Зимбабведа ислам

Зимбабведа азчылык дине

Зимбабведа ислам (ингл. Islam in Zimbabwe, гарәп. الإسلام في زيمبابوي‎) ― азчылык дине. Зимбабве халкының (14,4 млн, 2018 елга) ~1 проценты (120 мең кеше[1]) ― ислам дине тарафдары [2]. Башка чыганаклар буенча, илдәге мөселманнар саны 200 000 кеше тәшкил итә.

Зимбабве дәүләт флагы
Квекве(ингл.) шәһәре мәчете

Тарих үзгәртү

Ил халкының 84,1 % ы ― христианнар (ш. и. 69,2 % ы ― протестантлар, 14,9 % ы ― башка христианнар), 10,2 % ы ― бернинди дә дин тотмаучылар яки атеистлар, 4,5 % ы ― җирле традицион диннәргә ышанучылар, 1,2 % ы ― башка диннәр вәкилләре (ш. и. ислам (0,9 %), буддизм (<0,1 %), индуизм (< 0,1%) һәм яһүдиләр (<0,1 %)).

1996 елда христиан евангелистлары һәм мөселманнар арасында киеренкелек туа, ул чакта илдәге христиан күпчелеге хәләл йоласы буенча әзерләнгән иткә(ингл.) бойкот ясарга өнди. Итне хәләл ысул белән әзерләү икътисади сәбәпләр аркасында (илдә әзерләнгән итне мөселман дәүләтләренә экспортка чыгару мөмкин булсын өчен) кабул ителгән була[3].

Саны һәм таралышы үзгәртү

Зимбабвеның зур булмаган, әмма көчәя баручы мөселман җәмгыяте ― нигездә, Көньяк Азиядән (Пакистаннан һәм Һиндстаннан) күчеп килгән мөһаҗирләр. Ислам тарафдарларының саны Зимбабве ватандашлары һәм берничә дистә ел дәвамында башка Африка илләреннән, Мозамбиктагы ватандашлар сугышыннан яки күрше Малавидагы (Яо(ингл.) кабиләсе вәкилләре) хәерчелектән качып килгән мөһаҗирләр исәбенә арта бара.

Мәгълүмати-пропаганда тырышлыгы нәтиҗәсендә, илнең авыл районнарында кайбер юлбашчылар һәм старосталар христианлыктан исламга күчкән [4].

Зимбабведа һәм Көньяк Африка Республикасында яшәүче (халык саны 70 000 тирәсе) лемба(ингл.) этник төркеме Якын Көнчыгыштагы яһүдиләр һәм мөселманнар белән охшаш мәдәни традицияләргә ия (мәсәлән, бер Аллаһыга ышану, дуңгыз итен куллануны тыю, ир балаларны сөннәткә утырту ― циркумци́зия) [5]. Аларның күбесе рәсми рәвештә христианнар һәм мөселманнар дип санала.

Мәчетләр үзгәртү

 
Зимбабаве Бөек мөфтиеИсмәгыйль бин Муса Менк(ингл.)

Зимбабвеның барлык зур шәһәрләрендә мәчетләр бар. Ил башкаласы Хараре(ингл.) шәһәрендә ― 18, Булавайо(ингл.) шәһәрендә ― 8, авыл районнарында ― берничә мәчет урнашкан.

Зимбабвеның Бөек мөфтиехәнбәли мәзһәбендәге Исмәгыйль бин Муса Менк(ингл.) (Мөфти Менк, 1975 елгы) [6].

Зимбабве мөселман җәмгыяте Күвәйтта урнашкан Африка мөселман агентлыгыннан(ингл.) (ингл. AMА) ярдәм ала. Кайбер авыл җәмгыятьләре әлеге оешма тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм нәтиҗәсендә, ислам динен кабул иткән.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The World Factbook
  2. Zimbabwe (en-US), U.S. Department of State. «"An estimated 1 percent of the total population is Muslim."»
  3. Voir l’Калып:Lien brisé en anglais de Munetsi Ruzivo, enseignant en religions à l’université du Zimbabwe.
  4. Zimbabwe (en-US). U.S. Department of State.
  5. Hove, Musavengana. Muslims court Varemba community (ингл.), The Herald.
  6. Piscatori, James; Saikal, Amin (19 September 2019). Islam Beyond Borders: The Umma in World Politics. ISBN 9781108481250. https://books.google.com/books?id=ftGoDwAAQBAJ&q=grand+mufti+Menk&pg=PA103.