Зөләйха Сәетмәммәдова
Зөләйха Сәетмәммәдова, Зөләйха Мирһәбиб кызы Сәетмәммәдова (әзери. Züleyxa Mir Həbib qızı Seyidməmmədova, 1919 елның 22 марты, Азәрбайҗан Демократик Республикасы, Бакы — 1994 елның 10 ноябре, Азәрбайҗан, Бакы) — очучы-бәреп төшерүче, капитан, Бөек Ватан сугышы елларында Марина Раскова оештырган 586нчы хатын-кызлар авиация полкы штурманы, беренче хәрби очучы — азәрбайҗан хатын-кызы.
Зөләйха Сәетмәммәдова әзери. Züleyxa Seyidməmmədova | |
---|---|
Туу датасы | 22 март 1919 |
Туу урыны | Азәрбайҗан Демократик Республикасы, Бакы |
Үлем датасы | 10 ноябрь 1994 (75 яшь) |
Үлем урыны | Азәрбайҗан, Бакы |
Иялек | АДР→ Кавказ арты СФСР→ ССРБ→ Әзербайҗан |
Гаскәр төре | авиация |
Дәрәҗә |
капитан |
Җитәкчелек иткән | 586нчы хатын-кызлар авиация полкы командиры урынбасары |
Бүләкләр һәм премияләр | |
[[commons:Category: Zuleykha Seyidmammadova Викиҗыентыкта|Зөләйха Сәетмәммәдова
әзери. Züleyxa Seyidməmmədova]] Викиҗыентыкта |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Фотосурәтләре. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1919 елның 22 мартында Бакыда туган. Әтисе Мирһәбиб — хисапчы; миллионер, хәйрияче Хаҗи Зәйнәлгабдин Тагыевның бухгалтеры булган, әнисе Мина Зөләйханы 14 яшендә таба. Мәктәпне тәмамлагач, Зөләйха Азәрбайҗан индустрия институтында (2015 елдан Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты, әзери. Azərbaycan Dövlət Neft və Sənaye Universiteti) укый. 1934 елның язында Бакы аэроклубына языла, октябрьдә аэроклубның очучысы була. Зөләйха Сәетмәммәдова — очучы һәм парашют спорты инструкторы булган беренче азәрбайҗан хатын-кызы. 1935 елның августында Мәскәүдә узган Беренче бөтенсоюз парашютчылар слетында аңа «инстуктор-парашютчы» исеме бирелә. Азәрбайҗанда совет хакимияте ныгуның 15 еллыгы хөрмәтенә 1936 елның 21 гыйнварында Мәскәү кирмәнендә уздырылган кабул итү тантанасында Зөләйха Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә. 1936 елдан — Бакы аэроклубында парашют спорты инструкторы. 1938 елда «инженер-геолог» белгечлеге буенча Азәрбайҗан индустрия институтын тәмамлаган. 1938 елның августында Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясенә укырга керү өчен документлар тапшыра. Аны имтиханнарга, Азәрбайҗан ССР КП Үзәк Комитеты юлламасы белән, махсус искәрмә рәвешендә кертәләр. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, штурман факультетына кабул ителә. 1939 елның декабрендә ул Мәскәү шәһәр шурасы депутаты була. 1940 елның 23 февралендә аңа «кече лейтенант» хәрби дәрәҗәсе бирелә.
Бөек Ватан сугышында
үзгәртү1941 елның маенда Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый һәм әлеге академиянең эскадрилья уку авиаполкының штурманы вазыйфасына билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, уку авиаполкы хәрби полк итеп үзгәртеп корыла һәм Мәскәү шәһәренең ПВО системасына кертелә. 1941 ел ахырында яңа оешкан 586нчы хатын-кызлар истребитель авиаполкы штурманы итеп билгеләнә. Әлеге полк составында Зөләйха Сталинград сугышында, Курск дугасында, Корсунь-Шевченко операциясендә һава сугышларында катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы елларында Зөләйха үзенең Як-9 истребитель очкычында 500 дән артык сугышчан очыш ясый һәм 40 тан (125 тән[1]) артык һава сугышы үткәрә, 36 дошман очкычын бәреп төшерә (очканда «Сокол» кодын куллана)[2]. 586нчы хатын-кызлар истребитель авиаполкы командиры (Тамара Александр кызы Казаринова) урынбасары Зөләйха Сәетмәммәдова Җиңү көнен Бухарестта каршы ала.
Сугыштан соң
үзгәртүАрмиядән демобилизацияләнгәннән соң, Бакыга кайта, башта КПССның Бакы шәһәр комитеты инструкторы булып эшли.
1946—1951 елларда Азәзбайҗан ЛКСМ Үзәк комитеты сәркатибе.
1947 елдан башлап берничә чакырылыш Азәрбайҗан ССР Югары шурасы депутаты итеп сайлана.
1951—1974 елларда Азәрбайҗан ССР социаль тәэминат министры.
1975 елдан Чит илләр белән дуслык һәм мәдәни багланышлар буенча Азәрбайҗан җәмгыятенең президиум рәисе урынбасары вазыйфасында эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Ленин ордены - хезмәттәге казанышлары һәм аеруча нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен
- Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Ике Хөрмәт Билгесе ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
- 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Гаилә хәле
үзгәртүСоң гына гаилә корган Зөләйха ханымның үз балалары булмый. Ул бик иртә тормыштан киткән абыйларының балалары турында кайгырта. Тәрбиягә алган улы Айдын, табиб[3].
Сылтамалар
үзгәртү- Сеидмамедова Зулейха Габиб гызы(рус.)
- Штурман авиационной эскадрильи(рус.)
- Истребители. Боевой путь 586-го истребительного полка. Летчик-министр(рус.)
- В небе фронтовом. Сборник воспоминаний советских летчиц — участниц Великой Отечественной войны(рус.)
- Великая Победа-65(рус.)
- El adamı: Aydın Seyidməmmədov anası Züleyxa Seyidməmmədova haqqında 2020 елның 29 июнь көнендә архивланган.(азәр.)
- «ЗАПИСКИ ЛЕТЧИЦЫ» 2016 елның 26 март көнендә архивланган.(рус.)
- Seyidməmmədova Züleyxa Həbib qızı. qadin.net, 19.03.2009(азәр.)
- Vəfa Babasoy. Züleyxa Seyidməmmədova: Stalini xilas edən ilk azərbaycanlı qadın pilot. oxu.az, 9.05.2019(азәр.)
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Vəfa Babasoy. Züleyxa Seyidməmmədova: Stalini xilas edən ilk azərbaycanlı qadın pilot. oxu.az, 9.05.2019(азәр.)
- ↑ Seyidməmmədova Züleyxa Həbib qızı. qadin.net, 19.03.2009(азәр.)
- ↑ Nazir gəlini, nəhəng sənətkarın qızı: "Çingiz Mustafayevlə 4 il nişanlı olmuşam". publika.az, 24.01.2017(азәр.)