Ивановка (Азнакай районы)

Азнакай районында 1978 елда юкка чыккан торак пункт (Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Ивановка (рус. Ивановка) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. 1930 елдан Бөгелмә районы, 1965 елдан Азнакай районы Чемодур авыл җирлегенә[d] караган. 1930 елда халык саны 162 кеше, руслар. 1978 елда соңгы кеше авылны ташлап киткән. [1]

География үзгәртү

Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Чемодурдан 5 км, Актүбә эшчеләр бистәсеннән ~10 км, Азнакай шәһәреннән көньякка таба ~20 км, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 29 км ераклыкта урнашкан булган.

Административ бүленеш үзгәртү

1920 елга кадәр Самар губернасы Бөгелмә өязе Микулино волостена караган, 1920 елдан ТАССР Бөгелмә кантоны, 1930 елдан Бөгелмә районы, 1965 елдан Азнакай районы Чемодур авыл советы составында булган.[2]

Демография үзгәртү

Халык саны
1809 1930 1978
35 162 0

Төп милләтләр: руслар. [1]

Тарих үзгәртү

Ивановка авылына 1809 елның 27 апрелендә Иван Алексеевич Пупин җитәкчелегендә нигез салынган. Авыл атамасы әлеге кеше исеменнән ясалган. Авылда ул вакытта 35 кеше яшәгән. 1901 елда авыл 30 шәхси хуҗалыктан торган. Дмитриев, Егоров, Мальцев, Слесарев, Феоктистов фамилиясен йөрткән гаиләләр күп булган.[3]

1930-елларда авылда күмәк хуҗалык оештырыла. Терлекчелек, игенчелек белән көн иткәннәр. Сыер, ат, сарык асраганнар. Басуларда күпчелек арыш, бодай, борчак үстерелгән. Колхоз бухгалтеры булып Александр Сачков эшләве мәгълүм. Колхозда техника булмау сәбәпле, барлык эшләр ат һәм кул көче белән эшләнгән. Авыл янәшәсендә Проточный ключ инеше аккан, яшелчәгә сибәргә суны шуннан алганнар.[4]

Авыл Бөгелмәгә илтүче «олы юл» өстендә утырган. Тирә-як районнар (Тымытык, Мөслим, Азнакай) кешеләре Бөгелмәгә икмәк илткәндә яки ит комбинатына тапшырырга сыер-сарык, каз яки дуңгыз көтүләре куып барганда, чират көтеп, авылда ялга туктаган, алар өчен авылда постоялый двор булган (хуҗасы Петр Феоктистов).[4]

Авылда I класстан IV класска кадәр белем бирүче башлангыч мәктәп эшләгән.[4]

Колхозларны эреләндерү башлангач, 1957 елда Ивановка күмәк хуҗалыгын Бөгелмә районы «Сокольский» совхозына (үзәге Чемодур) кушалар (Алфёровка, Тетвель авыллары белән бергә).[5] Терлекләрне үзәктәге Чемодур авылына күчергәч, авылда эш калмый, халык 5 әр км барып-кайтып Чемодурга эшкә йөрергә мәҗбүр була. Әкренләп авыл халкы зуррак авылларга тарала башлый: Владимировка, Бернче Май, Чемодурга, кайберләре Актүбә, Җәлил бистәләренә, Бөгелмәгә күчеп китә.[4] 1978 елда соңгы кеше авылны ташлап киткән.[2]

Авылның ташландык христиан зираты сакланган. [4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Ивановка. Исчезнувшие НП-2016.pdf С.91
  2. 2,0 2,1 История деревни Ивановка. Татары без границ
  3. Национальный архив Республики Татарстан. Фонд 993 – Самарская губернская управа. Статистический материал по Бугульминскому уезду
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Ивановка // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 303-304нчы бит.
  5. Алфёровка. Институт Татарской Энциклопедии

Әдәбият үзгәртү

  • Ивановка // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 303-304нчы бит.
  • Ивановка // Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан: справочник / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с. ISBN 978-5-902375-13-5

Сылтамалар үзгәртү

  • Ивановка. Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары

Моны да карагыз үзгәртү