеләр Ислам нигезләрен өйрәнәләр. Балалар мәчеткә дәресләргә, ял көннәрен дә кертеп, һәр көнне йөриләр. Укучыларга уңайлылык өчен, келәмнәрдән тыш, уку сыйныфында булган һәрнәрсә, шул исәптән җиһазлар ― өстәлләр, парлы йомшак урындыклар, шкафлар шәхси заказ буенча ясалган.

Имамнар үзгәртү

  • Беренче имам Әмин хәзрәт Хисамов (мәрхүм).
  • «Ислам» мәчетенең имам-хатыйбы Берсанов Руслан (Мөхәммәт Солих) Вахаевич, 1981 елгы, Ингушетиядән. Дини белемне Ингушетиянең Назран районы Экажево авылы мәдрәсәсендә алган. «Ислам» мәчетенең мәхәллә идарә рәисе Пугоев Багаудин Абдурахманович [5].

Киселевскида Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә караучы тагын бер мәчет бар.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мечеть «Ислам». kuzbassvera360.ru(рус.)
  2. ММРО Ислам города Киселевска
  3. Мечеть. Библиотечный портал Кемеровской области(рус.)
  4. Мечеть Ислам, Киселевск, Россия. Tripadvisor
  5. Мечеть «Ислам». Виртуальный межрелигиозный тур по Кузбассу(рус.)

Сылтамалар үзгәртү