Ибраһим Исхаков (18911921) — Башкорт милли-азатлык хәрәкәтендә актив катнашкан башкорт офицерларының берсе, Беренче дөнья сугышында (19141917) һәм Гражданнар сугышларында катнаша, Әхмәтзәки Вәлидинең шәхси адьютанты.

Ибраһим Исхаков
Туган 1891
Уфа губернасы, Россия империясе

Биографиясе үзгәртү

1891 елда Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Стәрлетамак районы) Мордаш авылында туган. Хәрби мәктәпне тәмамлый. 1913 елда патша армиясенә хезмәткә алына, 1917 елдагы революциягә чаклы патша армиясендә хезмәт итә. Офицер дәрәҗәсенә күтәрелә.

1918 елның җәендә Уфада Халык армиясенә хәрби хезмәткә чакырыла. Штабс-ротмистр И. Исхаков Зәки Вәлидинең шәхси адъютанты һәм тән сакчысы булып хезмәт итә[1].

Башкорт хәрби советы юлламасы буенча 1918 елның көзендә Ырынбурга Башкорт гаскәрләре сафларына күчерелә. Ноябрь аенда Вәлиди аны Башкорт аерым корпусының 2 нче Башкорт укчылар полкы командиры итеп билгели. 1918 елның ноябреннән 1919 елның февраленә кадәр Исхаков үзенең полкы белән Актүбә һәм Стәрлетамак фронтларында кызылларның 1-нче армия частьларына каршы сугыша. Штабс-капитан чинына күтәрелә.

1918 елның 14 декабрендә Вәлиди Ибраһим Исхаков белән 2 нче полкның мулласы Нуриәгъзам Таһировка яшерен хат җибәрә. Хатында фронтка сибелгән башкорт полкларын Башкортстан территориясендә, бер урынга тупларга дигән яшерен фәрман бирә. Исхаковка бу фәрманны башкорт гаскәрләренә таратырга куша. Декабрьнең ахырына башкорт полклары бер урынга җыела башлый. Ибраһим Исхаков та үзенең полкын Актүбә фронтыннан Башкортостанга алып килә[1].

Башкорт хөкүмәте һәм гаскәрләре 1919 елның февралендә Совет власте ягына чыкканнан соң, Башкорт аерым укчылар бригадасының 2нче Башкорт укчылар полкына командир итеп куела. Бу полк Саранскида Башкорт корпусы частьларыннан, ике укчы һәм ике кавалерия полкларыннан төзелә.

1919 елның июнь башында Реввоенсовет рәисе Троцкий Саранскидагы Башкорт бригадасын Башкорт аерым кавалерия дивизиясе составында Көньяк фронтта А. И. Деникин армиясенә каршы сугышларда катнаша. Харьков янында аеруча каты сугышлар булып үтә. Кызылларның 14 нче армиясенең частьлары тулысынча таркалып, тәртипсез рәвештә фронттан чигенгән шартларда, Башкорт бригадасына яу яланында бик авырга туры килә. Күп очракта күрше кызыл частьлар белән бәйләнешнең булмавы, аларның чигенүе аркасында башкорт полкларына акларның камавында калырга туры килә. Шушындый камауларда калып, Ибраһим Исхаковның 2 нче полкы аеруча зур югалтулар кичерә. Полкның яртысы диярлек яу яланында ятып кала[1].

1919 елның июль башында Башкортостаннан өстәмә гаскәрләр килү белән бригада Башкорт аерым кавалерия дивизиясе итеп үзгәртелә.

Зәки Вәлиди Көньяк фронтка килеп, башкорт гаскәрләренең хәле белән таныша. 2 нче укчылар башкорт полкындагы тәртипне тикшергәннән соң, Вәлиди башкорт гаскәренең бөтен яхшы сыйфатларын саклап калганына инана һәм полкның кызылармеецларына, полк командиры Исхаковка һәм политком Юлдашевка үзенең рәхмәтен белдерә.

Әмма, аннан соңгы авыр сугышлар барышында, дивизия тагын күп югалтулар кичерә. Шуның белән бәйле 14 нче армия командалыгы дивизиянең гаскәрләрен ике җыелма полкка, Җыелма Башкорт укчы һәм кавалерия полкларына туплый. Исхаков җитәкчелек иткән 2 нче полкның исән калган яугирларын батальонга туплап, җыелма полкка кушалар, ә Исхаков батальон командиры итеп калдырыла.

Соңыннан ул Зәки Вәлидинең адъютанты булып йөри.

1919 елның көнендә Ибраһим Исхаков Петроград каласындагы Башкорт аерым укчылар бригадасының 2 нче полк командиры итеп билгеләнә. Юденич гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша. Яуда каты яралана. Петроградны саклауда күрсәткән батырлыклары өчен РСФСРның югары бүләге — Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Ибраһим Исхаков 1920 елның февралендә республикага кайта.

Март аенда Үсәргән кантонындагы коммунистлар Башревкомга каршы фетнә кора, Башкортстан автономиясенә каршы чыгыш ясый, АСРБ-ны Үсәргән кантонын Ырынбур губернасына күчерү яклы була. Исхаков Башревком комиссиясе составында (Х. Н. Әмиров, Ә. Г. Ишмурзиннар белән бергә) Үсәргән кантонындагы килеп чыккан хәлне тикшерүдә катнаша. Комиссия әгъзалары тиз арада тәртип урнаштыра. Гаеплеләрне кулга алып, кантонда Башкортстан автономиясе властен тергезә. Фетнәнең башында торган кантонның коммунистлар оешмасы куып таратыла[1].

25 мартта И. Исхаков Үсәргән кантонының хәрби комиссары итеп билгеләнә, әмма тиздән Стәрлетамакка чакыртыла. 1920 елның май аеннан ул Башкортстанның Хәрби эшләр буенча комиссары урынбасары Әүхәди Ишмурзинның ярдәмчесе булып хезмәт итә.

1920 елның 19 маенда, Үзәк Совет власте үзенең декреты белән Башкортстанның автономиясен чикли. Зәки Вәлиди көрәшне Төркестанда дәвам итәргә карар кыла.

1920 елның июнендә Зәки Вәлидинең көрәштәшләре — Башревком әгъзалары, офицерлар аның планына ярашлы Төркестанга китә, большевикларга каршы көрәшкә кушыла, алар арасыннан Әүхәди Ишмурзин, Ибраһим Исхаков, полковник Һибәтулла Сөендеков һәм тагын да берничә башкорт офицеры Бохараның хәрби оешмаларында җитәкче вазифалар алганлыгы турында Вәлиди үзенең «Хатирәләр» китабында яза.

Аннары Ибраһим Исхаков Кермана шәһәрендә хәрби мәктәп оештыра, курсантларны укыту белән мәшгуль була, Ә.- З. Вәлидов җитәкләгән Төркестан милли берлеген яклаучы, урындагы халыктан чыккан кадрлар әзерли. Басмачылар ягында кызылларга каршы алышларда катнаша.

1921 елның апрелендә Ибраһим Исхаков Урта Азиядә Бохара әмиренә тугры калган басмачылар тарафыннан үтерелә.

Бу күренеш турында Вәлиди «Хатирәләр»ндә яза. Фанатик басмачылар үзләренә ярдәм итәргә килгән офицерларны хәйлә белән чакырып алып, хыянәтчел рәвештә үтерәләр.

2 майда Нуратада күмәк кеше җыелган даладагы мәҗлестә Вәлиди:

«Милләтебезнең төп бәласе — наданлык һәм фанатизм. Сез үтергән инсаннар сезгә корал тотарга, бомба кулланырга өйрәтәчәк, тимер юлларга динамит куячак, арабызда бәйләнеш урнаштырачак, типография булдырып, илдә матбугат оештырачак, радио эшләтәчәк кешеләр иде. Хәзер үзегезнең кулыгыздан нинди эш килер соң?»

 — дип мөрәҗәгать иткән[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Автономиялы Башҡортостан байрағы аҫтында, 2009
  2. Әхмәтзәки Вәлиди Туған. Хәтирәләр. — Өфө: «Китап», 1996. — 430—431 биттәр.

Әдәбият үзгәртү