Епрәч районы
Епрәч районы (чуаш. Йӗпреҫ районӗ) — Чуашстанның үзәгендә урнашкан муниципаль район.
Епрәч районы | |
чуаш. Йĕпреç районĕ | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 5 сентябрь 1927 |
---|---|
Рәсми исем | Йĕпреç районĕ |
Дәүләт | Россия[1] |
Башкала | Епрәч[2] |
Административ-территориаль берәмлек | Чуашстан |
Сәгать поясы | MSD һәм UTC+03:00 |
Халык саны | 23 330 (1 гыйнвар 2018)[3] |
Мәйдан | 1201,18 км²[4] |
Рәсми веб-сайт | gov.cap.ru/main.asp?govid=60 |
Җирле телефон коды | 83538 |
Епрәч районы Викиҗыентыкта |
Административ үзәге — Епрәч шәһәр бистәсе.
География үзгәртү
Епрәч районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 1201,2 км².
Тарих үзгәртү
Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Районда ике тарихи урын бар: чуаш язучысы Семен Эльгер сурәтләгән «Кушлаваш уйе» һәм Камай кыры (Камай — Казанны 1552 елда Явыз Иван алганда, аңа ярдәм күрсәтүче кеше, ул Казан кирмәне диварларын шартлатуны билгеләүче мәгълуматны Казанны алучыларга тапшыра).
Халык үзгәртү
Халык саны 22,9 мең кеше (2010 елга). Авыл халкы — 60%, шәһәр халкы — 40%. Шәһәр халкы Епрәч һәм Буа бистәләрендә яшиләр.
Милли составы: чуашлар — 83%.
Административ бүленеше үзгәртү
Районда 2004 елдан 12 авыл һәм 1 шәһәр жирлеге бар.
Икътисад үзгәртү
Сәнәгатьтә төп тармаклар: Чабаксар электр үлчәү приборлары заводы филиалы, агач эшкәртү, җиһазлар ясау.
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү.
Күренекле кешеләре үзгәртү
- Макар Евсевьев — галим.
- Лидия Григорьева — җиңел атлетика буенча спорт мастеры.
- Алексей Маресьев — Советлар Союзы герое.
- Семен Эльгер — чуаш язучысы.
- Николай Краснов — чуаш язучысы.
- Степан Илларионов — Советлар Союзы герое[5]
- Николай Ижутов — Советлар Союзы герое[6]
- Леонид Константинов — Россия герое[7]
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ ОКТМО
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst97/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ Герой Советского Союза Илларионов Степан Илларионович
- ↑ Герой Советского Союза Ижутов Николай Степанович
- ↑ Герой России Константинов Леонид Сергеевич